СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Минем укытучым

Нажмите, чтобы узнать подробности

Безнен мэктэп укытучылары турында кыскача статьялар.

Минем яраткан укытучым.

Барлык һөнәрләр арасында иң әһәмиятлесе, иң кирәклесе – укытучы һөнәре дип уйлыйм мин. Безнең белемнәребезгә нигез салучы, белем иленә әйдәп, җитәкләп алып керүче бит ул укытучы.

Минем беренче һәм мәңгелеккә күңелем түрендә урын алачак укытучым – ул Гүзәлия Гали кызы Хәбибрахманова. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты сыйныфка алып кереп парта артына утыртты. Ягымлы тавышы белән безне түземле, тырыш, гадел укучылар булырга өндәде. Бүген дә ул безнең уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Аңламаган темаларны түземле генә, кат-кат аңлата. Гүзәлия Гали кызының белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга да җавап белә ул. Аның белән без мәктәп тормышында да актив катанашабыз.

Укытучы булу – җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучы апабыз кул эшләренә дә бик оста. Аның бәйләгән әйберләреннән күзләр камаша, төрле – төрле чәчәкләр дисеңме, кечкенә балалар өчен матур – матур күлмәкләр дисеңме, оекбашларның нинди генә төре юк! Шулай ук ул безне дә кул эшләренә бик теләп өйрәтә. Мин укытучымны бик яратам һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

Алсу Хафизова, 4 нче сыйныф укучысы.

Мәктәптә иң яшь белгеч Шәфиков Риналь Рәмил улы. Ул безнең мәктәптә физкультура һәм ОБЖ укытучысы булып икенче ел эшли. Ул үзен бик таләпчән,гадел һәм актив укытучы буларак күрсәтте, шулай булсада без аның дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп алабыз. Риналь Рәмил улы мәктәп һәм авыл тормышында да бик актив катанаша. Мәктәптәге, клубтагы бер генә концертта аның катаншлыгыннан башка үтми. Бик моңлы җырлый, кешеләрне сокландырырлык итеп бии дә белә. Сайлаган һөнәренә тугры калып, озын – озак исән генә эшләвен телибез.

Алина Юсупова, 8 нче сыйныф укучысы.

Менә икенче ел инде безнең мәктәптә инглиз теле һәм җыр дәресләрен Мәхмүтов Рауил Галим улы алып бара. Ул безгә Кушнаренко авылыннан йөреп эшли. Ул һөнәре буенча музыка белгече булгач, аның дәресләре гармун моңына, гитара тавышына күмелеп үтә.Инглиз һәм немец теле дәресләрендә инде без дөнья булап сәяхәткә дә чыгабыз, гидлар да булабыз. тәрҗемәче булабыз, инглиз һәм немец халыкларының җыр – моңнарына да күмеләбез. Ул безнең белән шаян да, таләпчән дә була белә.

Рауил Галим улы иҗат эше белән дә шөгәльләнә. Җырлар яза икән – без аның ул серен дә белдек, үзенең тавышыннан аның моңнарын да ишеттек. Бәйрәм уңаеннан аңа сәламәтлек, шатлык, зур уңышлар телибез.

Алмир Арсланов, 9 нчы сыйныф укучысы

Безнең Бакай мәктәбендә Рита Венер кызы балаларга рус теле һәм әдәбиятын укыта.Ул укытучы һөнәрен юкка гына сайламаган., ул үзенең табигый,тыныч холкы белән балаларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Ул дәресләрен бик мавыктыргыч итеп үткәрә белә. Дәрестә укытучы үзен тылсымчы кебек хис итә, аның дәресләрендә үзенңе әкият дөньясына кереп киткәненңне сизми дә каласың. Аның хисчән, моңлы тавышы сине әллә кайларда йөртә. син ишетмәгән дә әсәр геройлары турында бик күп мәгълүматларлар беләсең. Без Рита Венер кызына тәртипле укучылар. ак бәхетләр телибез.

Айнур Рамазанов 7 нче сыйныф укучысы

Минем яраткан укытучым, класс җитәкчем ул - Илмира Шакирҗан кызы Солтанова. Ул искиткеч укытучы! Без аның белән беренче сыйныфка килгәч таныштык. Башта без аңардан әзрәк курка идек. Соңрак аның бик ягымлы, йомшак күңелле, кешелекле икәнен аңладык. Аның дәресләре генә түгел, сыйнфтан тыш үткәргән кичәләре дә бик мавыктыргыч,күңелле үтә.Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Аңа исәнлек,саулык гаилә бәхете телибез.

