Тема: Чын дуслык нинди була?
( Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе буенча)
Максатлар:
Дидактик – “дуслык” төшенчәсе белән танышу
Тәрбияви – чын дус булу ихтыяҗы уяту
Үстерелешле – логик һәм иҗади фикерләү күнекмәсе үсеше өчен җирлек булдыру
Җиһаз:
Дәреслек М.Ш. Җәләлиева, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина Әдәбият, 5. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 1977 ел, II том. – Казан: “Татарстан китап нәшрияты”, 1979 ел, III том. – Казан : “Татарстан китап нәшрияты”, 1981 ел.
Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел; II том. – Казан: “Мәгариф”: нәшрияты, 2007 ел.
Проектор, ноутбук.
Кулланылган әсәр: Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе.
Дәрестә уку эшчәнлеге: Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе нигезендә оештырыла.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен чишү
Дәрес барышы:
I. Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1. Актуальләштерү.
-Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясенең сюжеты белән таныштык. Искә төшерик: нинди ике зур вакыйга аерып алган идек? (төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшеп җавап әзерлиләр).
Көтелгән җавап:
1. Башкорт бай вакыйгасы
2. Алмачуар һәм Закир дуслыгы
Беренче вакыйганы искә төшерик әле.
Явызлык эшләгән кеше җәза ала, ә җәза дәрәҗәсе башкарылган эшкә карата бирелә. Гаделсезлек эшләмә, әгәр эшләсәң, гаебеңне төзәт. Шул чакта зыян күрмәссең.
II. Уку мәсьәләсен чишү этабы.
1. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе.
Закир белән Алмачуар дуслыгы турында сөйләшербез. Төркемнәрдә тикшереп җавап эзләп карыйк әле.
Закир белән Алмачуар чын дуслармы? (укучыларның җаваплары тыңлана).
2. УМ чишү.
- Әйдәгез, төркемнәрдә киңәшеп, аларның гамәлләрен җентекләп өйрәник әле.
Закир белән Алмачуарның мөнәсәбәтен күрсәтә торган вакыйгалар | Закир | Алмачуар |
Алмачуарның яңа гына туган чагы | Иртән торуга, киенмәстән, битен юмастан, абзарга Алмачуарны карарга, аның исәнлеген белергә йөгерә.Төшләрендә күреп саташа. | Закир килеп күренүгә шатланып ук китә, өстен, ял, койрыгын тазартканда, йөзеннән сыйпаганда, бертуктаусыз иһи... иһи...дип, йомшак кына кешнәп, иркәләнеп тора. |
“Кырыкмыш” ясаган вакыт | Маңгай чәчен күзенә төшмәслек кенә ясап, тип- тигез кистерә, ялын да күперенеп тора торган итеп төзәттерә. Ул ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыкның да түбән ягын гына кистерә. | Закирның өметен аклый. Кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәрләнә. |
Алмачуарны ашату, тәрбияләү | Печәннең корысын гына бирәләр, бүлеп-бүлеп солы салалар, аз-азлап апара суы эчерәләр. | Ансыз да асыл сөяк булган Алмачуар карап туйгысыз булып чибәрләнә. Эч, каеш белән тарттырган кебек, нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керә. |
Беренче сабанга кертү вакыты | Аты белән җир сөрергә рөхсәт итми. Әти-әнисен елап җиңә, үзсүзле. | Сабанга алып чыкмыйлар, абзарда берүзе кала. Закирны күрүгә сөенә, кешнәп үк җибәрә. |
Сабан туе бәйрәмендә ( чабыш вакытында) | Гайрәт белән бер тарта, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән суга. | Хуҗасына үпкәләми. “Эһ” дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, Күк биянең алдына барып чыга. |
Сабан туе бәйрәмендә (мәйданда) | Чабып килгән атны туктата. Ә чабып килгән атны туктатырга ярамый, ат яначак. Ни эшләгәнен белми, камчы белән уратып-уратып старостаның йөзенә селти. Күк биядән чапанны тартып ала да читкә китә. Алмачуар турында бөтенләй оныта. | Алмачуар сабыр гына көтеп тора, беркая да китми.Закирның өметен аклый, беренчелекне бирми. |
Нәтиҗә: Закир Алмачуарга чын дус булмаган. Ул атын Сабантуйда чабып беренче урын алыр өчен генә ярата. Ә Алмачуар чын дус булган.
-Закирның гаделсезлекләре шактый җыелды бит. Бу гаделсезлеге өчен Закир нинди дә булса җәза аламы соң? Алса, нинди җәза? Шул урынны табып укып бирегез әле. (Өзек укыла). “Алмачуар җан биргәндә, мин аның баш очында идем. Елый алмадым. Йөрәгем таш булып катты.
Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым”.
-Әнә нинди җәза ала: дөньяны ярату хисиятен югалта. Ә тормыштан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.
3. Модельләштерү.
Закир – үзен артык яратты (начар сыйфат) – гаделсезлек эшләде – җәза алды - яшәү ямен югалтты
Ике вакыйганы Г. Ибраһимов янәшә куя. Автор безгә – укучыларга - нәрсә әйтергә тели?
Үз-үзеңне генә ярату, дустыңны авыр вакытта ташлау – ярышта хәрәмләшү, вәгъдәңдә тормау, саранлык, үзеңнән өлкән кешегә кул күтәрү кебек үк җәзага лаек сыйфат.
Әсәрнең төп фикере: гаделсезлекнең олысы- кечкенәсе булмый.
Һәр гаделсезлек җәза ала: я авырый, я әйберен югалта, я яшәү ямен югалта.
Гаделсезлек эшләмә, эшләсәң, хатаңны төзәт. Дуслыкка хыянәт итмә.
III. Рефлексия, үзбәя кую этабы.
1. Рефлексия. Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык?
Көтелгән җавап: Алмачуар белән Закир мөнәсәбәтен анализлап, дуслыклары дәрәҗәсенә бәя бирдек. Аларның гамәлләренең бер-берсенә йогынтысын карадык.
2. Үзбәя.
3. Өй эше.
“ Нәрсә ул дуслык?” дигән темага сочинение язарга;
Матур әдәбият әсәреннән мисал китереп, “Нәрсә ул дуслык?” дигән темага сочинение язарга;
“ Мин чын дусмы?” дигән темага сочинение язарга.