СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Күңелле татар теле

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфларның беренче классы өчен русс төркеме балаларына сыйныфтан тыш чара буларак яки факулҗтатив өчен "Күңелле татар теле" исеме астында материал тәкъдим ителә.

Просмотр содержимого документа
«Күңелле татар теле»

10


Күңелле татар теле

Катнашалар: 1а, в, г, э; 7г, 4э сыйныфы укучылары.

Кабинетта махсус ике команда өчен парталардан оча торган тәлинкәләр ясалган. Артта кунакларга дип урындыклар әзерләнгән. Командалар үз урыннарын алалар. Бәйрәм башланып китә. Алып баручыларга сүз бирелә.

1а.б. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Сезне шушы бәйрәмдә күрүебезгә бик шатбыз!

2а.б.Бүген үзегезгә бик күп белем тупларсыз...

1а.б.Сез инде иг

ътибар итеп өлгергәнсездер, без бүген гади җирдә түгел, ә тылсымлы тәлинкәләргә утырып көч сынашырбыз.

2 а.б.Шулай ук белем илләренә сәяхәткә чыгып, күңелле ял итәрбез.

1а.б.Дөрес, бәйрәм башланып китүен башланды да бит, ә барыбер, бирегә кемдер җитми шикелле...

2а.б.Балалар, ә кем безнең дәрестә еш була торган иде?

(Бергәләп: “Шүрәле!” диләр).

1а.б.Әйе, чынлап та... Тик Шүрәле безгә болай гына килер микән?!

2а.б.Ә әйдәгез аны тылсымлы сүзләр әйтеп, чакырып карыйк

“Шүрәле, Шүрәле, безнең янга кил әле,

Безнең белән бергәләп җырлап-биеп көл әле...”

Шүрәле керә (матур киенгән, үзе шаян).

Шүрәле:

Исәнмесез дусларым,

Исәнмесез балалар,

Сез дәштегез, мин килдем

Туган тел бәйрәменә,

Сезнең белән бергә-бергә

Һөнәрләр өйрәнергә.

Белгеч:Дусларым, мин дә килергә булдым. Бәйрәмегез бик күңелле булырга охшаган.

1а.б.Рәхим итегез, безнең кадерле кунакларыбыз булырсыз (Шүрәле бер тәлинкәгә, Белгеч бер тәлинкәгә утыралар).

Укучылар белән әңгәмә.

  • Укучылар, ә сезнең уйлаганыгыз бармы, сез мәктәпкә ни өчен йөрисез икән?

(Белем алырга).

  • Тагын?

  • Дусларны күрергә, акыллы булырга.

2а.б.Балалар, безнең максатыбыз Белем иленә сәяхәт кылу. Ләкин белем иле бездән би-и-иик еракта урнашкан. Анда барып җитәр өчен без тиз йөрешле тәлинкәләргә утырып очарга тиешбез. Кузгалдыкмы?

  • Әййййййееее! (моторның сүнү тавышы...) (1 слайд)

  • Белдем, белдем, безгә очып китәр өчен махсус ягулык кирәк. Аны булдырыр өчен безгә ныклы белемнәр булу шарт.

  • Балалар, ягулык – ул энергия, энергия – ул көч, ә көч – ул белем. Әйдәгез әле без үзебезнең белемнәребезне сынап карыйк. (Көчле берне егар, белемле меңне егар).

  • Сезнең игътибарыгызга телшомарткычлар:

а)______ (Кәримнең)

Кечкенә кәҗәсе

Кечкенә келәткә кереп

Кечкенә кәбестәләрне кимергән...

1а.б.

Сез акыллы, сез тату!

Игътибарлы, тырышлар!

Бик тырышып укысагыз,

Барсы да барып чыгар!

Очтык!!!

(Очу тавышы). Слайд.

1 а.б. Әйе, тормышта зур кеше булыр өчен күп белергә, күп тырышырга, сәламәт тормыш рәвешен алып барырга кирәк.

Шүрәле: - Без кая килеп эләктек соң?

Белгеч: Без, сәламәтлек илендә сәяхәт итәбез.

2а.б. Дөрес, укучылар, сез сәламәтлек иленә килеп җиттегез.

(Слайд: “Саулык – иң зур байлык” дигән).

Шүрәле: - Шулаймыни?! Без бит “Белем иленә” бара идек.

(Нюша, модница чыга).

