СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Карта родного края

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока на татарском языке. 

Просмотр содержимого документа
«Карта родного края»

МБОУ - филиал Верхнекибякозинской средней

общеобразовательной школы

Тюлячинского муниципального района РТ

"Большекибякозинская начальная общеобразовательная школа"











Тема урока:

Предмет: Окружающий мир , 4 класс








Автор: Мустафина Кадрия Масгутовна,

учитель начальных классов


Электронная почта: [email protected]


Контактный телефон:89586277782




2020 ел





Тема. Туган төбәгеңнең картасы. Туган төбәгеңнең җир өсте һәм сулыклары

Максат. Туган як турында белемнәр формалаштыру.


Бурычлар:

дидактик:

туган як турында белемнәрне тирәнәйтү;

үстереш:

карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү; логик фикер йөртүне, җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәләрен, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп эшләү, нәтиҗә ясау, бәяли белү күнекмәләрен камилләштерү; логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү юнәлешендә эшне дәвам итү;

тәрбияви:

табигатькә сакчыл караш тәрбияләү,туган як табигатен ярату, күзәтүчәнлек тәрбияләү өчен шартлар тудыру;

сәламәтлекне саклау:

эшчәнлекнең төрле төрләрен һәм актив ял итүне, ИКТ кулланып, сыйныфта комфортлы һәм ышанычлы атмосфера тудырып укучыларның сәламәтлекләрен саклау.


Дәрес тибы. яңа белемнәр үзләштерү

Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Предмет нәтиҗәләре: туган якны, аның сулыкларын картадан дөрес күрсәтү.

Танып белү:танып-белү максатын кую, логик фикерләү, төп билгеләрне аерып бирү, синтез-анализ, чагыштыру алымнарын файдалану, модельләштерү.

Шәхси: үзбилгеләмә (самоопределение) - үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалу, үз фикереңне әйтә белү.

Регулятив:белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү, планлаштыру, үз эшләрен бәяли белү.

Коммуникатив: информация табуда һәм туплауда инициативалы бердәмлек, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, фикерне әйтә белү.

Төп төшенчәләр: административ карта, елга башы, тамак, кушылдык.

Методлар: өлешчә эзләнүле, аңлатмалы-иллюстратив, парларда эшләү, төркемдә эшләү

Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, тарих

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, парларда, индивидуаль.

Контроль: укытучы контроле, үзара, үзконтроль.

Чыганаклар :А.А.Плешаков. Әйләнә-тирә дөнья : 4 сыйныф, дәреслек :

Ике кисәктән /Москва, Просвещение, 2017/ дәреслек; компьютер, презентация, "Татарстан хәзинәсе" видеоролигы, Россиянең физик картасы, Россиянең административ картасы, Татарстан картасы, индивидуаль биремле карточкалар


Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше

-Исәнмесез, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

Бер-беребезгә елмаю бүләк итик әле.

2. Дәрескә мотивлаштыру

Җыр яңгырый (Г.Сафин башкаруында "Туган илем минем Татарстан")

Укытучы. Укучылар, Туган илең кайдан башлана? – дип сорасалар сез ни дип жавап бирер идегез? (туган авылымнан, уйнап үскән, көтү көткән болыннардан, балык тоткан, су коенган елга-чишмәләрдән, мин укыган мәктәптән)

Укытучы.Чыннан да, Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана. Шуңа да үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул.

Туган ил, Туган як, Ватан! Бу изге сүзләр һәркемгә балачактан ук таныш. Ә Ватаныбыз дигәч сезнең күз алдына ниләр килә? (Россия, Татарстан, Казан, Теләче, туган авыл.)

3. Актуальләштерү

Укучылар, искә төшерик әле.

- Сез нинди зур бүлекне өйрәнә башладыгыз? (Туган төбәк-Россиянең бер өлеше)

- Туган як турында ниләр белдегез? (Туган як ул - Россиянең бер өлеше. Аның табигате, кайсы табигый зонада урнашкан)

- Бүгенге дәрестә без туган як буйлап йөрербез. Уйлап карагыз әле, туган як турында тагын ниләр белеп була? Каян белеп була? Игътибар белән тынлагыз, табышмакларның җаваплары сезгә дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итәр.

Табышмаклар

1). Диңгезе бар- йөзеп булмый,

Юллары бар-йөреп булмый,

Җире бар-казып булмый.

Бу нәрсә? (Географик карта)

2). Яз килсә киенә, көз килсә киемен сала (җир)

3)Башы - тауда, аягы - диңгездә (елга)

Тактада карточкалар ачыла

Туган төбәкнең ... (картасы).

