СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Задания по аудированию

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Татар теленнән тыңлап аңлау биремнәре.

Просмотр содержимого документа
«Задания по аудированию»














































Р.Р. Гадеева









Рус телле балалар өчен ишетеп аңлау күнегүләре.

















2015 ел.





































I вариант

  1. Место действия:

1. Урамда 2 Университетта

3. Авылда 4. Автовокзалда 5. Мәктәптә

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия






  1. Утверждения:

  1. Сөйләүче йокы турында әйтә.

  2. Сөйләүче китап уку кагыйдәләре турында әйтә.

  3. Сөйләүче дәрес турында әйтә.

  4. Сөйләүче иртәнге эшләр турында әйтә.

  5. Сөйләүче сәламәтлекне саклау турында әйтә.

  6. Сөйләүче җәйге ялы турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение







А1. Айдар белән Марат ... янына килделәр

  1. Казан университеты

  2. Казан дәүләт университеты

  3. Казан дәүләт педагогия университеты

А2. Малайлар университетның ... бинасы каршында басып торалар

  1. иң зур

  2. иң борынгы

  3. иң биек

А3. ... факультеты бу бинада урнашмаган

  1. биология

  2. филология

  3. экология

А4 Татар филологиясе факультеты ... бинада урнашкан

  1. беренче

  2. икенче

  3. өченче

А5 Университет ачылгач, анда ... факультеты булган

  1. шәрык

  2. төрек

  3. татар

А6 Бу галимнәр ... гасырда эшләгәннәр.

  1. XVIII

  2. XIX

  3. XX



V вариант өчен биремнәр



Диалог А

  • Кызым, кер юарга кирәк.

  • Нәрсә, әни?

  • Сөлгеләр бик пычрак. Шуларны ю әле.

  • Ярар, әни, хәзер юам.

  • Диалог Ә

  • Лилия, исәнме!

  • Бу синме, Салих?

  • Әйе, мин.

  • Син һаман шундый!

  • Син дә.

  • Лилия, син һаман Алексеевскийдамы?

  • Әйе. Мин – тегүче.

  • Балаларың бармы.

  • Әйе. Дүртәү.

  • Диалог Б

  • Колхозда ат караучылар бармы? Элек бар иде бит?!

  • Хәзер дә бар. Колхозыбыз шактый зур.

  • Ат караучы элек Мөнир абый иде. Хәзер кем?

  • Хәзер өчәү: Рәшит абый, Хәмит абый, Фәрит абый.

  • Диалог В

  • Бу атның колыны бармы?

  • Бар.

  • Кайчан туган?

  • Бер ай элек.

  • Исеме ничек?

  • Йолдыз.

  • Матур исем.












III вариант


1Место действия:

1. Урамда 2. Ашханәдә

3. Кибеттә 4. Урманда 5. Зоопаркта

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия





  1. Утверждения:

  1. Сөйләүче Җәйнең матурлыгы турында әйтә.

  2. Сөйләүче Көзнең эшләре турында әйтә.

  3. Сөйләүче Кояшның бүләк бирергә теләве турында әйтә.

  4. Сөйләүче Язның эшләре турында әйтә.

  5. Сөйләүче йолдызлар турында әйтә.

  6. Сөйләүче Кышның матурлыгы һәм Кояшның бүләкне бирүе турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение







А1. Туганнар .... музеена барачаклар.

  1. Сәгать

  2. Сәнгать

  3. Бакый Урманче

А2. Туганнар музейга ... барачаклар

  1. иртән

  2. ашагач

  3. торгач

А3. Музейга ...нче трамвай бара.

  1. 10

  2. 12

  3. 14

А4 Рус рәссамнарының рәсемнәре ... катта

  1. беренче

  2. икенче

  3. өченче

А5 Бакый Урманче күргәзмәсе ... катта урнашкан

  1. беренче

  2. икенче

  3. өченче

А6 Бакый Урманче – танылган ... .

  1. язучы

  2. композитор

  3. рәссам



IV вариант өчен биремнәр

Диалог А

  • Әни, укый торган китабың кызыкмы?