Нюша: - Сез дөрес юл белән барасыз. Тик, юлыгызны дәвам итәр өчен, безнең өч шартыбызны үтәргә тиешсез.

Нюша хат бирә.

1 а.б. – Кызык икән, хатның тышына “Витаминнар әлифбасы” дип язылган.

Хат.

2 а.б. Сәламәтлек – иң зур байлык , ди халык. Сәламәтлек, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып белә, хезмәттән, укудан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен организмда витаминнарның булуы шарт. Барлык витаминнар да организм өчен бик файдалы. Витаминнар җитми башласа, организмда төрле авырулар барлыкка килә башлый. Мәсәлән, күзнең күрүе начарлана, чәчләр коела, тире бозыла.



1 а.б. Кая тагын нәрсә язылган икән, биремен укып карыйк әле (укый башлый):

Бирем: табышмакларны укыгыз, җавабын рәсем итеп ясагыз, һәм анда, нинди витамин барлыгын әйтегез.

2а.б. Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.

(Суган, С витамины)



1 а.б. Эсселәгән саен,

Кат-кат тун кия.

(Кәбестә, А витамины)



2 а.б. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар?

(Алма, Е витамины)


1 а.б. Су түгел – сыек,

Кар түгел – ак.

(Сөт, А витамины)


2а.б. Суда туа, җирдә үлә.

(Балык, PP, B витаминнары)


1а.б. Үзе − бер бөртек, эче − мең бөртек,

Башы − җирдә, койрыгы − коймада.

(Кабак, В, C, E, D, РР витаминнары).


2а.б Үзе түгәрәк, урыны түрдәрәк,

Эче тулы күзәнәк.

Әчкелтем дә төчкелтем,

Бар нәрсәдән кадерлерәк.

(Ипи, B витамины)


1а.б. Түгәрәк - ай түгел, Сары - май түгел,

Койрыгы бар - тычкан түгел.

(Шалкан, С витамины).

2а.б.

Уен тәкъдим итәбез.

1 а.б. Укучылар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Уенның исеме “Әйе, юк” дип атала.

2 а.б. Сез әзерме? – Әйе!





Яшелчә, җимеш ашыйм. – Әйе!

1а.б.Тешләремне чистартам. – Әйе!

2а.б.Карандаш һәм каләм кимерәм. – Юк!

1а.б.Ашаганчы кул юмыйм. – Юк!

2а.б.Баллы ризыкны күп ашыйм. – Юк!

1а.б.Озак йокларга яратам –Юк!

2а.б.Ятып китап укыйм. – Юк!

1а.б.Зарядка ясыйм. – Әйе!

2а.б.Чәчемне тарыйм! – Әйе

1 а.б. Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз! Ә без шулай ук барыбыз да “Хәрәкәттә - бәрәкәт” икәнен беләбез. Әйдәгез әле, хәрәкәтләнеп алыйк. (Янә бер уен тәкъдим итәбез. Фитнес для ума – бу акыл гимнастикасы). “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”.

2а.б.Уенның шарты мондый:кайсы команда баскычтан тизрәк менәр? Биредә 4 кеше кирәк. (Шүрәле белән Белгеч сайлыйлар. Рәсемле карточкалар бирелә). Сез рәсемнәрне карап, аларның татарча исемен әйтергә, сүздәге хәрефләрне санарга һәм кроссвордка язып куярга тиеш буласыз.

1)Бу нәрсә? Бу- верблюд - дөя (1, 2, 3)


2)Бу нәрсә? Бу – заяц – куян (1, 2, 3, 4)

3)Бу нәрсә? Бу – ежик - керпе (1, 2, 3, 4, 5)

4)Бу нәрсә? Бу – машина – машина (1,2,3,4,5,6)

5)Бу нәрсә? Бу – черепаха – ташбака (1,2,3,4,5,6,7)

6)Бу нәрсә? Бу – слон – фил (1,2,3)

7)Бу нәрсә? Бу –яблоко – алма (1,2,3,4)

8)Бу нәрсә? Бу – гриб – гөмбә (1,2,3,4,5)

9)Бу нәрсә? Бу – арбуз – карбыз (1,2,3,4,5,6)

10)Бу нәрсә? Бу – бабочка – күбәләк (1,2,3.4,5,6,7)



2а.б.Булдырдыгыз! Гел шундый акыллы, сәламәт булыгыз, авырмагыз! (Витамин бирү)

1а.б. Дусларым, без тагын юлыбызны дәвам итәбезме? Әйдәгез, кузгалдык!

