СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Олимпиадные задания

Нажмите, чтобы узнать подробности

Составлены олимпиадные задания для начальных классов по родному языку.

Просмотр содержимого документа
«Олимпиадные задания»

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

 

  1. Җөмләдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Егет – йортның терәге, кызлар – йортның бизәге. (Мәкаль)

а) 7;

ә) 8;

б) 9;

в) 10.

 

  1. Сузык авазны белдерә торган хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 12;

ә) 13;

б) 24;

в) 28.

 

  1. Борын тартыкларының барысы да кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Ябалакның йоны күп, арсланның төге күп. (Мәкаль)

ә) Атаны күреп, ул үсәр; ананы күреп, кыз үсәр. (Мәкаль)

б) Үзем тук, кунак тук. (Мәкаль)

в) Игенченең икмәге күп, бакчачының ашы күп. (Мәкаль)

 

  1. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) күз;

ә) күзләр;

б) күзлек;

в) күздә.

 

  1. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Сүздән ботка пешмәс. (Мәкаль)

а) баш килеш;

ә) юнәлеш килеше;

б) төшем килеше;

в) чыгыш килеше.

 

 

  1. Җөмләдәге ялгызлык исемнәр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Капка төбендәге утыргычта әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. (Нәкыйп Каштан)

а) капка;

ә) әнисе, кыз;

б) Фирая;

в) әнисе, кыз, Фирая.

 

  1. Боерык фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Саф һава – тәнгә дәва. (Мәкаль)

ә) Су да үзенә юл яра. (Мәкаль)

б) Һәр эшнең ахырын уйлап эшлә. (Мәкаль)

в) Уеннан уймак чыгар. (Мәкаль)

 

  1. “Хайваннар дөньясы: имезүчеләр” китабыннан тупланган мисаллар арасыннан сыйфат кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тиен агачтан агачка сикергәндә, койрыгы руль булып та хезмәт итә.

ә) Тиен оясын йомшак үлән, мүк белән җылыта.

б) Тиеннең берничә оясы була: берсе яшәү өчен, икенчесе азык запасын саклау өчен, өченчесе дошманнан саклану өчен.

в) Ул чикләвек, җиләк-җимеш, гөмбә, орлыклар белән туклана.

 

  1. Мәкальләр арасыннан боеру җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Олы кешенең сүзен бүлдермә. (Мәкаль)

ә) Акыллы сүзгә ни җитә! (Мәкаль)

б) Тырышкан табар, ташка кадак кагар. (Мәкаль)

в) Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда? (Мәкаль)

 

  1. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Алия Маратовна укыта.

ә) Лилия һәм Марат — күршеләр.

б) Гөлназ җырлый, бии, шигырьләр яза.

в) Алмаз йөзә, көрәшә, сикерә.

 

  1. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрнең антоним парларын языгыз. (10 балл)

Кыйммәт – …………………                        Тискәре – ………………………

         Куе – ………………………….                         Тар – ……………………………

         Текә – …………………………                         Сурән – …………………………

         Симез – ……………………..                          Сорау – …………………………

         Файда – …………………….                          Кушылу – ………………………

 

III.Теоретик бирем.

Сыйфат сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл) 

  1. Гамәли-иҗади бирем.

Үзем җыештырдым

         Менә ике көн инде                           Җил чыкса, тузан керер,

         Үзем җыештырам өйне.                Форточканы ачмагыз.

         Буямагыз, белегез,                           Үзем җыештырдым өйне,

         Бик сакланып йөрегез.                    Чисталыкны саклагыз!

(Заһирә Гомәрова)

  1. Тузан сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)

  2. Чисталыкны сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (5 балл)

  3. Боерык фигыльләрне күчереп языгыз, басымнарын куегыз. (5 балл)

  4. Сез өйдә нинди эшләр башкарасыз? Шул хакта 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты –  180 минут

Максималь балл – 66

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  2. Хәрефләр белән авазлар саны тигез булган сүзне билгеләгез. (2 балл)

         а) елга;

ә) табигать;

б) юрган;

в) кулъяулык.