  • Әйе, бик кызыклы.

  • Исеме ничек?

  • “Тамга”. Тарихи-фантастик повесть.

  • “Тамга” русча ничек була?

  • “След”.

  • Авторы кем?

  • Бу китапның авторлары икәү. Берче – язучы Флүс Латыйфи, икенчесе – университет доценты, математик Ринат Якуш.

  • Диалог Ә

  • Миңа 58нче үлчәм эшләпә кирәк иде. Бармы сездә?

  • Бар. Сезгә нинди төсле кирәк?

  • Коңгырт.

  • Рәхим итегез!

  • Рәхмәт.

  • Диалог Б

  • Гафу итегез, 12нче трамвай кайда туктый?

  • Биредә.

  • Ул кая кадәр бара?

  • Кол Гали урамына кадәр.

  • Ирек мәйданына туктыймы?

  • Әйе, туктый.

  • Диалог В

  • Артур, әйдә дәрестән соң футбол уйныйк әле.

  • Вакыт юк.

  • Ни булды?

  • Татар телен өйрәнәсем бар.

  • Көн саен өйрәнәсеңмени?

  • Әлбәттә. Тиздән имтихан бит.





Сөйләүче А

Күңелле кыңгырау яңгырый, балаларны класска чакыра. Дәресләр башлана. Укучылар дәресләрдә язалар, укыйлар, мәсьәләләр, мисаллар чишәләр. Ә озын тәнәфестә балалар урамда уйныйлар.



V вариант


1Место действия:

1. Өйдә 2. Урмада.

3. Авылда 4. Фермада 5. Урманда.

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия





  1. Утверждения:

  1. Сөйләүче әбисе турында әйтә.

  2. Сөйләүче авыл табигате турында әйтә.

  3. Сөйләүче кырмыскалар турында әйтә.

  4. Сөйләүче тукымалар кибете турында әйтә.

  5. Сөйләүче нефтьнең файдасы турында әйтә.

  6. Сөйләүче йорт тавыгы турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение







А1. Малай укыган мәктәп... .

  1. зур

  2. матур

  3. яңа

А2. Мәктәп ... катлы

  1. ике

  2. өч

  3. дүрт

А3. Иртәгә расписаниедә ... дәрес

  1. биш

  2. алты

  3. җиде

А4 Беренче дәрес .... .

  1. татар теле

  2. тарих

  3. татар әдәбияты

А5 Дәреслекнең авторы ... .

  1. галим

  2. профессор

  3. язучы

А6 Рус әдәбияты ... дәрестә була.

  1. икенче

  2. өченче

  3. бишенче


III вариант өчен биремнәр



Диалог А

  • Исәнмесез!

  • Хәерле көн. Сезгә нәрсә кирәк?

  • Миңа Яңа елга бүләкләр кирәк. Сездә нәрсәләр бар?

  • Чаналар, чаңгылар, тимераяклар, уенчык Кыш бабай, Кар кызы бар. Рәхим итегез, карагыз

  • Бу кызыл чана ничә сум тора?

  • 50 сум.

Диалог Ә

  • Исәнме, Ләйсән!

  • Хәерле көн, Айрат.

  • Кара әле нинди матур кар ява.

  • Әйе, бөтен җир ап-ак. Ә син кышны яратасыңмы?

  • Әйе, бик яратам.

  • Ни өчен?

  • Чөнки мин чаңгыда шуарга яратам.

  • Диалог Б

  • Исәнмесез! Хәерле кич!

  • Рәхим итегез, ханым, менә бу өстәл артына утырыгыз! Меню белән танышыгыз!

  • Рәхмәт.

  • Сезгә нәрсә китерергә?

  • Миңа аш китерегез.

  • Яхшы. Ә нәрсә эчәсез?

  • Шифалы су.

  • Диалог В

  • Исәнме, Тиен дус!

  • Исәнме, Куянкай!

  • Кая болай ашыгысың?

  • Зур имән янына. Анда бүген койрыклар өләшәләр.

  • Тиен дус, миңа да бер койрык алып кайт әле.

