СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Конспект урока с применением сингапурских структур

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока с применением сингапурских структур

Просмотр содержимого документа
«Конспект урока с применением сингапурских структур»

Дәреснең темасы: Хәл фигыль, аның формалары.

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары: 1. Белем бирү максаты - Укучыларның хәл фигыль темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, сорауларын, кушымчаларын, искә төшерү, башка фигыль төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор, төрле биремнәр язылган карточкалар.

Материал: 7 нче сыйныф өчен Татар теле дәреслеге (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева).


Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).


Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.(ХАЙ ФАЙВ-тынычлану сигналын куллану)

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, укучылар, укытучылар!

Укучылар: (Укучылар басып исәнләшәләр!)

Исәнмесез, укытучы апа, хәерле көн сезгә!

Укытучы: Укучылар, игътибар итегез әле, бүген көн нинди матур! Без дә бер-беребезгә матур итеп елмаеп дәресебезгә керешик! (Укучылар бер-берсенә карап елмаялар)

Укытучы: Бүген сыйныфта кемнәр дежур?

2 укучы: Бүген дәрестә без дежур! (дежур укучылар әңгәмәсе)

1 нче укучы: Бүген ничәнче число?

Укучы: Бүген уникенче октябрь

1нче укучы: Бүген атнаның ничәнче көне?

Укучы: Бүген атнаның икенче көне, сишәмбе!

1нче укучы: Бүген дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Дәрестә барысы да бар!

1нче укучы:Урамда һава торышы нинди?

Укучы: Урамда көн бик матур, аяз.

Укытучы: Бик яхшы.

Укучылар, искә төшерик, без дәрестә ничек эшләргә тиеш?

Укучы: - җаваплар тулы булырга тиеш.

-җаваплар аңлаешлы булырга тиеш.

Укытучы: Бик яхшы! Һәр дөрес җавап өчен сез үзегезгә житоннар алып барырсыз, ә дәрес ахырында без бу житоннарны санарбыз.

II. Уңай психологик халәт булдыру.

Өй эшен тикшерү.(Диалогны ятларга иде.1-2  сөйли,3һәм 4 тыңлыйлар,бәялиләр)


2.Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан А,М, Б,С Д, хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд. Такта

ХӘДФАИБЛГАДЫСБАЛЕБӘЬМА

Нинди сүз килеп чыкты?

Хәл фигыль

Фонетик күнегү эшләп алыйк.

Х хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Фамилиясендә ә хәрефе булган кызлар басыгыз.

Л хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Безнең сыйныфта кемнең исемнәрендә ф хәрефе бар басыгыз.

И хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Фамилиясендә г хәрефе булган малайлар басыгыз.

Ы хәрефе кергән сүзләр әйтегез

Л хәрефе кергән сүзләр әйтегез

ФИГЫЛ сүзендә нинди хәреф төшеп калган?

Укытучы: Укучылар, димәк, без нинди теманы өйрәндек?

Слайд.

Укучы: Без хәл фигыль темасын өйрәндек.

III.Үтелгән материалны (карточкалар белән) кабатлау. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра)

1. а)  Һәр укучыга хәл фигыль язылган карточкалар таратыла.  МЕНЕНДЖ МЭТ кулланып эшләү.Үзләре генә, иптәшләренә карамыйча гына сүзләрне бирелгән таблицага урнаштыралар.А лар Б белән, Б лар А белән  алышып (яки 3-4,1-2 алышып) бер-берсенең эшен тикшерәләр.

Әзерләп           Уйнаганчы        Яткач           Торып

Кайткач            Карагач          Башланганчы        Барып

Пешереп          Ашый-ашый    Төшкәч               Караганчы


б) Һәр укучыга фигыльләр язылган карточкалар таратыла.Фигыльләргә хәл фигыль кушымчаларын өстәргә. Шулай ук алышып тикшерелә.