 

  1. Җөмләдәге рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

         Могҗиза, чөнки Пушкин үлгән, Тукай үлгән, Гоголь, Толстой юк, ә без алар белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшәбез, язып калдырган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар белән янабыз… (Ибраһим Гази)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

 

  1. Җөмләдәге кече тел ассимиляциясе чагылыш тапкан сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Моннан ничә мең еллар элек яшәгән борынгы Мисыр, Рим, Һинд язучылары, галимнәре бүген безнең белән янәшә яшиләр, китаплары безнең алдыбызда. (Ибраһим Гази)

а) галимнәре;

ә) Мисыр;

б) борынгы;

в) алдыбызда.

 

  1. Җөмләдәге ТСТ калыбына туры килгән иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Йөз картайса да, йөрәк картаймый. (Мәкаль)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8.

 

  1. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) түшәм;

ә) балакай;

б) балык;

в) сулык.

 

  1. Антонимнар кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Ата – беләк, ана – йөрәк. (Мәкаль)

ә) Тел – күңелнең көзгесе. (Мәкаль)

б) Аз сүзле аз оялыр. (Мәкаль)

в) Ачы булса да, дөресен сөйлә. (Мәкаль)

 

  1. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Акча кулда, белем башта. (Мәкаль)

а) иялек килешендә;

ә) юнәлеш килешендә;

б) төшем килешендә;

в) урын-вакыт килешендә.

 

  1. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Бәла бәхеттән тизрәк йөри. (Мәкаль)

ә) Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык. (Мәкаль)

б) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак. (Мәкаль)

в) Эшсез кеше – акмас су. (Мәкаль)

 

  1. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ялкау кешенең җилкәсе чокыр булыр. (Мәкаль)

а) ялкау;

ә) кешенең;

б) җилкәсе;

в) чокыр.

 

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бала моңын ана белер. (Мәкаль)

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

 

 

 

 

 

 

 

  1. Башыгызны эшләтегез.

Нокталар урынына кош атамаларын языгыз. (10 балл)

Иртә кычкырган …………………… башы авырта.

Бакчасыз йортка ………………….. кунмас.

……………………… күрмәгәнгә, кояш гаепле түгел.

Илдә ………………………… үлми.

……………………….. һәр күлгә төшмәс.

………………………. биеклектән курыкмас.

……………………. булып туган кош ………………………….. булып үлми.

……………………, сайраса да, …………………………… булмас.

  

III. Теоретик бирем.

Сингармонизм законы турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл)

Гамәли-иҗади бирем.

  1. Шигырьнең төшеп калган хәрефләрен языгыз. (4 балл)

Тшләмәсен Акбаем,

Сезгә рә маэмаем:

Ташлар ргытмагыз, — ди,

Мине ктыртмагыз”, — ди.

(Роберт Миңнуллин)

  1. Маэмаем сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

  2. Маэмай сүзенең синонимын языгыз. (2 балл)

  3. Акбаем сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (5 балл)

  4. Акбайны сурәтләп языгыз. Фикерегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп оештырыгыз. (12 балл)

 

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты –  180 минут

Максималь балл – 66

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  2. Алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) арыслан, әни, орлык, җиләк;

ә) сөлге, үлән, һәйкәл, ылыс;

б) йорт, имән, чөгендер, шалкан;

в) җәй, нарат, һава, халык.

 

  1. Сүзнең басымы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) о′ч-ра-ша-лар;

ә) оч-ра′-ша-лар;

б) оч-ра-ша′-лар;

в) оч-ра-ша-ла′р.

 

  1. Җөмләдәге ачык иҗекләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый. (Мәкаль)

а) 7;

ә) 8;

б) 9;

в) 10.

 

  1. Җөмләдә юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Туган ана бер, туган Ватан бер. (Мәкаль)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

 

  1. Фразеологизмның синоним пары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тишек көймәгә утырту

а) күз буяу;

ә) сай йөзү;

б) борчак пешмәү;

в) балтасы суга төшкән.

