СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочая программа по родной татарской литературе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Предлагаю вам рабочую программу по родной татарской литературе

Просмотр содержимого документа
«Рабочая программа по родной татарской литературе»

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ “КҮҢГӘР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”



«КАРАЛДЫ»

Башлангыч сыйныфлар МБ җитәкчесе



____________ Галиева С.М.



Беркетмә № 1

« » август 2017 ел.

«КИЛЕШЕНДЕ»

Уку-укыту эшләре буенча директор



урынбасары _____________ Әхмәтова Л.К.



« 26 » август 2017 ел.


« РАСЛЫЙМ»

Мәктәп директоры

__________Габидуллин Н.Г.



боерык № 75 о-д



«26»август 2017 ел.






4 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ӘДӘБИ УКУ ФӘНЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

«ПЕРСПЕКТИВАЛЫ БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘП»





Төзеде:Шагалиева Әлфия Хәйдәр кызы,

башлангыч сыйныфлар укытучысы





2017-2018 нче уку елы



1 НЧЕ БҮЛЕК . УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә «Әдәби уку» предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар әдәбиятының күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм әһәмияте турында күзаллау формалаштырыла.

Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучыда алга таба белем алуга кирәкле нигез салына. Әйләнә-тирә дөньяны танып белүдә әдәби укуның ролен һәм кирәклеген, кешенең интеллектуаль культурасын формалаштырудагы әһәмияте аңлатыла. Укучыларда үз-үзеңне һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белү өчен системалы рәвештә белем алуга ихтыяҗ тудырыла. Кече яшьтәге мәктәп баласы, тормышта үз урынын табу, танып белү эшчәнлеген киңәйтү максатыннан, әдәби әсәрләрне кызыксынып өйрәнәчәк дип көтелә.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыруның көтелгән нәтиҗәләре

Танып- белү универсаль уку гамәлләре

  • дәреслектә ориентлаша белү;

  • дәреслек һәм хрестоматиядәге,дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләр белән эш итү;

  • текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрация табу;

  • дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

  • билгеле бер биремне эшләү өчен, мәктәп китапханәсенә бару;

  • текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән эзләп табу;

  • тексттан билгеләнгән өзекне табу;

  • “Музей йорты”на барып, бирелгән картинаны табу, аны күзәтә һәм анализлый белү;

  • текст өстендә төрле биремнәр башкару;

  • төрле чыганаклар белән эшли белү;

  • текстта орентлашу, чагыштыру, сынландыру, контраст урыннарны билгеләү;

  • тексттагы төс белән бирелгән биремнәрне үтәү;

  • әсәрләрне чагыштырып уртак һәм аермалы якларын билгеләү;

  • дидактик иллюстрацияләр белән эшләү;

  • әсәр геройларына характеристика бирү;

  • әсәрләрдә тасвирланган табигый күренешләр турында күзаллау булдыру;

  • аралашу культурасы тәрбияләү;

Регулятив (көйләгеч) универсальукугамәлләре

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • әкиятләрне анализлый белү;

  • халыкның традицион бәйрәмнәрен белү;

  • тематик, монографик җыентыклар төзү;

  • “эчтәлек” бите белән эшли белү;

  • халык авыз иҗаты һәм автор әсәрләрен аера белү;

  • эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү;

  • акыллы өлкәннәр киңәшенә колак салу;

  • ритм, рифма турында белү, шигырьнең рифмасын билгеләү;

  • үз-үзеңне һәм иптәшләреңне конторльдә тота белү;

  • туган халкыңның данлы үткәнен өйрәнү;

  • әсәрләрне сәнгатьле уку;

Коммуникативуниверсальукугамәлләре

  • күршең белән хезмәттәшлек итү;

  • ачыклый торган сораулар бирә белү;

  • эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

  • төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияне нигезләү;

  • чылбыр буенча рольләргә бүлеп уку;

  • башкалар фикерен тыңлый, үз фикереңне әйтә белү;

  • илебезнең тарихи үткәне белән танышу;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • әсәрләрне анализлау;

  • автор позициясен билгеләү;

  • әсәр яисә әсәрдән өзекнең эчтәлеген сөйләү;

  • ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли белү, хаталарны күрсәтү;

