СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әниләргә тәмле бүләк.

Нажмите, чтобы узнать подробности

8 Март Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә уздырырган бәйрәм кичәсе.

Просмотр содержимого документа
«Әниләргә тәмле бүләк.»

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе





Әниләргә тәмле бүләк

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март бәйрәменә багышланган кичә)




Төзеде: тәрбияче Исламова А.Г.

Мухтарова Г.Ф.

Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Л.А.


Ямаширмә, 2022


Балалар шарлар тотып залга үтәләр, төрле хәрәкәтләр ясап бииләр, ярымтүгәрәктә басып калалар.


Алып баручы. Хәерле көн кадерле балалар, Хөрмәтле ӘНИЛӘР!. Сезне якынлашып килүче 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән! Тышта кыш булса да, яз айларына кердек. Әз генә кыш, әз генә яз, ә күңелләрдә бәйрәм шатлыгы.

Рәсинә. 8 март –Яз бәйрәме,

Елмаеп балкып килә.

Яңгырасын матур җырлар,

Безнең җырлыйсы килә.

ҖЫР “ӘНИЛӘР ВАЛЬСЫ”. Г. Гәрәева җыры.


Айнур. Танцует лучик золотой,
Чуть зеркальце рукой задень,
Денек сегодня не простой,
Сегодня праздник …
Мамин день!
Алинә. Среди весенних первых дней
8 Марта – всех дороже!
На всей Земле, для всех людей
Весна и женщины похожи!
Камил. Успехов вам, здоровья вам,
Большого счастья желаем,
И с первым праздником весны
Сердечно поздравляем!




ПЕСНЯ “Сегодня мамин праздник”


Ясминә. Тәрбияче апаларны

Барсын, барсын, барсын да

Котлыйбыз бу бәйрәм белән

Шатлык артсын тагын да.

Рүзәл. Бәйрәм белән котлыйк әле,

Үзебезнең кызларны.

Сез булганда бик күңелле

Яратабыз бакчаны.

Хәким. Сез шаян да, сез елак та
Шат күңелле, матурлар.

Акыллылар, сөйкемлеләр.

Менә дигән, шәп кызлар.

Самира. Әйдәгез, бергәләп биик,

Ямьле үтсен бәйрәмнәр.
Бик дус, тату балалар, дип

Сөенсеннәр әниләр.

БИЮ: “Рус халык” биюе. Балалар утыралар.

Җырлап бетергәч әниләрне уен уйнарга чакырабыз. Уен: “Иң матур толым”. Уенга 8 әни кирәк була. 4 әни бер толым, 4 әни бер толым үрә.

7 шигырь сөйләүче балалар чыгалар.

Н.Ислам. Кызлар сезгә шундый сорау,

Һич җавабын тапмыйбыз.

Әниләргә бүләк итеп

Нәрсә сатып алабыз.

Зәринә. Сатып алган бүләк түгел,

Үзең ясаган кирәк.

Кулъяулык чигәргә була,

Ясарга матур чәчәк.

Инсаф. Әниләргә “сюрприз” ясыйк.

Ул булсын шундый бүләк.
Моның өчен һәммәбезгә
Бик нык тырышлык кирәк.

Нәзирә. Бәйрәм көнне юып куям

Кухняда бар әйберне.

Савыт-саба, калакларны,

Себереп куям идәнне.

Азалия. Мин әнинең портретын

Яшереп кенә ясыйм.

Стенага элеп куйгач,

Шаклар катыр, дип уйлыйм.
Ф.Ислам
. Озак уйлыйсыз, дусларым,

Кая сездә логика?

Әниләргә кызык булсын

Күрсәтәбез тамаша.

Индира. Алайса, бисмилла әйтеп,

Тамашаны башлыйбыз,

Әниләрне чын күңелдән

Бәйрәм белән котлыйбыз!

Характерлы музыка. Ранис белән Рүзәл кырыйга агач куялар, аңа “Конфетлар” эләләр. Башкалар утыралар.


Рүзәл. Менә ул безнең могҗиза,

Табалмассың беркайдан.

Үзебез бит ясап куйдык,

Үстердек бер ай алдан.


Ранис. Тылсым белән пыш-пыш кына
Яхшы сүзләр сөйләдек,

Башта яфраклар күренде,

Аннан... аннан...

Үсеп чыкты конфетлар!

Балалар (гаҗәпләнеп, башларын тотып). Кон-фет-лар?


Ф.Ислам (чыга, урталарына баса). Малайлар!

Бу бит искиткеч булган,

Әниләргә бик шәп бүләк

“Сюрприз” килеп чыккан.

Алып баручы. Малайлар, чынлап та бу бик кызыклы агач булды бит әле. Үз гомеремдә конфет агачын күргәнем юк иде. (Малайлар белән бергә конфетларны карый). Балалар, бу гади генә конфетлар түгел.

1малай. Аларның эчендә шоколад бугай?

2 малай. Мармелад түгел микән?

3 малай. Чикләвеккә ошаган.