 

  1. Нәкыйп Каштанов иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тиздән кар яуды.

ә) Көзге җилләр исүгә, чәчәкнең сабаклары, яфраклары кипкән.

б) Бакча чәчкәсе, көлә-көлә, җилдә тирбәлә.

в) Сагынып беткәнсеңдер инде мине.

 

  1. Тезмә исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) савыт-саба, әкәм-төкәм, уен-көлке;

ә) үги ана яфрагы, бака яфрагы, эт эчәгесе;

б) ислемай, аккош, кулъязма;

в) очкын, кунак, юлчы.

 

  1. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Урман артыннан иренеп кенә саргылт кояш күтәрелә. (Роза Хафизова)

а) гади;

ә) чагыштыру;

б) артыклык;

в) кимлек.

 

  1. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Анасына өргән эт бүре авызына төшәр. (Мәкаль)

а) эт;

ә) бүре;

б) авызына;

в) анасына.

 

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Кеше арасында кеше бул! (Мәкаль)

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

  1. Башыгызны эшләтегез.

Нокталар урынына ай атамаларын языгыз. (8 балл)

…………………….. аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

…………………….. артык җылы булса, май салкын һәм җилле булыр.

……………………… аяз булса, кыш салкын булыр.

……………………… ае салкын булса, игенгә туклык.

………………………. башы көн кояшлы булса, яшелчә уңар.

Унбишенче ……………………….(урын-вакыт килешендә) көн җылы булса, яз яхшы була.

Егерме бишенче ………………………………. (урын-вакыт килешендә) кырау булса, кыш суык булыр.

Беренче …………………………………..(урын-вакыт килешендә) көн җылы булса, арыш уңар.

 

III. Теоретик бирем.

         Рәвеш сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (10 балл)

 

 

  1. Гамәли-иҗади бирем.

  2. Текстны укыгыз. Нокталар урынына тиешле сүзне языгыз. (2 балл)

Чипсы инглиз телендә “……………………………….” дигәнне аңлата. Бу ризык XIX гасырда барлыкка килә. Аның тарихы мондыйрак: берәүгә Америка ресторанында китерелгән бәрәңгенең артык калын телемле итеп туралуы ошамаган. Ресторан хуҗасы Джордж Крам, әлеге бәйләнчек клиентны кызык итмәкче булып, бәрәңгене, чәнечке белән дә эләктерә алмаслык итеп, үтә дә юка итеп турап кыздырган. Теге кешегә бу ризык, киресенчә, бик ошаган, ул ашап туя алмаслык тәмле булган.

Соңрак чипсыларны тартмаларга тутырып сата башлыйлар, ул башка илләрне дә “яулап” ала. (Вакытлы матбугаттан)

  1. Ризык сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)

  2. Тартма сүзенең синонимын языгыз. (2 балл)

  3. Бу ризык XIX гасырда барлыкка килә. – җөмләсендәге алынма сүзләрне языгыз. (2 балл)

  4. Бәрәңгенең сүзенә морфологик анализ ясагыз. (5 балл)

  5. Сезнең яратып ашый торган ризыгыгыз нинди? Сезгә ул ни өчен ошый? Аның файдалы һәм зыянлы яклары бармы? Фикерегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 240 минут

Максималь балл – 72

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

  2. Җөмләдәге калын сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Мактап йөргән кунак аш алдыннан килә. (Мәкаль)

а) 6;

ә) 7;

б) 8;

в) 9.

 

  1. Җөмләдәге ирен гармониясе чагылыш тапкан сүзләрнең барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Идел ярына килеп җиткәч, сөзәк кенә комлы яр буена төштеләр. (Дәрҗия Аппакова)

а) сөзәк;

ә) сөзәккомлы;

б) сөзәк, комлы, яр;

в) комлы, төштеләр.

 

  1. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар. (Ләлә Гыймадиева)

а) тапкыр;

ә) этаж;

б) юл;

в) дип.

