СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Һөнәрләр кичәсе

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Встреча со студентами. Матерал предназначен для учащихся старших классов.

Просмотр содержимого документа
«Һөнәрләр кичәсе»

Һөнәрләр кичәсе

(Студентлар,төрле һөнәр ияләре белән очрашу кичәсе)



Кичә үткәреләчәк зал матур итеп бизәлгән.

Стенага “Хөрмәт итсәң – хезмәт сөй”,“Эшләгән

үлмәс, эшләмәгән көн күрмәс”, “Агач җимеше

белән-кеше эше белән” дигән плакатлар эленгән.

Төрле профессияләргә, һөнәрләргә, хезмәткә

багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылган.

Залда чакырылган кунаклар, мәктәпнең элеккеге

чыгарылыш укучылары.

Талгын матур көй яңгырый. Сәхнәгә XI класс

укучылары чыгып тезеләләр.М. Ишмаевның С.

Сөләймановның сүзләренә язган “Саубуллашу

вальсы” җырын башкаралар.

Алып баручы: Әле кайчан гына укучыларыбыз

беренче тапкыр мәктәпкә килгәннәр иде. Уку

елларының узганы сизелми дә. Баксаң мәктәпне

тәмамларга да күп вакыт калмаган. Бүгенге урта

мәктәп укучыларыбыз озакламый төрле

уку йортларында дәвам итәләр.. Хәзер аларны

“Киләчәктә кем булырга?” дигән уй борчый.

Бүггенге кичәбез аларга киләчәккә үз юлларын

сайларга ярдәм итәр дип ышанып калабыз









Укытучы: “Арыш кыры”

(Харрис Әюпов шигыре)

Урманнарга шаулап килеп керде,

Җилләп керде июнь басудан...

Колач җәйгән басу капкалары-

Төбенә чаклы киенеп ачылган.

Ызаннарга кереп егыла-егыла

Йөгерешә яшел дулкыннар.

Басу өсләрендә ап-ак томан

Арыш кыры серкә очыра.


Җилкендерә шушы мизгел,

Сикерәсе килә шушы дулкынга,-

Ничек түзмәк кирәк, офыклардан

Офыккача диңгез булсын да!


Диңгезләргә диеп, без тормышка

Ташланганбыз икән шушыннан,-

Арыш кыры,серкәләнеп түгел,

Ул җәйләрдә безне очырган.


Дулкыннарга салып, кай якларга

Алып чыгып киттең син безне,

Кайсы ярга илтеп чыгарырсың,

Бала чакның яшел диңгезе?









Алып баручы: Каршыбызда төрле уку йортларында укуларын дәвам итүче элеккеге чыгарылыш укучылары. Алардан уку йортына килгәндә нинди әзерлек кирәк булуы, үзләренең уку, яшәү шартлары белән таныштыруларын сорыйбыз.

(Элеккеге чыгарылыш укучыларының чыгышлары

тыңлана.)

Алып баручы: Чыгыш ясаучыларның

сөйләүләреннән күренгәнчә, туган авылга, үзләре тәмамлаган мәктәпкә карата булган ярату аларга киләчәк көннәренә көч бирә, мәктәптә алган белемнәре төрле фәннәре тирәнтен үзләштерүдә ныклы таяныч булып тора.

Укучы: “Синнән белдем” (Әнәс Исхаков шигыре)

Башы гыйлем чишмәсенең

Мәктәбем, әй авылым

Синнән белдем гасырларның

әле ләйсән яңгырын,

әле шомлы давылын.

кемнәр яхшы, кемнәр яман-

Син өйрәттең танырга.

Җанны сатмый дошманнарга

Илен яклап, җирен саклап

Кеше булып калырга.

Син өйрәттең еллар буе

Тормыш серен балаңа.









Кирәк чакта ата булдың,

Кирәк чакта сөеп туймас

Һәрчак гадел ана да.

Чишмә ага инешенә

Инеш ага диңгезгә.

Юл күрсәттең адашмаска,

Саташмаска син безгә.



Алып баручы: Укучылар мин сезгә төрле өлкәләргә

кагылышлы 78 сорау бирәчәкмен. Сорауларга

җавапларны “+” “әйе”, “- “ “юк”,”0” “икеләнәм”

тамгалары аша бирергә тиеш сез. Сезнең

җавапларыгызга карап, сезгә нинди профессия

сайлау отышлы булачагын ачыклаячакбыз.