Рәсинә (чыга). Әй, озакка сузасыз,

Хәзер ашап карарбыз.

Эчендә нәрсә барлыгын

Менә шунда аңларбыз.

Алып баручы. Кая үзем беренче, менә бу сары фантиклы конфетны алыйм әле. (Конфетны ала, ача, аннан бөтерелеп язылган кәгазь ала. Укый).

Кәләпүшем, калфагым

Энҗе-мәрҗәннәр чиккән.


Балалар сез берәр нәрсә аңладыгызмы?.

Балалар. ... (тәрбияче исеме)

Бу бит безнең җырның сүзләре.

Алып баручы. Балалар, мин аңладым, бу конфетларда безнең әниләргә бүләк чыгышларыбыз язылган. Бик тәмле конфетлар ашыйсыбыз бар икән. Әйдәгез, балалар, рәхим итегез. Ә әниләр рәхәтләнеп тыңласыннар.

ҖЫР “Кәләпүшем-калфагым”.


Алып баручы . Яле Алинә бу агачтан кызыл конфетны ал әле.

Алинә. Апа монда кәгазьгә төрелгән борчак чыкты.

Алып баручы. Алинә, кая үзем карыйм әле. (Карый). Монда борчак кына түгел, бер рәсем дә бар. Бу кәстрүл түгелме соң? Кәстрүл шул. Нишлибез, бу борчак, кәстрүл белән.

Балалар. Аш пешерәбез! Уйныйбыз!

Алып баручы. Ничек уйнарга мин беләм. Борчак ашы пешерәбез, үзебезчә. Ике өстәл әзерлибез. Ике кәстрүл куябыз. Уен башланган урынга ике урындык, урындыкка савытка борчак салып куябыз. Команда булуга борчакны кашык белән алып кәстрүлгә салабыз. Кашыкны арттагы уенчыга бирәбез. Кайсы төркем җитезрәк булыр?

УЕН “БОРЧАК АШЫ ПЕШЕРҮ”. Башта ике төркемгә бүленеп балалар уйныйлар. Аларга кашыклар бирелә, Аннан әниләр ике төркемгә бүленеп уйныйлар. Аларга калак бирелә.

Алып баручы. Әле без тикшерәбез, кайсы төркемдәге әниләрнең борчаклары күбрәк икән? Борчакларны саныйбыз. Юк инде, шаярттым гына. Менә шушы савыт белән үлчибез. (Борчакларны үтәкүренмәле савытка салып, тигезлеген тикшерәләр). Менә безнең кемнәр борчаклы ашны бик яраталар икән, кул чабыйк әле. Бу конфет бик тәмле булды.

Алып баручы (малайны чакыра). Ранис, әйдә, син дә үзеңә ошаган бер конфетны ал әле. (малай ала).

Ранис. ..., ачып булмый бит.

Алып бар. Ранис, әйдә болай итәбез. Әниеңне чакырабыз бирегә, ул ачып бирсен.

Баланың әнисе чыга, конфеттагы язуны укый.

Әни. Мин бәхетле, бик бәхетле ӘНИ.

Улым бар, яратканым.

Акыллы, тыйнак, тәртипле,

Ул яшәү чыганагым. (Кочаклап ала).

Алып баручы. Хөрмәтле, әниләр, безнең Ранис үзенең дуслары белән әниләр өчен бик матур бию башкаралар.

БИЮ. “Урындыклар белән”.


Алып баручы. Индира, менә монда бер Сары конфет сиңа карап тора, чыгып ал әле.

Индира (ала, конфетны сүтә, маска ала). ..., бу конфеттан маска чыкты бит.

Алып баручы. Бик әйбәт, бу бит “Маска”, дигән конфет булган. Димәк, без хәзер театр осталыгыбызны күрсәтеп алабыз.






Малайлар күрсәтәләр.




Алып баручы. Алга барабыз, конфет алабыз. Кем тели, балалар? (мин, дигән бала чыга). Инсаф, яшел фантиклы конфетны ал әле.

Инсаф (конфетны сүтә). .... монда язу чыкты. Мин бит укый белмим.

Алып бар. Кая үзем укыйм әле.

Без кечкенә дип тормыйлар,

Рәхәтләнеп бииләр.

Малайлар белән кызлар

Кашыкларда уйныйлар.

Димәк, сүз кашыклар белән бию турында бара. Кемнәр бии, чыгабыз, осталыкны күрсәтәбез.

Кашыклар белән уенлы бию.


Алып баручы. Балалар, менә хәзер иң кызыклы вакытына җиттек. Мин монда 8 баланы чакырам, Агачтагы зәңгәрсу конфетларны алыгыз һәм сүтеп карагыз. (Самира, Азалия, Муса, Зәринә, Камил, Хәким, Рәсинә, Айнур)

Азалия. ... бу конфеттан цифрлы язу чыкты.