 

  1. Әхсан Баян иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ояны без кадак кагып түгел, ә җеп белән бәйләп куя идек.

ә) Аннары аңа берничә ел кагылу юк, шул килеш тора бирә.

б) Күзләремә ышанмыйча, имән төбендә каттым да калдым.

в) Кайбер бала сыерчыклар астанрак оча.

 

  1. Ясагыч кушымчасы булмаган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) эшче;

ә) эштә;

б) эшләдем;

в) эшлекле.

 

  1. Җөмләдә кулланылган хәл фигыльләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, миннән рөхсәт сорап, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. (Афзал Шамов)

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 7.

 

  1. Күрсәтү алмашлыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ул, алай, шунда, теге, алай;

ә) минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке;

б) кемдер, кайдадыр, каяндыр, берәү, әллә каян;

в) һичкем, һичкайда, берни, беркем, берничек.

 

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бакыр ләгән, көмеш беләзек, тимер ишек

а) исем;

ә) сыйфат;

б) рәвеш;

в) фигыль.

 

  1. Җөмләдәге тезүле бәйләнешне белдерә торган чаралар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Җир дә, күк тә, ут та, су да – һәммәсе дә бербөтен. (Гөлнур Корбанова)

а) санау интонациясе;

ә) каршы кую интонациясе;

б) да/дә, та/тә җыючы теркәгечләр;

в) һәммәсе.

 

  1. Дания Гайнетдинова иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан эндәш сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнвәр абый, миңа арифметикадан булыш әле.

ә) Наилә миңа дәреслеген тоттырды.

б) Чишә башладым.

в) Мин шатлыгымнан елмаеп куйдым.

  1. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрнең синоним парларын языгыз. (10 балл)

Рәсем – ………………………….                              

         Алаша – …………………………

Үлчәү – …………………………..

Дуңгыз – …………………………. 

Аксак – ……………………………                  

         Өлкән – ……………………………                            

         Чират – …………………………..                                    

         Күпме – ……………………………

         Ярлы – ……………………………..

          Аксакал – …………………………

 

III. Теоретик бирем.

Сан сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (10 балл)

 

  1. Гамәли-иҗади бирем.

Җылы җәйнең яшел төсе                        Яшелгә төренгән чагын

         Чыршыга сеңеп калган.                                     Ак тау күрәдер төштә.

         Ак болытларның аклыгы                         Көмеш чыңын югалтмаган

         Җемелди бүген кардан.                                     Тау кырындагы чишмә.

(Рифат Сәлах)

  1. Төренгән сүзенә фонетик анализ ясагыз. (4 балл)

  2. Аклыгы сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (4 балл)

  3. Аклыгы, җемелди, бүген, югалтмаган сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (12 балл)

  4. Әле кичә генә түр бүлмәдә басып тора идем. Һәр ботагыма уенчык эленгән. Утлар белән чорналган идем. Ә бүген чүплектә ятам…” дигән фикерне дәвам итеп, чыршы исеменнән фикерләрегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)









































Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

5 нче сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. В хәрефе ирен-теш тартыгы булып килгән очракны атагыз.

1) авыл;

2) вакыт;

3) вариант;

4) ватык.

2. Кече тел тартыкларыннан торган рәтне күрсәтегез.

1) кала, мәкалә;

2) кечкенә, сигез;

3) чәчәк, мәктәп;

4) бүген, гөл.

3. Басым беренче иҗеккә төшкән сүзне табыгыз.

1) киткәнче;

2) телебездә;

3) хөрмәтле;

4) китерделәр.

 

4. Фарсы теленнән кергән алынма сүзне күрсәтегез.

1) дөрес;

2) китап;

3) рәсем;

4) дүрт.

5. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.

1) агач ат;

2) агачка терәтү;

3) кәкре агач;

4) кәкре каенга терәтү.

6. Ясалма нигезле сүзләрне табыгыз.

1) бара, мәктәпләрдә;

2) өчпочмак, сүзлек;

3) кызчык, матуррак;

4) килделәр, күгелҗем.

7. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзне табыгыз.

1) урман-нар;

2) йөгер-ә;

3) са-тып;

4) сары-рак.

II. Ирен гармониясе күзәтелә торган 5 сүз уйлап языгыз.

III. Мәкальләрдә төшеп калган сүзне табыгыз.

Кошның да ... оясы бар.

Булдыклы кешенең көрәге ... кисәр.

... сүз тимер капканы ачтыра.

IV. Түбәндәге фразеологизмнарның русча эквивалентларын табыгыз.

урманга утын төяп бару

кызыл кар яугач

канатлы сүз

V. “Әти-әни – чын дустым” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзеп языгыз.  













Рус мәктәпләренең татар төркемендә укучылар өчен

олимпиада биремнәре

6 сыйныф (60 минут)

I. Тестлардагы берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Тел белеменең сүз төркемнәрен өйрәнә торган бүлеге:

1) этимология;

2) морфология;

3) фонетика;

4) лексикология.

2. Менә ачык тәрәзәләрдән җыр агыла башлый... (Ә.Еники) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.  

1) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

2) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, ясалма сүз.

4) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, чыгыш килешендә, җөмләдә хәл булып килгән, тамыр сүз.

3. Билгеләү алмашлыгы кергән җөмләне күрсәтегез.

1) Һәр заманның үз көе.

2) Кем эшләми, шул ашамый.

3) Бердәм өйдә бәрәкәт була.

4) Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач – сүз ия.

4. Юктан рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

1) саф;

2) күләм-чама;

3) сәбәп-максат;

4) охшату-чагыштыру.

5. Кайсы очракта фразеологизмның мәгънәсе дөрес күрсәтелмәгән?

1) җилгә туздыру – әрәм итү;

2) авыз белән кош тоту – игътибарсызлык күрсәтү;

3) кәкре каенга терәтү – ышандыру;

4) авыз турсайту – буйсынмау.

6. Бирелгән сүзләрдә ирен ассимиляциясе күзәтелгән очракны билгеләгез.

1) унбиш;

2) таңнар;

3) идәннәр;

4) түшәмнән.

 

7. III зат, берлек сан, иялек килешендә килгән исемне күрсәтегез.

1) кызлары;

2) мәктәбем;

3) авылының;

4) апаңа.

II. Сингармонизм законына буйсынмаган 5 сүз уйлап табып языгыз.

III. Сыйфатлар кергән 3 мәкаль-әйтем уйлап языгыз.

IV. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган 5 исем языгыз.

V. “Яхшылык кешене бизи” дигән темага 10 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.













Рус мәктәбенең татар төркемендә укучы балалар өчен татар теленнән олимпиада биремнәре.

7 нче сыйныф (60 минут)

  1. Бүген Сабан туе!

  2. Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы – бик зурысы, бик шәбе.

  3. Данлыклы чабышкылар җыелалар.

  4. Атаклы көрәшчеләр киләләр.

  5. Исемле йөгерешче ирләр бүген көчләрен сынашмакчылар.  

  6. Алмачуар белән минем өчен дә бүгенге көн, бәлки, гомергә бер генә килеп китә торган зур көннәрдер.

  7. Айгырым сыналмаган түгел.

  8. Өченче яшенә чыккач та, менәргә өйрәттек.

  9. Шуннан бирле авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды.

(Г. Ибраһимовтан)

БИРЕМНӘР 

  1. 5 нче җөмләдән ирен гармониясенә буйсынган сүзне язып алыгыз.

  1. 9 нчы җөмләдән рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне язып алыгыз.

  1.  3 нче җөмләләдәге данлыклы сүзенә синоним уйлап языгыз.

  1. 4 нче җөмләдәге көрәшчеләр сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы белән ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

5) 1 нче җөмләдәге бүген  рәвешенең төркемчәсен билгеләгез.

     А) саф рәвеш

     Ә) вакыт рәвеше

     Б) урын рәвеше

     В) дөрес җавап бирелмәгән

6) 5 нче җөмләдә кайсы сүз тартым белән төрләнә?