(Укучылар сорауларга җавап бирәләр. Җаваплпрга

карап, алып баручы укучыныҗ нинди профессиягә

сәләтле икәнен аңлата.)

“Соңгы кыңгырау” җыры башкарыла.Ю.Сафин

шигыре,Р.Вәлиуллин көе.

Килгән кунаклар чыгышы.

........................................

“Юллар дәшә безне” җыры башкарыла.

Э.Мөэминова сүзләре, Р.Вәлиева музыкасы

Килгән кунаклар чыгышы.

........................................

“Унҗиде яшем” җыры башкарыла.

М.Шиһапов шигыре, Р.Нәгыймов көе.

Килгән кунаклар чыгышы.

.......................................

“Хөрмәт итсәң туган авылыңны”

Сәләх Шәрипов шигыре.


Син шәһәрдә яшәп хатлар язма

Яратам дип туган авылыңны,

Кайт авылг, тормыш кор син шунда

Хөрмәт итсәң туган ягыңны.


Каршы ал син, туган якларыңның,

Сызылып аткан алсу таңнарын,

Җир куенына иген бөртеге сал

Тыңлый-тыңлый тургай моңнарын


Иген ик син, маллар тәрбиялә

Карамыйча җилгә. Давылга.

Туган туфрагыңа тирең тамсын

Тугры булам дисәң авылга.


Кайт син, дустым, туган якларыңа

Җир бүлеп ал иген игәргә

Игенчедән олы һөнәр юк бит

Хезмәт сөя торган ирләргә


Килгән кунаклар чыгышы.

.......................................

“Сарман” көе башкарыла.

Килгән кунаклар чыгышы.


........................................

“Кичке авыл” Илдус Гыйләҗев шигыре


Кояш байый. Кичке эңгер-меңгер

Ишегалдын ала кочаклап.

Дуга булып Актүш бөгәрләнгән

Тавыклар да арган кытаклап.


Ут ялмаган салам өемедәй.

Күк йөзендә болыт кызыра.

Яшьлек дәрте егет, кыз-кыркынны

Урамнарга тартып чыгара.


Тыкрыклар – алар биләмәсе

Парлар уза тыйнак гөрләшеп.

Капка төбе саклап картлар кала,

Кабак төше чиртеп, гапләшеп


Көнлек эшләр беткән, утын кертелгән,

Мал каралган, сыер савылган;

Самавырлар юып агартылган.

Мич томаланган, ипи саланган.


Ял итәргә авыл күзен йома

Саф һавасын сулыйм йотлыгып.

Уятудан куркып авылымны,

Тамак кырмый торам тотлыгып.




















Тест сораулар.



  1. Бу уку йортлары сезгә нәрсәне белән кадерле? Үзегез сайлаган профессия сезгә киләчәктә нәрсә бирә? Бу имидж үзгәтүме, яңа үрләр өчен плацдарммы, әллә үз сүземне сүз итәм дигән кирелекме? Бәлкем әти-әни кая кертсәләр шунда керү дигән принципмы?

  2. Сезне тормышка карашыгыз үзгәрдеме?

  3. Сезнең өчен әти-әни хәзер кем ул? Нинди мәгънә саласыз хәзер бу сүзләргә?

  4. Үзегезнең тормышыгызны, уку йортын тәмамлагач ничек күз алдына китерәсез?

  5. Сессия сезнең өчен нәрсә ул?

  6. Чит илгә китәргә мөмкинчелек туса, нишләр идегез?

  7. Сезнең өчен авыл, туган җир нәрсә ул?

  8. Мәктәпне тәмамлаганда сезнең алда нинди максат иде һәм ул вакыт үтү белән үзгәрдеме?

  9. Укый башлагач, беренче уңышсызлыкларыгыз нидән гыйбарәт иде?

  10. Студент тормышы сезнең өчен нәрсә ул?

  11. Студент тормышында була торган кызыклы вакыйгалар, хәтердә кала торган истәлекләрегез бармы?

  12. Ана телендә белем алып, рус телендә уку кай ягы белән җиңел?

  13. Ял вакытларын группагыз белән бергә үткәргәнегез бармы?

  14. Студент үз-үзен тәэмин итә аламы?

  15. Студентның яшәү чыганагы?