СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрес конспекты

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

әсәрне анализлауның бер үрнәге, филологик анализга әзерлек этабы

Просмотр содержимого документа
«Дәрес конспекты»

Татар әдәбияты.

7 сыйныфта сыйныфтан тыш уку

Тема. Ф.Латыйфиның “Көмеш беләзек”хикәясендә амәнәткә тугрылык.


Максат.

  1. Ф.Латыйфиның “ Көмеш беләзек”хикәясен мөстәкыйль укыганнан соң,амәнәт, гореф –гадәтләрләргә тугрылык, ата-ана хакы турында фикер алышу;

2.Туганнарыбызга, ата-аналарга, гомумән, олыларга хөрмәт хисе тәрбияләү;

3. Проза әсәрен анализлау күнекмәсен үстерү



Нәсел чылбырыбыз бөтен микән,

Кайда туганнарның кабере?

Бизмәннәргә салып баккан чакта,

Өстен чыксын кеше кадере.


Бәлки, зур байлыкка ия булып,

Торыр җирең булыр зиннәтле.

Исеңдә тот: исәннәргә- хөрмәт,

Үлгәннәрнең рухы кыйммәтле.


  • Укучылар, дәресне юкка гына бу шигырь белән башламадык. Без берничә дәрес буе кеше кыйммәте, кеше бәһасе турында сөйләшәбез. Без укыган әсәрләрне атагыз әле?

Без бүген ике әсәрне чагыштырып карарбыз, аларга карата үз фикерләребезне әйтербез, нәтиҗәләр ясарбыз.

Иң элек әсәрләрнең исемнәренә мөрәҗәгать итик, алар

нәрсәгә ишарә итә?


Без инде “Әйтелмәгән васыять” буенча күп сөйләштек, нәтиҗә ясап, чагыштырганда гына аңа кабат әйләнеп кайтырбыз,хәзер “Көмеш беләзек”нең сюжетына тукталыйк.


-Хикәянең төп герое кем, сез аның турында ниләр сөйли аласыз?

-Аның бердәнбер аралашыр җан иясе нәрсә, моның сәбәбе нидә?

- Ни өчен әби ялгыз яши?

- Кем ул Хәят, ни өчен ул әбигә биргән сүзендә тормый?

-Әби өчен өйдә иң кадерле әйбер нәрсә? Шул урынны табып укып күрсәтегез?(43-44бит)

-Сандык төбендәге беләзекнең үзенчәлеге нәрсәдә?Аның сыйфаты нинди?

-Беләзек эченә нинди сүзләр язылган? Ул сүзләрнең мәгънәсен аңлатып карыйк әле?


Гәүһәр даш, вә ләкин даш гәүһәр таш улмаз,

Дикмә кеше гәүһәр кадрен кийас кыйлмаз,

Бу нәземнең кадрени ахмак белмәз,-

Гакыл кеше дыңлар, аңлар,белүр имди.


_ Автор хикәягә нинди тылсым элементы кертә? Ни өчен?

( ышандыру, инандыру көчен арттыру өчен)


-Ана янына балалар кайчан җыела?

- Ни өчен тапшырыласы амәнәт әбине уйланырга мәҗбүр итә?(әби ызгыш чыгасыннан курка)

-Әбинең әйтергә теләгән соңгы сүзләрен табып укыгыз(50 бит)

-Җиһан әбинең балалары әби өчен кадерле булган әйберләрне бер-бер артлы юкка чыгаралар, сүз нәрсәләр турында бара?


-Нурдәүләт табып алган беләзек турында балалар нинди фикердә,беләзек эчендә язылган сүзләр аларга туры киләме?Кайсы юллары?


-Беләзекнең тылсым көче турында аларнәрсә уйлый?( акылы җиңеләя башлаган карчык сүзләре)


-Уртанчы ул өчен тылсым нәрсә?(акча янчыгы)

-Беләзек вакыйгасы нәрсә белән тәмамлана?

Җиһан әбинең балалары турында укучылар фикерен тыңлау.

Әсәрнең эчтәлеге буенча нәтиҗә ясау.







Ике әсәрне чагыштырып өйрәнү


Акъәби


Җиһан әби

1. Карчыкларга хас сыйфатлар



2. яшәү-көнкүрешләре




3. авыл халкының карчыкларга мөнәсәбәте

Гарифә, Сәетгали

Хәят

4. Балалары,аларның аналарына карата мөнәсәбәте

4 бала үстергән

7 бала тәрбияләп үстергән

5. Һәр карчыкның балаларына җиткерәсе амәнәте



6. Балаларның гореф- гадәтләргә, йолаларга карашы



7. Балаларның ваемсызлыгы




Нәтиҗә ясау.Ана күңеле-балада,

Бала күңеле- далада.


Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел!

-Тагын шушындый язмышларны сурәтләгән нинди әсәр укыганыгыз бар? Ул нәрсәсе белән бу әсәрләргә охшаган?

(Бу карчыклар балалы ятимнәр.)


алаватның”Әнкәй”җыры белән дәвам итү).

-ничек уйлыйсыз, шушы җырдагы лирик герой халәтендә безнең әдәби геройлар кайчан калыр?


Без дә үз кадерлеләребезгә игътибарлы булыйк, балалар, ялгыш сүз белән дә , ялгыш гамәл белән дә аларның хәтерен калдырудан сакланыйк. Соңыннан күпме үкенсәк тә ,үткәннәрне кире кайтарып булмас.

Иҗади эш.1) Минем дәү әнием (әбием).

2) Безнең нәсел чылбыры


Йомгаклау.

Без өйрәнгән язучылар хәзерге көндә дә бик актуаль проблемалар күтәрәләр, аларны кабат искәртеп үтик әле .(укучылардан кабат

әйттерү).

Зөлфирә Сәләхова, Яшел Үзән шәһәре

5 нче гимназия татар теле һәм әдәбияты укытучысы













































Укытучы :Сәләхова З.Ү.



2005 ел