Айдар Арсланов, 3 нче сыйныф укучысы.

Мин горурланып әйтә алам – безнең мәктәптә бик күп яхшы һәм үз һөнәрен яраткан укытучылар эшли. Шуларның берсе, минем яраткан укытучым – Глүсә Фәрәгат кызы Минһаҗева. Хезмәт юлын ул Яңабакай авлында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. 1999 -2004 елларда ул Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлый, югары сыйныфларда география фәнен укытырга тотына. Ул укучылар белән дә, үзе дә төрле конкурсларда, слетларда катнаша һәм призлы урыннар яулый. Үткән җәйге каникул вакытында да Ишимбай шәһәрендә Рәсәй география оешмасы үткәргән слетта катнашып беренче урынны яулыйлар һәм диплом белән бүләкләнәләр.

Илназ Мамлиев, 9 нчы сыйныф укучысы.

38 еллык педагогик стажы булган Мөнир Рәшит улы Хайруллин турында бары тик җылы сүзләр генә әйтеп була.Ул мәктәбебездә тарих һәм рәсем дәресләре алып бара.Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч үтә,дәресләрдә беркем дә күңелсезләнеп утырмый. Барсы да белә, тарих ул – төгәл һәм мавыктыргыч фән. Шуңа балалар укытучыны да, фәнне дә бик яраталар. Мөнир Рәшит улы балалар белән дә, өлкәннәр белән дә бик җиңел һәм тиз уртак тел таба. Ул иҗади кеше дә, гармунда да оста итеп уйный, моңлы тавыш белән җырлый да. Ул Рәсәй Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы укытучысы.

Аяз Солтанов, 7 нче сыйныф укучысы.

Кемне генә сокландырмас, шатландырмас ул үзеңнең яраткан укытучың. Укытучы – иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки укытучының кулында бала язмышы. Минем иң яраткан укытучым – Вәлимә Вил кызы. Ул 28 ел инде мәктәптә эшли, югары сыйныфларда татар, башкорт теле һәм әдәбиятлары, Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы дәрсләреннән белем бирә.Вәлимә апабыз белем бирүче дә, тәрбияче дә, ул балалар кңеленә яхшылык, сафлык салучы да.

Укытучы һөнәре бик авыр хезмәт.ләкин Вәлимә апа эшен бик яратып башкара. Аны укыткан балалары да, әти – әниләр дә бик хөрмәт итәләр.

Регина Мамлиева, 9 нчы сыйныф укучысы.

Һәрвакыт горурланып ящим.

Дѳньяда һѳнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзе сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик күп укырга, белем алырга кирәк. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дэ өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә дә юл ачучы кеше. Менә мин щундый кеше турында сөйләргә телим дә. Ул – минем әнием.

Әнием, Сатаева НаиләНаил кызы, менә 30 ел инде мәктәптә балалар куңеленә белем орлыклары сала. Игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кбек сыйфатлар тәрбияли.

Ул үз авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлап, күрше авылга йөреп урта белем ала. Мәктәпне «4»ле, «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, балачак хыялын тормышка ашыру өчен, Башкорт дәүләт университетынын филология факультетына укырга керә. Аны да унышлы тәмамлап, мәктәпкә эшкә килә, татар,рус телләрен һәм әдәбиятларын укыта башлый. Ул бөтен гомерен туган телебез, мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышлый. Әнием һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше.

Ул дәресләрен һәрчак файдалы да мавыктыргыч та итеп алып бара. Һәр теманы җентекләп аңлата. Авырракларын безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Безне: «Бу тема буенча сораулар имтиханда була, шуна күрә аңлап калыгыз!»- дип кисәтеп тора.

Дәрестән тыш чараларны да бөтен күңелен биреп, жиренә җиткереп оештыра. Предмет атналыкларын, викториналар, КВН, «Бәхетле очрак», «Йолдызлы сәгать», язучыларга багышданган кичәләр безнең күңелләрдә озакка сакларнырлык була.

Шундый тырыш, шундый булдыклы, үз һөнәрен яратучы, балалар белән уртак тел таба белуче укытучы - әнием белән мин һәрвакыт горурланып яшим.

Илгиз Сатаев, 9 нчы сыйныф укучысы.

Категория: Прочее
21.10.2020 10:12


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!