(Слайд, галәмне иңләп очып бару һәм кинәт sosны ишетәбез)

(Имештер безгә сәер кеше эндәшә):

  • Җир ке-ше-се! Җир ке-ше-се! Зин-һар ө-чен без-гә яр-дәм и-те-гез.

Без-нең пла-не-та-да я-шәү-че-ләр ма-тур-лык-ны я-ра-та. Ма-тур, и-ге-лек-ле эш-ләр, ма-тур, як-ты уй-лар ки-рәк безнең я-шәү чы-га-на-гы ул.

2а.б.Без дә матурлыкны яратабыз бит... Бәлки бу әкиятебезне сез дә ошатырсыз.

  • Рәхмәт, рәхмәт сезгә!

Ак песи” әкияте укыла, рәсемнәр күрсәтелә.( Презентация).

Ике команда да тыңлый.

а) Күпнокталар урынына сүзләр куеп әйт (29 бит)

1а.б.б)Айдар нинди малай?

м

ә

р

х

Ә

м

ә

т

л

е



Димәк, Айдарның дуслары да мәрхәмәтле. Мәрхәмәтле сүзен тагын нинди сүзләр белән әйтеп була?

  • Шәфкатьле (1 команда);

  • Ярдәмчел (2 команда).

Сәер планета кешесе әйтә:

  • Рәхмәт, балалар! Шәфкатьле кеше генә тәүфиклы, мәрхәмәтле, бәхетле, кешелекле, игелекле була ала. Кешеләргә дә, табигатькә дә, үсемлеккә һәм хайваннарга карата да игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк .

Буклетлар тарату. (Слайд: шәфкатьлелек бизи кешене. Миһербанлы кеше – бәхетле кеше).

1а.б.Безнең дә сезгә бүләгебез бар.



Һөнәреңне күрсәт” уены.

Салават бии.



Шигырь сөйләү.

1)Сөйдергән дә шул,

Биздергән дә шул,

Иң татлы да шул,

Иң ачы да шул. ( 1нче укучы)



2)Татар теле – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Әти-әни, әби-бабай

Безне сөя торган тел. (2нче укучы)



3)Урыс теле инде урыс белән

Сөйләшергә, әйтик яраса,

Татар теле бит ул татар белән

Аңлашырга ярый ләбаса (3нче укучы)

4)Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел. (4нче укучы)



5)Тел кешене дус итә,

Бер-береңә беркетә.

Бел, балам,

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең! (5нче укучы)

Күңелле татар теле шәһәрчегенә рәхим итегез!

1а.б.1нче тукталыш. Тизәйткечләр.

1 нче команда:Бер алма, ике алма, өч алма, дүрт алма, биш алма, алты алма, җиде алма, сигез алма, тугыз алма, кы-зыл алма!

2 нче команда:Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

2а.б.2 нче тукталыш. Кызыклы грамматика.

б) Укучылар, сез бирелгән хәрефләрдән сүзләр ясарга тиеш буласыз:

н и а л

м с т ң

1а.б.Мисалны дөрес чиш һәм рәсемне буя.

1 – зәңгәр 4 - яшел

2 – кызыл 5 – кызгылт-сары

3 – сары 6 – шәмәхә.

Мәкальләр әйтү.

2а.б. Әдәп башы тел.

1а.б.Татлы сүз җан эретә.

2а.б.Теле татлының дусты күп.

1а.б.Инсафлының теле саф.

2а.б.Аз сөйлә, күп бел.

1а.б.Тел белемнең ачкычы, акылның баскычы.

2а.б. Яхшы сүз – балдан татлы.

1а.б.Кешегә иң кирәге – ягымлы караш, җылы сүз.

2а.б.Татлы сүз әйтеп, телең сынмас.

1а.б.Татлы тел аюны да биетә.



Пазл төзү. Китап – белем чишмәсе.

2 а.б. Әйе чынлап та, китап киштәләрендә нинди генә китаплар юк! Ә бит кайчандыр аларны бай кешеләр генә укый алган һәм бу олы бәхет саналган.

1а.б. Дөрестән дә, укучылар, белемле, акыллы булыйм дисәң, кулыңнан китабыңны төшермә. Чөнки, төп көч –аңарда!

(Бүләк өләшү).

2а.б. Шуның белән безнең “Күңелле татар теле” дип аталган кичәбез ахырына якынлашты...Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

1а.б. Киләсе очрашуларга кадәр!