  • билгеле бер темага сөйләм төзи белү;

  • әсәр авторлары турында мәгълүмат туплау;

Шәхескә юнәлтелгән универсаль уку гамәлләре

  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә, танып-белү инициативасы күрсәтү;

  • үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

  • үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

  • дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау, алар фикерләренең кайберләре белән килешү яки килешмәү;

  • үз фикереңне әйтә белү, аны тексттан өзекләр китереп дәлилләү;

  • “Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап эзләү;

  • төзелгән текстның мәгънәсен аңлату;

  • мәгънә барлыкка китерү;

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында әдәби укуга өйрәтүнең гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыны әдәби әсәрләр аша Туган иле, туган ягы, дөнья халыклары мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру;

– әдәби әсәрне, сәнгатьнең үзенчәлекле бер төре буларак, башка сәнгать әсәрләре белән чагыштырып өйрәнү;

– әсәрнең жанрын билгеләгәндә, геройларга характеристика биргәндә анализ, чагыштыру, каршы кую ысулларын куллану;

  • төрле характердагы әсәрләр белән таныштыру;

  • кече яшьтәге мәктәп баласын үз фикерен курыкмыйча әйтергә, башкалар фикерен тыңлый һәм хөрмәт итәргә күнектерү;

  • укучыларны әдәби, фәнни, фәнни-популяр текстлардан үзләренә кирәкле мәгълүматларны эзләп таба белергә өйрәтү;

  • сүзлек, энциклопедияләр белән эшләү күнекмәләре булдыру;

  • төрле ситуацияләрдә, сөйләм этикеты кагыйдәләрен үтәп, диалог, монолог төзергә өйрәтү

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр

Укучы белергә тиеш:

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләре белән әйтеп бирү;

  • кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;

  • тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне аера белү;

  • әсәрдәге төп геройга мөнәсәбәт белдерү;

  • укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белү;

  • 2–3 татар классигының исемен;

  • 2–3 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, язган әсәрләрен һәм аларның эчтәлеген;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен;

  • китапның төрле элементларына карап эчтәлеген билгеләү;

  • сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу;

  • әсәрләрнең геройларына характеристика бирү, чагыштырулар;

  • авторның үз героена мөнәсәбәтен билгеләү;

  • яраткан әдәби герое турында сөйли белү;

  • дәреслектә дөрес ориентлашу, китапның элементларын төгәл билгеләү, авторын, исемен, эчтәлек язылган битен табу, иллюстрацияләр белән эшли белү;

  • тематик, монографик әсәрләр җыентыклары төзи белү;

  • төрле авторларның 6–8 әсәрен яттан белү;

  • мөстәкыйль рәвештә китаплар сайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сүзлекләр белән мөстәкыйль эшләү;

  • аңлап, йөгерек уку күнекмәләре булдыру;

  • текстның темасын, төп фикерен табу, текстны мәгънәви кисәкләргә бүлү, текстның планын төзү, тулы һәм кыскача эчтәлекне бирә белүләренә ирешү;

  • фольклор әсәрләрен тану, автор әсәрләре белән уртаклыгын, аермасын билгеләү;

  • әсәрдәге геройлар турында үз фикерләрен әйтә белүләренә ирешү, геройларның характерын ачыклау, чагыштыру;

  • сайлап алып, әсәрне яки бер өзекне яттан өйрәнү; ныгыту;

  • дәреслектә оста ориентлашу;

  • әсәрдән өзекләр китереп, аннотацияләр язу;

  • уку елында өйрәнелгән әдәби әсәрләрнең исемен, авторын, эчтәлеген;

  • 1–2 балалар журналын, аның бүлекләрен;

  • теге яки бу авторларның китапларын (бирелгән исемлек буенча, чыгыш әзерләү өчен) мөстәкыйльрәвештә китапханәдәсайлый белү, китап элементлары буенча аның эчтәлеген ачыклау;

  • сайланган әсәрләрне мөстәкыйль уку.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • 4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;

  • 4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;

  • үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.


2 НЧЕ БҮЛЕК . УКЫТУНЫҢ КУРС ЭЧТӘЛЕГЕ.

  1. Халык авыз иҗаты әсәрләре

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау.