Туган төбәкнең ...( җир өсте һәм елгалары).

- Дәвам итегез: елга. күл ... (диңгез, чишмә, океан, буа, сусаклагыч, канал) болар барысы бергә сулыклар дип атала. Димәк темабызны төгәлрәк әйтсәк ..(туган төбәкнең җир өсте һәм сулыклары)



4. Уку мәсәләсе кую

Төркемдә эшләү

- Ә хәзер төркемгә берләшегез эле. Бу конвертта төрле төстәге кәгазь кисәкләре ята. Карта турында сөйләшкәндә сез нинди төстәге кәгазьләрне алырсыз (яшел, сары. көрән, зәңгәр,кызыл)

Картада яшел төс-...(тигез җирләрне), сары төс-...(калкулыкларны), көрән төс-...(тауларны), зәңгәр төс- ...(сулыкларны), кызыл төс илебезнеэң чиген күрсәтә.

- Россиянең физик картасына карагыз әле. Кайсыгыз Россия территориясен картадан күрсәтә. (теләк буенча бер укучы)

- Россия территориясендә сез сайлаган төсләрнең барысы да бармы? Әйе, укучылар , Россиянең җир өсте бик төрле. Анда тигезлекләр дә, калкулыклар да, таулар да, елга, күлләр дә бик күп. Россиянең җир өстен сурәтләгән карта Россиянең физик картасы дип атала.

Безнең туган төбәгебез Татарстан кайда урнашкан? (Көнчыгыш -Европа тигезлегендә. Аның җир өсте калкулыклы тигезлек.)

Ә менә бу карта бүтән төсләр белән бирелгән. Бу карта Россиянең административ-политик картасы дип атала. Бу картадан нәрсәләр белеп була соң? Монда Россиянең өлкәләре, республикаларга бүленеше күрсәтелгән. Һәр өлкәнең яки республиканың чикләрен, күршеләрен, башкаласын таба алабыз. Бу картадан Татарстан республикасы турында нәрсәләр белеп була?

Парларда эшләү ( беренче төркем Татарстан республикасын, башкаласын күрсәтә; кикенче төркем күршеләрен санап чыгалар)

- Ә Татарстан турында күбрәк белергә теләсәк нишләргә?

- Әйдәгез, республикабыз, аның мәдәни хәзинәләре турында видеофильм карап үтик.

Видеофильм карау

- Татарстан турында, аның җир өсте турында күбрәк белергә теләсәк, безгә Татарстан картасы кирәк булачак.

(Татарстан картасы буенча эш)

- Татарстан Европаның ике зур елгасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан.Аны икенче төрле дүрт елга иле дип атап йөртәләр. Идел, Чулман, аларга коя торган Нократ, Агыйдел, Зөя -Татарстанның иң зур елгалары Алар борынгы заманнардан ук Ев­ропа һәм Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле су юлы хезмәтен үтәгән. Республикабызда 5000 гә якын төрле озынлыктагы кечерәк елгалар да бар.

Хәзер без аларны картадан табарбыз.( Карта буенча елгаларны табу)


5.Яңа ситуацияләрдә белем һәм күнекмәләрне куллану

Дәреслек белән эш

- Ә елгалар каян башлана? Ул башланган урын ничек атала икән? Дәреслекләрнең 130 битендәге текстны ачыгыз әле. (Елга өлешләрен укып аңлау, схема буенча аңлату )

(-Елгалар башланган урын - елга башы яки чишмә башы дип атала. Алар чишмәләрдән, күлләрдән, сазлыклардан, таулардагы бозлыклардан башланырга мөмкин. Елгаларның икенче бер елгага яки диңгезгә коя торган урыны тамак дип атала. Ә елгага килеп кушылган бүтән елгалар, инешләр кушылдык дип атала)

Практик эш

Ә хәзер ничек аңлаганыбызны тикшереп алыйк әле. Бу карточкада елга схемасы бирелгән. Сез монда елганың башын, юнәлешен, тамагы, уңъяк яр, сулъяк яр, кушылдыкларны билгеләгез (Эшләп бетергәч слайд буенча бер-берләренең эшләрен тикшерәләр)

-Елгаларны картадан күрсәткәндә башланган урыныннан тамакка таба күрсәтергә кирәк. (Берничә елганы күрсәтү, укучылар урыннарда эшлиләр)

- Ә безнең районда иң зур елганы беләсезме? Әйе, Мишә елгасы. Теләче районы урталай бүлеп, Баландыш авылы яныннан да агып үтүче Мишә елгасы зуррак башка елганың кушылдыгы түгелме икән?(Картадан Мишәнең кушылдыкларын табу) Мишә берничә тармаклы елга. Аның кушылдыклары бик күп. Кече Мишә дип аталган өлеше Саба урманнарыннан башлана. Олы Мишә дип аталган кушылдыгы Кукмара районы Ятмас-Дусай авылы тирәсендәге урманда башланып, Кукмара, Арча, Саба, Теләче, Питрәч районнары аша ага һәм Кама елгасына килеп кушыла. Бу борынгы исемле елга турында бик күп шигырьләр, җырлар иҗат ителгән.