  • Ярый, онытмасам, алырмын









Сөйләүче А

Кичә дәрестә без җәйге ял турында сөйләштек. Антон әти-әнисе белән Ялтада булган. Алар диңгездә су коенганнар, кояшта кызынганнар.

Сөйләүче Ә

Иртән сәгать 7дә торам. Аннары салкын су белән юынам, тешләремне чистартам, киенәм. Соңыннан ашыйм, чәй эчәм һәм сигезенче яртыда мәктәпкә китәм.

Сөйләүче Б

Һәркем сәламәт булырга тырыша. Җәен без су коенабыз, көймәдә йөрибез, футбол яки бадминтон уйныйбыз. Кышын чана, чаңгыда һәм тимераякта шуабыз, хоккей уйныйбыз. Җәен дә, кышын да саф һавада йөрергә тырышабыз.

Сөйләүче В

Көндезге яктылыкта укырга тырыш. Караңгыда укыма. Күзләрең тиз арыр.

Кичен өстәл лампасы яктысында укы. Яктылык сул яктан төшәргә тиеш. Китапка күләгә төшмәсен.

Сөйләүче Г

Йокы кешегә ял бирә. Йоклаганда кеше организмы ял итә. Кан басымы түбәнәя. Йөрәк тибеше сирәгәя. Сулыш алуы да кими. Тәннең температурасы да кими.


А1-А6 биремнәре өчен диалог

Марат: Менә без Казан дәүләт университеты каршында. Бу университетның иң борынгы бинасы.

Айдар: Шундый матур! Бу бинада нинди факультет урнашкан?

Марат: Биология, экология, юридик факультетлар. Университетның күпсанлы музейлары да бар.

Айдар: Нинди музейлар?

Марат: геология, этнография, зоология музее һәм университетның тарихи музее эшли.

Айдар: Татар филологиясе факультеты кайда урнашкан?

Марат: Икенче бинада

Айдар: Университетта элек татар теле укытылганмы?

Марат: Әйе. Университет ачылгач, анда шәрык факультеты булган. Анда татар теле, төрек теле, санскрит, әрмән, уйгыр, монгол, кытай телләре укытканнар.

Айдар: Ә татар телен кемнәр укытканнар?

Марат: Профессор Александр Казамбек, Илья Березин, Хөсәен Фәезханов, Мөхәммәтгали Мәхмүдов. Бу галимнәр 19 гасырда эшләгәннәр.





II вариант

1Место действия:

1. Урамда 2 Подъездда

3. Авылда 4. Дачада 5. Мәктәптә

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия





  1. Утверждения:

  1. Сөйләүче әнисе турында әйтә.

  2. Сөйләүче энесе һәм сеңлесе турында әйтә.

  3. Сөйләүче милләте һәм туган теле турында әйтә.

  4. Сөйләүче укыган мәктәбе турында әйтә.

  5. Сөйләүче яшәгән урыны турында әйтә.

  6. Сөйләүче әтисе турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение







А1. Беренче очрашу .... булган

  1. паходта

  2. пароходта

  3. урамда

А2. Очрашу .... курстан соң булган.

  1. дүртенче

  2. беренче

  3. икенче

А3. Салих Галиягә .... күргәч тә гашыйк булган.

  1. бер

  2. анда

  3. пароходта

А4 Салих .... буйлы егет

  1. озын

  2. кыска

  3. уртача

А5 Галия очрашуга ... күлмәктән килгән

  1. матур

  2. ак

  3. кыска

А6 Галия һәрвакыт .... булган

  1. игътибарлы

  2. игътибарсыз

  3. ихтирамлы


Сөйләүче А

Минем әбием бик матур авылда яши. Авыл шәһәрдән ерак түгел. Ул авыл биек тау астында урнашкан. Тау өстендә калын урман үсә. Авыл янында тирән елга да бар. Анда балык күп.

Сөйләүче Ә

Безнең шәһәрдә тукымалар кибете бар. Анда төрле тукымалар сатыла. Мин җәйгә ситсы, җитен, мамык тукымалар алдым. Апам крепдешин, сатин алды. Кибеттә пальтолык драп та бар.