7) 8 нче җөмләдән затланышсыз фигыльләрне язып алыгыз.

8) 8 нче җөмләдәге өйрәттек фигыленең юнәлешен билгеләгез.

9) тексттан хәзерге заманда кулланылган хикәя фигыльләрне язып алыгыз  

10) 6 нчы җөмләдәге Алмачуар сүзенә морфологик анализ ясагыз.  

11) Төрле төркемчәләргә кергән фигыльләрне кулланып “Яраткан бәйрәмем” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.







Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының 7 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

 

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.

Әтием турында

1) Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. 2) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 3) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 4) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагын шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга бик иртә өйрәнгән.

5) Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 6) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. 7) Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 8) Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылды. 9) Моңа ул шәхси үрнәге белән дә ирешә иде. 10) Без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.

(А.Сәйдәшевтан)

  1. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

  2. Мөстәкыйль сүз төркемнәре генә булган рәтне билгеләгез.

А) исем, бәйлек, кисәкчә;

Ә) алмашлык, аваз ияртеме, сыйфат;

Б) фигыль, теркәгеч, хәбәрлек сүз;

В) рәвеш, сан, ымлык.

  1. Саңгырау тартыклар гына булган сүзләрне табыгыз..

А) моңа, көндәлек;

Ә) бездән, апасын;

Б) үстек, шәхси;

В) һәркем, ихтирам.

  1. Иялек килешендәге зат алмашлыгын күрсәтегез.

А) сезгә;

Ә) миңа;

Б) минем;

В) моңа.

  1. Авазлар саны белән хәрефләр саны туры килмәгән сүзләрне билгеләгез.

А) алар, сезгә;

Ә) мәктәптә, апаны;

Б) кечкенәдән, җырларга;

В) әтием, яраткан.

  1. Билгеләү алмашлыгы кайсы җөмлә кисәге булып килгән?

Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.

А) тәмамлык

Ә) ия

Б) хәл

В) аергыч

6.1-3 нче җөмләләрнең кайсысында өч зат алмашлыгы кулланылган?

Җавап: … .

  1. 4-5 нче җөмләләрдән сүз басымы беренче иҗеккә төшкән сүзне табып языгыз.

Җавап: … .

  1. 2-4 нче җөмләләрдән исемләшкән күрсәтү алмашлыгын табып языгыз.

Җавап: … .

  1. 5-7 нче җөмләләрнең кайсысында юнәлеш килешендәге зат алмашлыгы очрамый?

Җавап: … .

  1. 8-10 нчы җөмләләрдән III зат тартымлы төшем килешендәге исемне табып языгыз.

  2. 2-4 нче җөмләләрдән хәзерге заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.

Җавап: … .

  1. 7-9 нчы җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз.

Җавап: ….

  1. 5 нче җөмләдән кече тел тартыгы кергән сүзне табып языгыз.

Җавап: … .

  1. 6-7 нче җөмләләрдән ике ясагыч кушымчасы булган сүзне языгыз.

  2. 3-4 нче җөмләләрдән сыйфатларны табып языгыз.

Җавап: … .

  1. 3-5 нче җөмләләрдән теркәгечләрне табып языгыз.

Җавап: … .

  1. Минем әтием – сезгә таныш (мин шулай дип уйлыйм) композитор Салих Сәйдәшев. Көндәлек тормышта әтием йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды.  Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим. Безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. Әтием бездә бер-беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт тәрбияләргә омтылдыдигән җөмләләрне ничек аңлыйсыз? С.Сәйдәшевның кайсы җырларын беләсез? Бөек композитор бала чакта нинди була? Балаларына нинди мөнәсәбәт күрсәтә?  Аларда нинди сыйфатлар тәрбияләргә тырыша?  Гаиләгездә әти-әниегез  сезгә нинди таләпләр куя? Сез аларны ничек үтисез? “Оясында ни күрсә, очканда шул булыр” дигән мәкальне ничек аңлыйсыз? Шулар турындагы фикерләрегезне 7 җөмлә күләмендә кечкенә хикәя итеп языгыз.