Алып баручы. Кая карыйм әле, аңладым. Сезгә цифрлар тәртибе белән басарга кирәк . Балалар, болар бик кечкенә, мин әзрәк тылсым серләрен беләм, Шушы тартмага салыгыз әле ул кәгазьләрне, хәзер зурайтып бирәм.

Балалар фантикларны тартмага салалар. Тылсымлы музыкага алып баручы селкеп ала. Тартманы ачада зур карточкалар бирә. Бер ягында цифрлар, бер ягында “БЕЗ-НЕҢ ӘНИ-ЛӘР ИҢ ЯХ-ШЫ-СЫ !” иҗекләр.

Алып баручы. Балалар, тиз генә цифрлар тәртибендә бастык. Балалар, дөрес бастылырмы? Санагыз әле. (Утырган балалар саныйлар). Дөрес, әлбәттә. Хәзер карточкаларны икенче ягына әйләндереп тотыгыз. Әниләр, монда нинди сүзләр язылган?

Әниләр.БЕЗ-НЕҢ ӘНИ-ЛӘР ИҢ ЯХ-ШЫ-СЫ !”

Алып баручы. Дөрес, балалар, сез дә кабатлагыз әле бу сүзләрне, шундый матур сүзләр.

Балалар. Безнең әниләр иң яхшысы!

Алып баручы. Әйе, безнең әниләребез иң яхшылары. Ә әниләрегез бу сүзне әйткәндә, үз әниләрен, сезнең әбиләрегезне уйлаганнардыр дип уйлыйм. Әбиләргә дә музыкаль сәлам җибәрик әле.

Балалар ярымтүгәрәккә чыгалар.

Нияз. Йөзләрегез һәрвакытта,

Балкып тора, әбиләр,

Пешкән ашларыгыз тәмле,

Аңкып тора хуш исләр.

Самира. Нинди назлы, нинди эшчән,

Сезнең куллар, әбиләр,

Моңлы җыр бүләк итәбез,

Сезне зурлап әбиләр.

ӘБИЛӘР ТУРЫНДА ҖЫР “ӘБИЕМ-ӘБЕКӘЕМ”.

Алып баручы. Афәрин, аллага шөкер, малайларыбыз бер дигән, кызларыбыз искитәрлек, әниләребез супер. Менә хәзер бер әнине чакырам, кем конфет ярата? Хәзер бу агачның конфетын сез ашап карагыз инде. Әнә тегендә бик зур конфет бар, шуны алыгыз әле.

ӘНИ конфетны ала, зур кәгазьдә “ТӘМЛЕ СҮЗЛӘР” дип язылган.

Алып баручы. Барлык әниләрне дә бирегә чакырам. Балаларыгызга нинди тәмле сүзләр әйтәсез икән, шуны беләсе килә, шуны ишетәсе килә.

УЕН “ТӘМЛЕ СҮЗЛӘР”. Әниләр барысы да чыгалар, ярымтүгәрәккә басалар. Алып баручы беренче әнигә чәчәк бирә. “Кызым Мәликә, күз нурым!” дип тулы җөмлә белән әйткәч, чәчәкне икенче әнигә бирә.

Ике бала чыга.

Азалия. Шулкадәрле матур сүзләр

Тәмле сүзләр беләсез.

Елмаеп-көлеп торасыз,

Иң яхшы әниләр сез.

Индира. Инде хәзер вакыт җитте

Бергәләшеп биергә.

Әни белән үткән бәйрәм,

Кереп калсын күңелгә!

Алып баручы. Балалар, әйдәгез әниләрегезне биергә чакырыгыз.

Ә Н И Л Ә Р Б Е Л Ә Н Б И Ю.

Балалар әниләрне ярымтүгәрәккә бастыралар. Күзләрен йомдыралар. Үзләре бүләкләрен алып әниләре каршына басалар.

Камил. Әниләр, Әниләр!

Безнең якын кешеләр.

Сез кадерле, сез изгеләр,

Чөнки , безнең ӘНИЛӘР!

Зәринә. Һәрчак сәламәт булыгыз,

Нур чәчсен күзләрегез.

Бәхет-шатлыкка сөенеп

Елмайсын йөзләрегез,

Алинә. Без дә сезне борчымаска,

Тыңларга сүз бирәбез.

Үзебез ясаган бүләкләрне

Сезгә бүләк итәбез.

Бергә. Рәхмәт сезгә, әниләр!

Бәйрәм белән, ӘНИЛӘР!

БАЛАЛАР БҮЛӘКЛӘРЕН ТАПШЫРАЛАР. ӘНИЛӘР БЕЛӘН БЕРГӘЛӘП ҖЫР “КОЯШ ГОМЕРЕ”. Г.Зәйнашева сүз. Ф. Әхмәдиев муз.

Алып баручы. Менә бит бу конфетлы агач никадәр маҗаралар, сюрпризлар, шатлыклар өстәде безнең бәйрәмгә. Балалар, әниләр, сезнең барыгызга да зур рәхмәт. Бәйрәмнәр күңелле үтсен! Исән-имин булыгыз!