  1. Хайваннар турында әкиятләр.

  2. Тылсымлы әкиятләр.

  3. Тормыш-көнкүреш әкиятләре.

  4. Автор әкиятләре.

  5. Риваять, бәет, мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.

  6. Мәкальләр.

  1. Автор әсәрләре

  2. Мәсәлләр

  3. Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру; хикәя, шигырь.

  1. Хикәя.

  2. Шигырь.

  1. Библиографик культура

  2. Уку , сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру


Бүлек темасы

Сәг.саны

Контроль тикшерү

1.

Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан кичереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

13

кереш контроль эше

2.

Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра.

7

1 чирек өчен контроль эш

3.

Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез.

8


4.

Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

6

2 чирек өчен контроль эш

5.

Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз.

11


6.

Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

10

3 чирек өчен контроль эш

7.

Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз.

4


8.

Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйланабыз

9


муниципаль йомгаклау контроль эше


Барысы:

68





3 НЧЕ БҮЛЕК . ӘДӘБИ УКУ ФӘНЕННӘН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ.

Дәрес оештыру формалары:

  • белемнәрненыгытудәресе

  • яңабелемнәрбирүдәресе

  • белемнәрнеһәмкүнекмәләрнекулланудәресе

  • кабатлаудәресе

  • катнашдәрес

  • белем һәм күнекмәләрне коррекцияләү дәресе

  • белемнәрнеконтроль тикшерүдәресе

  • Уку эшчәнлегенең төп төрләре:

  • тест

  • мөстәкыйль эш

  • иҗади эш(хикәя, шигырь, әкият язу, рәсем ясау)

  • уен

  • экскурсия

  • әңгәмә

  • проект

  • төркемнәрдә һәм парларда эш

  • контроль эш

  • дәреслек белән эш

Сәгатьләр саны

Тема эчтәлеге

Дата


Искәрмә




Календарь

Фактик


1. Тылсымлы әкият кануннарын өйрәнәбез: үткәннәрне яңадан кичереп, бүгенге тормыш белән бәйлибез

I чирек

1.

1

Җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр.

Тылсым дөньясы

4.09



2.

1

Җир ничек барлыкка килгән?

Мифларда табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе.

8.09



3.

1

Борынгы легендалар ни сөйли?

Мифларда кешеләр тормышының чагылышы

11.09



4.

1

Тотем агачлар

Мифларда кешелек дөньясы һәм тылсымлы дөнья арасындагы бәйләнеш.

15.09



5.

1

Пәйгамбәрнең тууы. Кереш контроль эше .

Хикәя герое

18.09



6.

1

Туган як сылуы – ак каен

Кеше һәм табигать бергәлеге.

22.09



7.

1

Абага чәчәге.

Татар халкының хайваннар турындагы әкиятләрендә төп герой, аның характеры.

25.09



8.

1

Р.Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” әсәрендә Рөстәм образы.

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның тормышчанлыгы, әхлак кануннарына туры килүе, уйлап табучанлык.

Китапханәләрдән файдалана белү осталыгын үстерү, тәкъдим ителгән исемлек буенча китаплар сайлый белергә өйрәтү.

29.09



9.

1

Тотем хайваннар.

Хайваннар турында әкиятләрнең, гасырлар кичеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җитүе

2.10



10.

1

Татар мифологиясендә Ак бүре. Татарстан гербы.

Риваятьләрдә табигый көчләрнең кешеләргә ярдәмгә килүе

6.10



11.

1

Ак бүре (Татар халык әкияте)

Әкияттәге булышчылар, тылсымлы предметлар, тылсымлы саннар

8.10



12.

1

Әкиятләрдә ак елан.

Тылсымлы әкият геройлары.

13.10



13.

1

Еланнар патшасы Шаһмара.

Әкият геройларының тылсым дөньясында сәяхәт итүе, сынаулар аша үтүе, явыз көчләрне җиңүе, гаделлекнең тантана итүе.

16.10



2.Фольклорга нигезләнгән хикәяләү. Дастан, риваять һәм легендалар аша тарих белән танышабыз, ә автор әкиятләре хисләр дөньясына чакыра.

14.

1

Борынгы шагыйрь Кол Гали.