  2. Шакмаклардагы сүзләрне табып языгыз. Алар кайсы теманы үткәндә өйрәнелә?

и

н

ә

б

е

п

л

р

т

л

г

к

и

с

р

р

м

р

ү

е

у

а

я

ы

6

л

е

ә

с

е

л

к

к

н

к

к

з

к

е

м

н

ә

к

е

к

с

а

л

ы

л

ы

ш

  1. Җавапларны языгыз.

7 көн —  24 сәг —  30 (яки 31) көн —  100 ел — ? 10 мм —   100 см —  ? 1000 м —  ? 10 см —  ? 1000 г —  ? 100 кг —  ? 10 ц —  ? 10 көн —  ?

  1. Түбәндәге саннар кергән сүзләр языгыз.

6, 1, 2, 3, 7, 10, 100

  1. Бирелгән сүзләрнең антонимнарын языгыз.

яхшы, кечкенә, югары, ала, саран, матур, ерак, салкын, авыр,  төшә, киң, озын

 

 

 

 

Рус телендә урта гомуми белем бирү оешмаларының

8 нче сыйныфында  укучы татар балалары өчен

татар теленнән республика олимпиадасы биремнәре

1.Татарчага тәрҗемә итегез.

Живой уголок

В нашей школе есть живой уголок. Там живет пушистый кролик, колючий еж, белая мышь. В клетке сидит синица. В аквариуме на окне плавает рыбка. В стеклянном ящике среди камней прячется черепаха.

А в больших городах есть свой живой уголок. Это зоопарк. Там живут звери, птицы, рыбы из разных стран. В зоопарке есть также белый медведь, лев, тигр, слон, обезьяна и волк. (М.Ильин, Е.Сегал)

  1. Билгеле булганча, шахмат уйнаганда, ат фигурасы Г хәрефе формасында йөри. Шушы хәрәкәт буенча, шакмактагы сүзләрне табып языгыз.

У

К

Ы

Н

К

Ә

Р

Д

Ы

Т

К

Ы

С

К

Ө

Л

Э

А

К

Т

И

С

Р

А

Т

Й

Ш

Р

Ө

Й

Л

А

А

Ч

Ә

Ө

Л

А

Л

А

Г

К

Б

А

Ч

С

Ә

К

М

К

Ә

Н

Я

З

Ә

К

С

Ә

Ә

С

  1. Укытучы килешләрнең исемнәрен тактага язарга куша. Укучы аларны алфавит тәртибендә яза. Килешләрне дөрес итеп, сораулары белән языгыз.

Баш килеш

Иялек килеше

Төшем килеше

Урын-вакыт килеше

Чыгыш килеше

Юнәлеш килеше.

  1. Фразеологизмнарны мәгънәләренә туры китереп языгыз.

сүз боткасы  — вәгъдә бирү

сүз бирү – такылдау

сүз берләшү – бер үк уйда яки фикердә булу

баш вату – беренче (олы) бала

баш бала – фикер чуалту

баш бутау –уйлану

баш бирмәү – уңышсызлыкка очрау

баш булу – ия яки хуҗа булу

баш бетү – буйсынмау

  1. Сүзләрнең синонимнарын языгыз.

Ватан, шатлану, давыл, биек,  икмәк, дәү, ихтирам, йорт, хезмәт итү, яхшы

  1. Һәр төркемгә түбәндәге мәгънәләргә туры килгән бишәр сыйфат языгыз.

а) төсне белдерәләр:

ә) тәмне һәм исне белдерәләр:

б) формасын һәм күләмен белдерәләр:

 в) кешене эчке һәм тышкы яктан характерлыйлар:

г) табигать күренешләрен белдерәләр:

д) төрле кош-корт һәм хайваннарны характерлыйлар:

  1. Сорауларга җавапларны дөрес язсагыз, беренче баганада сез белгән сүз килеп чыгар. Шуның турындагы кагыйдәне мисал белән языгыз.

1.