Физкультминутка

Кояшлы, җылы көндә

Без барабыз урманга.

Урманда кош тавышы,

Зәңгәр чишмә агышы.

Кайтабыз без буага,

Көне эссе булганга.

Буасында йөзәбез,

Чумабыз, сикерәбез.

Инде бераз ял иттек.

Дәресне дәвам итик.

6.Үзләштерелгән белемнәрне тикшерү, җибәрелгән хаталарны ачыклау.

Блиц -сорашу

1.Ватаныбыз - Россия

2. Туган ягыбыз - Татарстан

3. Безнең район - Теләче

4. Туган авылыбыз - Олы Кибәхуҗа

5. Татарстанның башкаласы - Казан

6. Кайсы елгалар кушылган урында урнашкан - Идел һәм Кама

7. Теләче районы аша үтүче елга -Мишә

- Татарстан Республикасы сулыкларга бик бай дидек. Ә сезнең авылда нинди сулыклар бар?



Укучылар чишмәләр турында сөйлиләр.

- Җир – Анабыз биргән иң зур байлыкларның берсе – ул эчәр суыбыз. Чишмә булган җирдә яшеллек тә, сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була. Су, һава, җир – бер чылбыр. Шуларның берсе генә сау булмаса да, кеше үзе сәламәт була алмый.

- Сулыкларның табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте бик зур. (слайд буенча карау)

-хайваннар һәм үсемлекләрнең өе;

-ял итү урыны;

- сусаганны баса;

-Хуҗалык эшләрендә кулланыла

-"ирекле хәрәкәт" итү чарасы

- суның әһәмияте турында укучылар чыгыш ясарга әзерләнделәр. Тыңлап карыйк әле.

Укучыларның чыгышы

1 укучы. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта су­дан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җирне су­гара. Шулай ук ул иген игү, бакча, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә булыша.

2 укучы. Судан башка бер генә завод та эшли алмый.Димәк барысына да су кирәк! Ләкин кызганычка каршы чиста су әзәйгәннән- әзәя бара. һәм моңа кешеләр үзләре гаепле. Суны саклап тотмау, сулыклар янындагы урманнарны кисү, заводлардан чыккан суны елгаларга агызу аларны пычрата, сулары кимүгә китерә.

3 укучы Кешелек җирдә яшәсен өчен, тереклек итсен өчен су кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез барыбыз да бергәләп табигатьне саклыйк. Сулыкларны чиста итеп тотыйк! Аларның чисталыгы безнең кулларда.


Кул пычранса су белән юарсың,

Су пычранса ни белән юарсың? “ ди татар халык мәкале.

слайд Экологик проблемалар

Ә елгаларны ничек саклап була соң? Без сулыкларны ничек саклый алабыз?

(Рәзилә һәм Камиләнең бабалары кебек чишмәләрне чистарта алабыз.

Елгаларда машина һәм велосипедларны юмаска, ял итәргә баргач елга буйларын һәм елганы чүпләмәскә һ.б.)


- Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

Слайд "Исеңдә тот"

Йомгаклау. Туган як буйлап сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бу сәяхәттә без ниләр өйрәндек, ниләр белдек?(Укучылар җаваплары)

Дөньяда бик матур илләр, җирләр күптер ул. Ләкин безнең туган илебез кебек иркен, матур табигатьле, челтерәп аккан чишмәле, ярсу елгаларга бай ил - күңелгә иң якыны, бердәнбер.


Өй эше. 1. 128-129 битләрне укырга, сорауларга җавап бирергә.

2.Иҗади бирем. Бүтән төбәктән килгән дустыңа яки туганыңа туган як турында бүгенге дәрестә өйрәнгәннәрне хат итеп язарга.


Рефлексия

Үзеңне бәяләү бите


-Нинди авырлыклар белән очраштың?________________________

_________________________________________________________


-Үз эшеңнән канәгать калдынмы? ____________________________

________________________________________________________


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!