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: герой портреты.

Укуга карата таләпләрне төгәл үтәү: кычкырып укуның дөреслеге, сәнгатьлелеге, укуның тизлеге.

20.10



15.

1

Кыссаи Йосыф. 1 чирек өчен контроль эш

Әсәр геройларына карата үз фикереңне белдерү.

23.10



16.

1

Без – татар балалары.

Геройның эчке дөньясын аның әйләнә-тирә дөньяны танып белүе аша күрсәтү.

Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру (интонация, тон, темп саклап кычкырып уку).

27.10



17.

1

Нәсел агачы.

Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнеше.

6.11



II

чирек

18.

1

Су асты патшалыгында.

Автор һәм халык әкиятләрендә сюжет-композиция охшашлыгы.

10.11



19.

1

Су кызы.

Автор һәм халык әкиятләрендә яңа мәгънәви төсмерләр бирү.

13.11



20.

1

Айсылу – бәхетле бала.

Автор әсәрләрендә ярату хисенең көче.

Текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү.

17.11



3. Шагыйрьләр һәм рәссамнар иҗаты аша табигать һәм кешеләрнең матурлыгын аңларга өйрәнәбез.

21.

1

Җирдә миңа ни кирәк?

Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.

20.11



22.

1

Шәехзадә Бабич шигырьләре.

Шагыйрьләр турында (Шәехзадә Бабич, Утыз Имәни)чыгышлар ясау.

Китапханәдә ориентлашу.

24.11



23.

1

Көзге табигать мизгелләре.

Төрле ел фасылларын чагыштырып, дөньяның күп төсле, формаларның күп төрле булуын аңларга ярдәм итү

27.11



24.

1

Кышкы сандугач.

Гади предметларның гадәти булмаган якларын ачу.

1.12



25.

1

Иртә яме, иртә моңы- җан азыгы.

Рифма аны сиземли, таба, куллана белергә күнектерү.

4.12



26.

1

Әнкәм портреты.

Чагыштыру, контраст, җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү.

8.12



27.

1

Иң матур сүз.

Мәкальләрне төрле ситуацияләрдә урынлы куллана белергә күнектерү

Кече яшьтәге мәктәп баласының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану.

11.12



28.

1

Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә.

Хикәяләрдә вакыйгалар агышы (әсәр героеның характерын ачыклау өчен кызыклы хәлләр).

15.12



4.Безгә кадәр яшәгән яшьтәшләребез тормышы белән танышабыз.

29.

1

2 нче чирек өчен контроль эш.

.

18.12



30.

1

Кечкенә хезмәтче.Газаплы язмыш.

Хикәядә вакыйга һәм хәлләрнең киеренкелеге Әсәр исеменең төп мәгънә, эчтәлек белән туры килүе.


22.12



31.

1

Күз яшьле балачак.

Хикәя жанрының үзенчәлекле якларын күзәтү: герой характерының катлаулылыгы.

Аерым әсәр яисә китапка аннотация яза белергә күнектерү.

8.01



III

чирек

32.

1

Каникуллар- рәхәт вакыт.

Әсәрдә геройларның кичерешләре.

12.01



33.

1

Балачак хатирәләре.

Тексттагы сүзләренең мәгънә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану.

15.01



34.

1

Матурлык дөньяны коткара. (1 нче кисәкне йомгаклау)

Темага карата, әсәр буенча үз фикерләреңне төгәл әйтә белү.




5.Матурлыкның безгә ничек тәэсир иткәнен аңларга тырышабыз

35.

1

Көннәрем гөрләп торсын.

Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре: темп, тавыш көче, тон, сөйләм мелодикасы (тавышны күтәрү, түбәнәйтү).

Таышны сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

19.01



36.

1

Каен – урман чибәре.

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: пейзаж һәм интерьер сурәтләнеше.

22.01



37.

1

Бөтен дөнья ак кына.

Әйләнә-тирә табигатьне сурәтләү.

26.01



38.

1

Язгы моң.

Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау.

29.01



39.

1

Серле күк.

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: геройны чолгап алган тирәлек.

2.02



40.

1

Матурлык дөньясы.

Хикәядә характер һәм тойгылар үзенчәлеге.

5.02



41.