Тора-          Ашый-    Уйный-     Йоклый-

Юына-        Китә-      Әзерли-     Үтүкли-

Киенә-        Кайта-     Булыша- Башлана-


в) Шулай ук тезмә фигыльләр язылган карточкалар бирелә.Тәрҗемә итәләр.Тикшерәләр.

Хаталарын төзәтәләр.

Идән себерми-             Аш пешерә-       Тузан сөртә-

Идән юа-                 Чүп чыгармый-   Тузан суырта-

Савыт-саба юа-       Тузан сөртә-       Ярдәм итми-


2.Текстны кабатлау. (12 дәге иптәше белән очрашалар.Бер-берсенә “Өлгерәм әле” текстын тәрҗемә итәләр.КЛОК БАДДИС кулланып эшләү.


3.Текстан чыгып сорау җөмләләр төзиләр.

а) индивидуаль төзиләр; б) “ПОРТНЕР ПО ПЛЕЧУ” белән тикшерәләр.

в) Сыйныфтан “4нче №лы” укучылар үзләренең сорау җөмләләрен укыйлар. “3 нче№лы” укучы җавап бирә. ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН кулланып эшләү.


4. Малайга бәя бирәләр ( 4әрләп эшлиләр (ТИМБИЛДИНГ),кайсы өстәл алдан эшләп бетерә-шул “Феерверк” ясый.(ТИМ ЧИР)

 IV.Физкультминут.  “Әпипә” көенә йөриләр. Музыка туктый.Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр. МИКС-ФРИЗ-ГРУП куллану.

- “Өлгерәм әле” текстында ничә кеше катнаша? (2 кеше-Мин,әби.  

Музыка туктауга икешәрләп берләшәләр.)

- Хәл фигыльнең ничә төркемчәсе бар? (4 төркем:1)-ып-еп-п; 2)-а/-ә,-ый/-и; 3)-ганчы/-гәнче,-канчы/-кәнче; 4)-гач/-гәч,-кач/-кәч) .

Музыка туктауга дүртәүләп берләшәләр.)

V. “Өлгерәм әле” хикәясе буенча фикер алышу.

1.Тактада эш.               Мин нишлим?                                

                           (1,2 өстәлдән укучылар                      

                            чыгып-чыгып язалар, бер- берсен тулыландыралар)                    

2..Киңәш бирү.

    Малайга киңәш бирәләр.

                           (1,2 өстәл)                                               (3,4 өстәл)

3.Хикәяне 3-зат исеменнән үзгәртеп ,эчтән укыйлар.Хикәяне3-зат исеменнән кычкырып “3нче№лы” укучылар укыйлар.

VI. Йомгаклау.

      Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган,шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә кайсы сүз төркемен кабатладык?

Без кем турында сөйләштек.Сез нинди булыр идегез?


Өй эше: хикәяне 3-зат исемеңнән сөйләргә. (Билгеләр житоннар санына карап куела.)





































Универсаль уку күнекмәләре

Метапредмет

Танып белү

Коммуникатив

Регулятив

Актуальләштерү этабы:

- исем моделен төзү;

- сорауларга җавап бирү;

Яңа белемнәрне ачу этабы:

- дәреснең темасын, максатын һәм бурычларын әйтү;

- дәрес проектын төзү;

- таблица белән эшләү;

Ныгыту этабы:

- исемнең асылына төшенү;

- куелган сорауларга тулы һәм төгәл җавап бирү;

- рәсем буенча җөмләләр, текст төзү;

- нәтиҗә чыгару.

Яңа белемнәрне ачу этабы:

- сыйныфташларының гамәлләрен күзәтү, җавапларын чагыштыру;

- төркемнәрдә аралашу;

- дәрестә дөрес, матур итеп җөмләләр төзү;

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тота һәм карашларын яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Яңа белемнәрне ачу этабы:

- дәреснең темасын мөстәкыйль рәвештә билгеләү;

- аларны планлаштыру; - максат, бурычларны кую;

- нәтиҗәгә ирешү юлларын сайлау;

- дәреснең төрле этапларында контроль ясау;

- кирәкле өстәмәләр кертү һәм эшчәнлек планнарына корректировка ясау.