СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Олимпиадные задания

Нажмите, чтобы узнать подробности

олимпиадные задания по татарскому языку

Просмотр содержимого документа
«Олимпиадные задания»

Татар теле буенча олимпиада эше, 4 сыйныф.

1. Кайсы сүздә һ хәрефе языла? 
1) зи...енле 
2) ...әбәр
 
3) рә...әт
 
4) бә...етле

2. Сүзләрнең дөрес язылган рәтен күрсәтегез. 
1) къыен, яшкельт, ябалакъ 
2) кыйэн, йәшькелт, йабалак
 
3) кыен, яшькелт, ябалак
 
4) къыйэн, йәшкельт, йабалакъ

3.Кайсы сүздә ъ билгесе аеру функциясен үти? 
1) игътибар 
2) вәгъдә
 
3) бишъеллык
 
4) мәгърифәт

4.Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган? 
Сәл...мәтлек 
1) ә 
2) а
 
3) я
 
4) э

5.Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар? 
1) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш) 
2) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)
 
3) табак (савыт), ут (су), ата (ана)
 
4) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)

6.Кисәкчәләрнең дөрес язылган рәтен билгеләгез. 
1) бардыңмы, килдеңме, уйнадыңмы 
2) әлләкем, әлләнәрсә, әлләнигә
 
3) кем дер, кайда дыр, күпме дер
 
4) кып кызыл, ямь яшел, ап ак

7. -да, -дə кушымча булып килгән җөмлəне билгелəргә. 
1) Яфрак (та) түгел, ботак (та) түгел, 
Үзе агачта үсə. (Т.)
 
2) Икесе (дə) ак, икесе (дə) вак,
 
Аерыйм дисəң – кап. (Т.)
 
3) Көч белем (дə), белем корал (да). (М.)
 
4) Җəй (дə) егет, кыш (та) егет,
 
Картайганы юк, гел егет. (Т.)

8.Сүзтезмəдəге сыйфатларның дəрəҗəлəрен билгелəргə. 
Яшькелт күлмәк, сусыл алма, җылымса аш, күгелҗем офык. 
1) гади (төп) дəрəҗəдə 
2) чагыштыру дəрəжəсендə
 
3) артыклык дəрəжəсендə
 
4) кимлек дəрəҗəсендə

9.Билгесез үткəн заман хикəя фигыль ясаучы кушымчалар рəтен билгелəргə. 
1) -ды, -де, -ты, -те 
2) -ачак, -əчəк, -ячак, -ячəк
 
3) -ган, -гəн, -кан, -кəн
 
4) -ыр, -ер, -ар, -əр, -р

10. Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов) 
Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә? 
1) тәмамлык 
2) ия
 
3) хәл
 


11.Сүзнең антонимын табыгыз.

Юмарт –

1) гадел

2) саран

3) ялган

4) ялгыз


12.Җөмләдә кайсы сүз күчерелмә мәгънәдә кулланыла?

Мамык карга басып, Алсу килә. ( Һ.Такташ)

1) басып

2) килә

3) мамык

4) карга


13. Бакчачы, сызгыч, бүлмә сүзләре сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

1) сүз ясагыч кушымчалар өстәү юлы белән

2) сүзләрне кушу юлы белән

3) сүзләрне кыскарту юлы белән

4) сүзгә яңа мәгънә өстәү юлы белән


14. Кушма сүзләрдән торган рәтне табыгыз.

1) иҗат итә, БДБ, бердәнбер

2) су сипкеч, урып-җыю, савымчы

3) яланбаш, төнбоек, алъяпкыч

4) даруханә, Тын океан, дуслык

15.. Сүзләрнең дөрес язылышын күрсәтегез.

1) берюлы, аряк, елязма, төняк

2) беръюлы, аръяк, елъязма, төнъяк

3) берьюлы, аръяк, елъязма, төньяк

4) бер юлы, ар як, ел язма, төн як


16. Сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез.

1) шо-мырт, дөнь-я, а-лар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

2) шо-мырт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

3) шо-мы-рт, дөнь-я, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ци-я

4) шо-мырт, дөнья, алар-га, тәкъ-дим, ре-во-лю-ция

17.Халык сүзенә өченче зат берлек сандагы тартым кушымчасы ялганганда сүзнең дөрес язылышын күрсәтегез.

1) халыкы

2) халыгы

3) халкы

4) дөрес җавап юк



18.Кайсы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән?

1) язма (яз-)

2) яшьлек (яшь-)

3) тәмсезләнү (тәмсез-)

4) борылмалы (бор-)


19.. Орфография фәне нәрсәне өйрәнә?

1) дөрес әйтелешне

2) дөрес язылышны

3) авазлар системасын

4) сүзлек составын


20.ь билгесе кайсы очракта аеру вазыйфасын башкара?

1) ниһаять

2) көньяк

3) ямьле

4) сәнгатьле

21. Барысында да ясагыч кушымча булган сүзләр кайсы рәттә?

1) кошчык, ашлык, ябык, йортка

2)тимерче, уттай, бүлмә, бәхетле

3) аграк, сөйкемле, китабын, дускай

3) зурай, сөйкемле, китабын, алсу

4) соңгы, яшьләрчә, тота, җырлар

22. Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?

1) телдән төшү-телгә керү

2) авызга алгысыз- тәмсез

3) куян җанлы-арыслан йөрәкле

23. Кайсы пар синоним була алмый?

1) баш салу-авыру

2) авызга су кабу-дәшмәү

3) табан ялтырату-качу

24. Җөмләдә аерып бирелгән исемнең килеше кайсы очракта дөрес билгеләнгән:

Роза яраткан апасына китап сузды.

1) баш килештә

2) юнәлеш килешендә

3) төшем килешендә

4) иялек килешендә

25. Кайсы төркемдәге сүзләрдә хәрефләр һәм авазлар санында аерма бар?

1) пешекче, ташлык, суыткыч, эшче

2) билгесез, намус, аксыл, чана

3) уенда, ялсыз, тиен, чаян

4) карандаш, камил, вакыт, илтифат