Сөйләүче Б

Җир шарында меңләгән төр кырмыскалар бар. Иң зур кырмыскалар 3 сантиметрга кадәр зурлыкта булалар. Безнең урмандагы кызгылт-сары кырмыскалар бик файдалы.

Сөйләүче В

Тавык – йорт кошы. Аның башы һәм гәүдәсе зур түгел. Гәүдәсе йомшак йон белән капланган. Кантлары, койрыгы, ике аягы бар. Кечкенә генә сары томшыгы да бар.

Сөйләүче Г

Нефть – иң кирәкле табигый байлык. Ул безгә яктылык, җылылык бирә. Ул автомобильләрне, тракторларны, самолетларны, корабльләрне йөртә. Бензин, керосин, ягу майлары – барысы да нефтьтән ясала.


А1-А6 биремнәре өчен диалог

Әби: Улым, мәктәбегез яңамы?

Малай: Әйе, әби, яңа.

Әби: Ничә катлы, улым?

Малай: Өч катлы.

Әби: Спорт залы бармы?

Малай: Бар, әби. Хәтта бассейн да бар.

Әби: Улым, иртәгә ничә дәрес була?

Малай: Күп, әбием. 7 дәрес була.

Әби: Нинди дәресләр улым?

Малай: Беренче дәрес – татар халкы һәм Татарстан тарихы.
Әби: Аның дәреслеге дә бармы?

Малай: Бар.Аны профессор Равил Фәхретдинов язган

Әби: Икенче дәресегез нинди?

Малай. Рус әдәбияты.




IV вариант


1. Место действия:

1. Мәктәптә 2. Кибеттә

3. Кинода 4. Тукталышта 5. Өйдә

Диалог

А

Ә

Б

В

Место действия





  1. Утверждения:

  1. Сөйләүче кышкы урман турында әйтә.

  2. Сөйләүче кышкы табигать үзгәрешләре турында әйтә.

  3. Сөйләүче кышкы уеннар турында әйтә.

  4. Сөйләүче язгы табигать үзгәрешләре турында әйтә.

  5. Сөйләүче мәктәп тормышы турында әйтә.

  6. Сөйләүче язгы кояш турында әйтә.

Говорящий

А

Ә

Б

В

Г

Утверждение







А1. Рәшит абыйның ... театрына барасы килә

  1. рус

  2. татар

  3. зурлар

А2. Театр ... була

  1. иртән

  2. кичкә

  3. тиздән

А3. “Зәңгәр шәл” спектакленең авторы - ...

  1. Галиәсгар Камал

  2. Кәрим Тинчурин

  3. Туфан Миңнуллин

А4 Спектакльгә ... билет алдылар

  1. өч

  2. ике

  3. биш

А5 Спектакль кич сәгать ... башлана

  1. алтыда

  2. җидедә

  3. сигездә

А6 Спектакльгә ... чакырды.

  1. кызлар

  2. Галия

  3. Рәшит абый



Сөйләүче Ә

Яңгырлы, салкын көздән соң туган ягыбызга ак тунлы кыш килде. Көннәр кыскардылар, салкынайдылар. Киң аланнарны, биек тауларны, яшел уҗымнарны, тар сукмакларны, юлларны, шәһәрләрне, авылларны ап-ак кар каплады.

Сөйләүче Б

Кышын урман бик матур. Агачлар җылы ак шәлләрен ябынганнар, ылыслы агачлар гына ямь-яшел. Ап-ак карда куян, төлке, бүре эзләре күренә. Урманда кошлар тавышы ишетелми. Тик тукран гына тукылдый. Күчмә кошлар җылы якларга очып киттеләр. Кышлаучы кошларга азык табуы кыен, алар кешеләр янына күчеп киткәннәр.

Сөйләүче В

Салкын булса да, кышын балаларга бик күңелле. Алар тауда чана, чаңгыда шуалар, шугалакта тимераякта узышалар, Кар бабай ясыйлар, малайлар хоккей уйныйлар. Кыш көне чыршы бәйрәме була. Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр алып киләләр. Кыш көне бик күңелле.