 

 

 

 

2.

 

 

 

 

 

3.

 

 

 

 

4.

 

 

 

 

 

5.

 

 

 

 

 

 

 

 

6.

 

 

 

 


7.

 

 

 

 

 

 

 

8.

 

9.

 

 

 

 

 

 

 

 

  1. Мөстәкыйль сүз төркеме.

  2. Сүзнең мәгънәле кисәге.

  3. Бәйрәм көннәрендә урамнарга, биналарга эленә.

  4. Атаклы татар җырчысының исеме.

  5. Яхшылык сүзенең антонимы.

  6. Россиянең Европа өлеше буйлап ага торган елга.

  7. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш барлыкка китерә торган сүз төркеме.

  8. Алфавитта З хәрефеннән соң килә.

  9. Спорт инвентаре.

 

 




























Рус мәктәбенең татар төркемендә укучылар өчен татар теленнән олиимпиада биремнәрен тикшерү методикасы.

8 сыйныф (60 минут)

  1. Бабасының һәр сүзен исе китеп тыңлады Рәхимҗан.

  2. – Элгәре картлар белми әйтмәс, ди торганнар иде.

  3. Беләсеңме ни сөйли торганнар иде картлар без яшь чакта?

  4.  Авылдагы һәр чишмәнең бер шифасы, бер хикмәте бар ди торганнар иде.

  5.  Чишмә суында әле без белеп бетермәгән нәрсәләр байтак.

  6. Әйтик, Карт Тирәк чишмәсенең суы гомерне озайта.

  7. Бакырчы чишмәсе егетләргә көч, гайрәт бирә.

8) Әллә нинди чир-сырхаулардан да дәвасы бар безнең авыл чишмәләренең.

9) Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә.

(Р. Мөхәммәдиевтән)

БИРЕМНӘР

  1. 1 нче җөмләдән иренләшкән сузык аваз булган сүзне күчереп алыгыз.

  1. 3 нче җөмләдә  сонор тартыклар булган сүзләрнең санын күрсәтегез.

  1. Тексттан алынма сүзләрне күчереп алыгыз.

  1. 4-8 җөмләләрдән синонимнарны күчереп языгыз.

  1. Бабасының сүзенең дөрес итеп морфемаларга бүленешен күрсәтегез.

А) ба-ба-сы-ның

Ә) баба-сы-ның

Б) бабасы-ның

В) дөрес җавап бирелмәгән

6.  Бакырчы сүзе сүз ясалышының кайсы ысулы буенча ясалган?

А) сүзләрне кушу юлы белән

Ә) сүз ясагыч кушымчалар ялгау ысулы белән

Б) Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү юлы белән

В) дөрес җавап бирелмәгән

  1. 9 нчы җөмләдә кулланылган шуны алмашлыгының төркемчәсен билгеләгез.

А) зат алмашлыгы

Ә) күрсәтү алмашлыгы

Б) билгеләү алмашлыгы

В) дөрес җавап күрсәтелмәгән

8.  Бакырчы чишмәсе егетләргә көч-гайрәт бирә ... җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзгә дөрес морфологик анализны табыгыз.

     А) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, иялек килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

     Ә) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә урын хәле булып килгән, тамыр сүз.

     Б) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, тамыр сүз.

      В) исем, уртаклык исем, күплек санда, тартымсыз, юнәлеш килешендә, җөмләдә тәмамлык булып килгән, ясалма сүз.

9.  Чишмәнең шифасы сүзтезмәсенең төркемчәсен билгеләгез.

А) сыйфат сүзтезмә

Ә) фигыль сүзтезмә

Б) исем сүзтезмә

В) Алмашлык сүзтезмә

10. Шуны белгән-аңлаган кешеләрнең кими баруы кызганыч менә... җөмләсендәге кара хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге булып килүен языгыз.

11. 8 нче җөмләдән баш кисәкләрне язып алыгыз.

     12. “Табигать – безнең уртак йортыбыз” дигән темага 12 җөмләдән артмаган хикәя төзегез.