СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле дәресе. Тема: «Сыйфат»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Өченче сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресе. Тема:«Сыйфат»

Просмотр содержимого документа
«татар теле дәресе. Тема: «Сыйфат»»



Мамадыш шәһәренең 2 нче санлы гомуми белем бирү лицее






Өченче сыйныфта үткәрелгән

татар теле дәресе.





Тема:




«Сыйфат»












Башлангыч сыйныф укытучысы:

Сибгатуллина Резида Миргазизовна



Мамадыш, 2011 ел.


Тема: Сыйфат.

Дәрес тибы: Грамматик күнекмәләр формалаштыру.

Максат: сыйфат турында төшенчә бирү; аларның җөмләдәге ролен ачыклау

Предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларның фикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

Кешеләрдә булган яхшы сыйфатлар турында сөйләшеп, әдәпле булу һәм игътибарлылык тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, слайдларда сюжетлы рәсемнәр, мультимедио, таблица.


Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү. Исәнмесез, хәерле көн!

Уңышлы, файдалы узсын бүгенге көн.

Сәламәтлек ныклы торсын

Көн буена яхшы кәеф юлдаш булсын!

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Матур язу күнекмәләре булдыру. (Слайд №1)

Яя хәрефләрен язу. Мәкальне дөрес итеп төзү һәм язу.

бер ел Язның көне туйдыра. (Слайд №2)

-Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз (Мәгънәсен аңлату)

Тәрәзәгә күз салыйк әле. Хәзер елның кайсы вакыты?

Тиздән “Нәүрүз” бәйрәме җитә ,әйдәгез Нәүрүз бикәне кунакка чакырабыз. (Слайд №3)

III. Яңа төшенчәләрне формалаштыру.

  1. Ә хәзер яңа дәреснең темасын ачыкларбыз.Моның өчен безгә кросворд чишәргә туры килер. (Слайд №4)

1.Г.Тукай әкиятләрендәге йорт хайванның берсе.

2.Чыршы яфрагы.

3.Караңгы күктә җемелди.

4.Предметның эшен,хәрәкәтен белдергән сүз төркеме.

5.Телдәге хәрефләрнең кабул

ителгән тәртиптәге җыелмасы.

6.Дәрестә акбур белән язу өчен җайланма.


- Нинди сүз төркеме турында сүз бара? Әйдәгез шул сүз төркеме белән Нәүрүзбикәне дә таныштырыйк. (Слайд №5)

  1. Язылган җөмләләрне чагыштырыйк әле:

Туган якка яз килде. Туган якка ямьле яз килде.

Күктә кояш балкый. Зәңгәр күктә ягымлы кояш балкый.

Урамда балалар уйный. Киң урамда шат балалар уйный.

Аларның тавышлары ишетелә. Аларның шат тавышлары ишетелә.

Кайсы җөмләләр матуррак яңгырый? Бу нинди сүзләргә бәйле?

Сыйфатлар турында нәрсә әйтә аласыз?Сораулары нинди?Җөмләдә ни өчен килә?Нинди сүзләргә сыйфатламыш диләр?

Ә,хәзер сыйфатларны сыйфатламышлары белән күчереп языгыз.Дәреслектәге110биттән 231 нче күнегүне эшлибез. (Тикшерәбез)

  1. .Ял минуты.(Яз җитте җырына хәрәкәтләр.)

  2. .-Яз кызын туган як белән таныштырып үтик.

Алдагы бирем сезнең хәтерегезне дә тикшерү булыр.Безгә бу шигырь таныш.

Шигырьдә сыйфатлар төшеп калган.Сез шул сыйфатларны табып урынына куяга тиеш сез.

Туган ил ул-(алтын) арышлар,

Туган ил ул –(зифа) камышлар.

Туган ил ул-(иркен) болыннар,

Болындагы (нәни) колыннар.

Туган ил ул-(зәңгәр) диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр (З.Туфайлова)


-Ә хәзер калган сыйфатларга I вариант синонимнар II-вариант антоним сыйфатлар сайласыннар.(Матур,калын,зур,ягымлы,биек).

-Бу эш белән сыйфатларны кайсы яктан ачыкладык.

_Сыйфатларның кайсыларын үзебезнең туган як турында сөйләгәндә кулланыр идегез.

Ә хәзер бер шигырь тыңлап китәрбез. Шигырьне игътибар белән тыңлагыз,соңыннан без бирем үтиячәкбез. (Слайд №6)

Сагындыра калам,сагындыра

Нократымның зәңгәр сулары.

Тауга басып, яшел шәлен болгап,

Озатып калган нарат урманы.

Кушымта:

Әй, Мамадыш,Мамадыш,

Чит җирдә йөртмә ялгыш.

Туган-үскән җирдә генә

Бәхетле була язмыш.

Ә хәзер шул шигырьне хәтердә калганча язабыз.(Сыйфатлар астына сызарга,ул кайсы яктан ачыкланган.)Слайд №7,8.

_Хәтер диктантын үзара тикшерү.

Бу шигырьдә сүз кайсы шәһәр турында бара? (Слайд №9)

-Үз шәһәребез турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?

Әйе, укучылар безнең шәһәребезнең быел зур юбилее, аның шәһәр булуына 230 ел була.

-Ә хәзер Нократ елгасына ял итәргә төшәбез.Анда без Г.Тукайның Су аналарын очратырбыз,могаен,чөнки бөек Тукаебызның да быел олы юбилее. Аның тиздән булачак бәйрәменә Яз кызын да кунакка чакырырбыз.(Күзләргә гимнастика)

Ә хәзер туган якның табигатенә күз салыйк.Бирелгән биремне үтик.(Сыйфатларны туры килә торган сыйфатламышлары белән язарга,тикшерергә)

Бөдрә чыршы Куркак бүре Буранлы яз

Зифа тал Хәйләкәр куян Кояшлы җил

Ылыслы шомырт Усал керпе Юеш кыш

Баллы каен Энәле төлке Йомшак кар

-Сыйфатларны кайсы яктан ачыкладык?

Ә хәзер дәресне йомгаклап тест эшләп алыйк.

Йомгаклау.

-Сыйфат турында нәрсәләр әйтә аласыз?

-Дәрес сезгә ошадымы?

Өйгә эш. Сыйфатлар кертеп туган як табигате турында кечкенә хикәя язарга.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!