1

Туган як – Идел көзгесендә.

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү.

Тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм тою күнекмәләре.

9.02



42.

1

Туган көнгә – салават күпере

Автор теленең кабатланмас матурлыгы.

12.02



43.

1

Табигать – серле дөнья

Диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү.

16.02



44.

1

Аккошлар-сак кошлар.

Сурәтләү чараларын тану һәм аңлау (чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр, каршы кую, кабатлаулар).

19.02



45.

1

Сандугач – табигать җырчысы.

Матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләргә кызыксыну уяту.

26.02



6. Җирдә кеше булу өчен, кеше күпме юллар үтә?

46.

1

Тылсымлы, кодрәтле үлән.

Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү.

2.03

26


47.

1

Кирлемән маҗаралары

Хикәя геройлары, аларның портретлары, характеры, сөйләм һәм вакыйгалар аша чагылышы.

Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү.

5.03



48.

1

Урман докторы.

Халык әкиятләре һәм автор әкиятләрендә охшашлык.

9.03



49.

1

Гөмбәләр серен белү кирәк.

Белешмә әдәбият белән эшләү.

12.03



50.

1

Бану әби сабагы.

Жанр үзенчәлеге: сурәтләнгән вакыйгаларның әхлак кануннарына туры килүе.

Эчтән укый белергә күнектерү.

16.03



51.

1

Аш пешерү хикмәтләре. 3 чирек өчен контроль эш

Шагыйрьләр иҗат иткән дөнья белән чынбарлык арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләү.

19.03



52.

1

Татар халык ашлары.

Төрле тематик җыентыклар төзү күнекмәләре.

23.03



IV

чирек

53.

1

Балалар дөньясы.

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр).

6.04



54.

1

Бүрек-нәни көчек.

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр).

9.04



55.

1

Бүрек-ышанычлы сакчы.

Автор әсәрләрендә һәм халык әкиятләрендәге сюжет кулланылышы (капма-каршы ике дөнья, булышчылыр, тылсымлы төсләр).

13.04



7. Сәнгать дөньясының үзенә генә хас үзенчәлекләрен ачыклыйбыз.

56.

1

Язучы катнашында үткән “Серле ачкыч” мәктәп клубы утырышы

Авторларның иҗат алымнары, тормышлары турында күзаллау булдыру. (Шагыйрь Разил Вәлиев).

җитди характердагы әсәрләрне кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерын чагылдыру.

16.04



57

1

Бәбкә үстерү кыенлыклары

Әсәрнең сәнгатьле теле.(9)

20.04



58

1

Чыпчыкның да үз җыры бар

Тавыш төсмерләре – интонация, тон, тавыш көче, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләрне бирү күнекмәләре.

23.04



59.

1

Яз галәмәтләре

Шигырьләрне укыганда әдәби сурәтләү чараларын (чагыштыру, җанландыру, капма-каршылык, лексик һәм композицион кабатланулар) эзләп табу.

Сайланма әсәрләр турында белешмә бирү.

27.04



8.Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк.Туган ил турында уйланабыз


60.

1

Һәркемгә үз Ватаны кадерле

«Автор»ның эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: хис һәм тойгылар чагылышы.

30.04



61

1

Татарстан флагы

Аралашу культурасын ныгыту.

Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.

4.05



62

1

Зур тарихлы батыр халкым

Лирик геройның эчке дөньясын шигъри формада ачып бирү юллары: хис һәм тойгылар чагылышы.

7.05



63.

1

Балачакның онытылмас мизгелләре

Хикәяләрдә автор билгеләмәсе: катнашучы геройларга характеристика.

11.05



64.

1

Муниципаль йомгаклау контроль эше

Укылган әсәргә анализ ясау күнекмәләре

14.05



65.

1

. Авыр елларда

Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-гамәлләрен, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау.

18.05



66.

1

Сөю – иң куәтле дәва

Патриот шагыйрь М.Җәлил турында чыгышлар ясау.

21.05



67.

1

Кыю очучылар

Авторның геройга, вакыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне әйтә белү.

25.05



68

1

Һәркемгә якын ул туган як

Әйләнә-тирә дөнья матурлыгының шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуына инандыру.

Аңлап һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

28.05




12