Сөйләүче Г

Яз җитте. Кояш җиргә җылы нурларын сипте. Һава җылынды. Кар һәм яңгыр сулары җиргә дым бирделәр. Бөтен җирне яшел чирәм каплады. Язгы табигать матур һәм күңелле төскә керде.


А1-А6 биремнәре өчен диалог

  • Рәшит абый, Сезнең татар театрына барасыгыз киләме?

  • Әлбәттә. Кызлар, театрга барабызмы?

  • Барабыз, барабыз.

  • Мин бүген кичкә билет алдым.

  • Нинди спектакльгә?

  • “Зәңгәр шәл”.

  • Авторы кем?

  • Драматург Кәрим Тинчурин.

  • Ничә билет алдың?

  • Биш билет.

  • Бик яхшы булган. Кемнәр бара?

  • Сез барасыз, кызлар бара, Галия һәм мин барабыз

  • Спектакль ничәдә башлана?

  • Кич белән сәгать җидедә.




I вариант өчен биремнәр


Диалог А

  • Хәерле иртә!

  • Хәерле иртә!

  • Гафу итегез, Сез директормы?

  • Әйе.

  • Мин Айдар Харисов. Мин аспирант.

  • Ә мин – Әнәс Кәримов.

  • Мин бик шат!

  • Мин дә!

Диалог Ә

  • Сәлам! Хәлләр ничек, Азат?

  • Яхшы, Булат. Рәхмәт.

  • Син кайдан?

  • Университеттан.

  • Гафу ит, Булат, сәгать ничә?

  • Җибенче унҗиде минут.

  • Шулаймыни?

  • Әйе.

  • Ярый, Булат сау бул!

  • Сау бул!

Диалог Б

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт, яхшы. Ә сез исән-саулармы?

  • Без дә исән-сау. Рәхмәт

  • Әсма ханым, сез кая?

  • Авылга.

  • Авылда кемнәрегез бар?

  • Әти-әнием.

  • Авылыгыз зурмы?

  • Авылыбыз зур һәм бик матур.

  • Автобусыгыз ничәдә соң?

  • Унбиш минуттан.

Диалог В

- Руслан, тарих дәреслеген биреп тор әле.

- Үзеңнеке кайда?

- Өйдә калган.




Сөйләүче А

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырган.

Сезнең кайсыгыз матуррак, эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән. Ә бүләк бик яхшы икән Кояш йолдызлар бирергә уйлаган.

Сөйләүче Ә

Сүзне Көз башлаган.

Яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бөтен дөньяны алтынга күмдем, кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләкне мин алырга тиеш!

Сөйләүче Б

Сүзне Яз дәвам иткән.

Мин барлык кырларны эреттем, кошларны җылы яктан кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, бөтен дөньяны чәчәккә күмдем. Мин иң матуры! – дигән ул.

Сөйләүче В

Мине тыңлагыз әле, - дигән Җәй. Мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, җимешләрне пешерәм. Мин иң матуры түгелме?

Сөйләүче Г

Минем эшем артык күп түгел, - дигән Кыш. Мин дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел минем чыршыларымны, кар бөртекләремне яраталар.

Кояш тыңлап торган да бүләкне ел фасылларының берсенә дә бирмәгән. Ул йолдызларны күккә сипкән. “Әнә барыгызга да!” – дигән. Алар һәрвакыт язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да күктә балкып яналар.

А1-А6 биремнәре өчен диалог

  • Туганнар, ашагач, Сәнгать музеена барачакбыз.

  • Ул музей нинди урамда?

  • Карл Маркс урамында.

  • Ул сездән еракмы?

  • Ерак. Анда 12нче трамвай бара, ләкин без машина белән барабыз.

  • Музейда нинди рәссамнарның рәсемнәре бар?

  • Беренче катта рус рәссамнарының рәсемнәре, икенче катта Бакый Урманче күргәзмәсе урнашкан.

  • Бакый Урманче кем ул?

  • Кренекле татар рәссамы.




II вариант өчен биремнәр


Диалог А

  • Исәнмесез, Галия Рәисовна!

  • Исәнмесез, кызлар!

