Просмотр содержимого документа
«"Нәүрүз гүзәле" сценарий»
Тема: Нәүрүз бәйрәме.
Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Ә хәзер кызлар белән тулырак танышып китик. Беренче конкурс “Танышу” дип атала. Кызларыбызга сүз бирик.
"Күгәрченнәр гөрләшәләр Язгы кояш нурында, ... ” (Җ. Тәрҗеманов. "Иң матур җыр”)
" – Син яраткан иң матур сүз Нинди сүз, әйт, бәбкәем?...” (Н. Исәнбәт. "Иң матур сүз”)
"Көннәр якты булсын өчен, Йокы татлы булсын өчен...” (Р. Миңнуллин. "Әни кирәк”)
"Әбием күзлек кия, Чәчләренә ак кунган. ...” (Г. Латыйп. "Минем әби”)
2) Безнең туган телебездә ягымлы, күркәм сүзләр бик күп. Ягез әле, кызлар, сез өегезгә кунаклар чакырасыздыр. Үзегез дә кунакка йөрергә яратасыздыр. Безнең телебез искиткеч бай! Татар хатын – кызлары. Кунакчыл, тырыш, эшчән, кайчак – шук, шаян, кирәк чакта өлгер – җитез, булдыклы бит алар. Кызлар тәмле телле булу нәрсә ул? Сез кунакларны ничек каршы аласыз? Ничек итеп озатып каласыз?
Рәхмәт, кызлар. Инде сезнең үзегезгә сүз бирик. Безнең кызларыбыз җыр-моңга, нәфис сүз сөйләргә дә оста. Аларның бу чыгышлары конкурстан тыш булыр. Рәхим итегез, кызлар.
Кызларыбызга безнең күңелне ачканнары, ял иттергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез.
«Ак алъяпкыч билләрдә»