  • Галия Рәисовна, Сезне яңа уку елы белән котлыйбыз!

  • Рәхмәт, кызлар! Мин дә сезне тәбрик итәм. Яхшы укыгыз, сәламәт булыгыз!

  • Рәхмәт, Галия Рәисовна!

Диалог Ә

  • Ренат, бу сезнең бакчагызмы?

  • Әйе.

  • Бакчагызда нинди җимешләр үстерәсез?

  • Алма, чия, карлыган, кура җиләге, сырганак, слива.

  • Ә яшелчәләр?

  • Яшелчәләрдән помидор, кыяр, шалкан, кабак, чөгендер, кишер, укроп, петрушка үстерәбез

  • Бакчага еш йөрисезме?

  • Якшәмбе көнне барабыз, анда бик рәхәт бит.

  • Диалог Б

  • Сәлам, Дима!

  • Сәлам, Равил!

  • Дима, кая барасың?

  • Мәктәпкә.

  • Син татарча беләсеңме?

  • Әйе, беләм.

  • Кем өйрәтте?

  • Балалар бакчасында тәрбиячеләр өйрәттеләр, хәзер мәктәптә өйрәнәбез.

  • Ә син кайсы мәктәптә укыйсың?

  • 1нче мәктәптә

Диалог В

  • Исәнмесез!

  • Исәнмесез!

  • Рөстәм өйдәме?

  • Юк шул, кайтмады әле.

  • Дәресләре шулай күпмени?

  • Юк, ул түгәрәккә йөри.

  • Нинди түгәрәккә?

  • Инглиз теле түгәрәгенә.



Сөйләүче А

Без Яр Чаллы шәһәрендә яшибез. Безнең гаилә Чаллыга 1986нчы елда Краснокамск шәһәреннән күчеп килгән. Без монда 9 ел яшибез.

Сөйләүче Ә

Милләтем буенча мин – рус. Минем туган телем – рус теле. Мин мәктәптә татарча һәм русча сөйләшергә өйрәнәм.

Сөйләүче Б

Әниемнең исеме Галина Петровна. Ул 1950 нче елда Пермь өлкәсендә туган. Хәзер аңа 45 яшь. Һөнәре буенча әнием – укытучы. Ул 30нчы мәктәптә математика укыта.

Сөйләүче В

Әтиемнең исеме Аркадий Петрович. Ул 1948нче елда Ростов шәһәрендә туган. Аңа 47 яшь. Әтием КамАЗ заводында инженер булып эшли.

Сөйләүче Г

Сеңлемнең исеме Галя. Ул 40нчы мәктәптә 5нче класста укый. Энем Сашага 5 яшь. Ул балалар бакчасына йөри.


А1-А6 биремнәре өчен диалог

  • Галия, синең белән танышкан кичне хәтерлисеңме?

  • Хәтерлим, Салих.

  • Беренче очрашу пароходта иде. Пароходның исеме “Борис Годунов” иде. Хәтерлисеңме?

  • Әйе. Бу беренче курстан соң иде. Без пароходта бергә кайттык.

  • Мин сиңа беренче күргәч тә гашыйк булдым.

  • Мин дә гашыйк булдым. Син озын буйлы, матур кара чәчле, көчле егет идең. Ак күлмәктән идең, бик тыйнак, тәртипле идең. Син миңа бик ошадың

  • Син дә ак күлмәктән идең. Сөйкемле, көләч, сылу, гүзәл идең.

  • Безнең мәхәббәт һаман яши. Шулай бит, Галия!

  • Балалар да безнең кебек яратсыннар, сөйсеннәр иде.

  • Синең миңа үпкәләгәнең бармы, Галия?

  • Юк, син бик яхшы кеше бит, Салих. Мин сиңа бервакытта да ачуланмадым.

  • Син дә һәрвакыт сабыр, игътибарлы, уңган, тырыш булдың. Балаларга яхшы тәрбияче булдың.

  • Балаларыбыз да үзебезгә охшаган. Алар югары белемле. Ялгыз калмадылар. Улларыбыз өйләнгән, кызларыбыз кияүдә. Чынлап та, без бик бәхетле.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!