СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта урока обществознания "Межличностные отношения"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока обществознания для 6 класса "Межличностные отношения"

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока обществознания "Межличностные отношения"»

Технологик карта

(Яңа теманы аңлату)


Гомуми өлеш

Предмет :Җәмгыять белеме

Дата

Класс -6


Укытучы: Закирова Ландыш Җәүдәт кызы

Дәреснең темасы : «Шәхесара мөнәсәбәтләр»


Максаты: 1. Белем бирү максаты –укучыларга шәхесара мөнәсәбәтләр турында мәгълүмат бирү;

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – шәхеснең киләчәк тормышы үзара күркәм аралашып яшәүгә бәйле булуына төшендерү;

3. Тәрбияви максат – укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурычлар: дәреслек тексты белән эшли белүне дәвам итү, мәгълүматны тирәнтен һәм тәнкыйди рәвештә карау, төркемдә эшләү, нәтиҗәләр ясау, мөстәкыйльлекне һәм коммуникатив компетентлыкны үстерү.


Планлаштырылган белем бирү нәтиҗәләре


Предмет

Метапредмет

Шәхси

Укучылар шәхесара мөнәсәбәт төшенчәсенә билгеләмә бирә һәм шәхесара мөнәсәбәт төрләрен билгели алачаклар

Танып-белү: максатлар куя белүне дәвам итү, дәреслек тексты һәм башка мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен үстерү, конкрет тема проблемаларын, шулай ук аны чишү юлларын камилләштерү.

Коммуникатив: формаль һәм формаль булмаган аралашу нормаларын үзләштерүне дәвам итү, төркем әгъзаларының фикерен исәпкә алып, алга таба бергә эшли белүне үстерү.

Регулятив:үз эшчәнлегеңне планлаштыру, үз гамәлләренә һәм фикерләренә төзәтмә кертә белү.




уку эшчәнлегенә мотивацияне саклап калу;

шәхесара мөнәсәбәтләрнең (бигрәк тә дуслык турында) әһәмияте турында үз фикерләрен белдерергә һәм җиткерергә өйрәтергә.


ДӘРЕС ТӨЗЕЛЕШЕ

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге


Укучылар эшчәнлеге

1 этап. Оештыру моменты

Исәнмесез, кәефләре яхшы булганнар. Исәнмесез, моңаеп утыручылар. Исәнмесез, буш вакытларын дуслары белән аралашып үткәрергә яратучылар. Хәерле көн, исәнмесез яңа кешеләр белән мөнәсәбәткә керергә әзер булучылар. Бүгенге аралашу безнең һәммәбездә канәгатьләнү уятыр дип өметләнәм. Ә моның өчен нәрсә кирәк соң? Бу сорауга дәрес ахырында җавап бирерсез дип уйлыйм. Ә хәзер укучылар, бер-берегезгә карап елмаешыгыз, матур теләкләр теләгез һәм дәресне башлыйбыз.


Укытучыны сәламләү

2 этап. Мотивация

Хәзер без үзебездә нинди дә булса уңай сыйфатларны эзләп карыйк әле. Һәр кеше, чират буенча, экранда тәкъдим ителгән исемлектән үз характерының уңай якларын атап китсен эле

Актив, сакчыл, игътибарлы, шәфкатьле, киң күңелле, гениаль, горур, кунакчыл, эшчән, игелекле, тормышчан, кайгыртучан, ярдәмчел, булдыклы, уйлап табучы, эчкерсез, ачык йөзле, ягымлы, кызыксынучан, хыяллы, зирәк, шәфкатьле, ышанычлы, таянычлы, үҗәт, тапкыр, оешканлык, җаваплы, ярдәмчел, позитив, дөрес, чибәр, чисталыкны яратучы, акыллы.

......................

Ә хәзер сезнең хәрберегезнең нинди матур сыйфатлар әйткәнлеген тикшереп китик әле, ягъни классташларыгызның нәрсә әйткәнлеген, кем кабатларга әзер? .............


Бик яхшы! Әйе, шуны әйтергә кирәк, сөйләшү генә түгел, башкалар әйткәнне дә ишетү, игътибар белән тыңлау бик мөһим икән.

Укучылар, хәзер дустыгызның сүзле портретын ясап карыйк эле. Чын дус нинди булырга тиеш?


Сез булдырдыгыз! Сезнең дустыгызның матур портреты килеп чыкты. Әмма үзара мөнәсәбәтләр төзү яки үзара аңлашуга ирешү өчен билгеле бер кагыйдәләрне белергә кирәк.

Мин сезгә берничә рәсем тәкъдим итәм. (Игътибар экранга юнәлтелә)

1. Бу сюжетларда кешеләр нәрсә белән мәшгуль? )

2. Аларны нәрсә берләштерә?

3.Сюжетта кешеләр арасында нинди мөнәсәбәтләр күрсәтелгән?










укучыларның җаваплары яңгырый.......................................).




укучыларның җаваплары яңгырый.......................................).

3 этап.

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү


Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп бүгенге дәрес темасын формалаштырыйк


Безнең дәреснең темасы «Шәхесара мөнәсәбәтләр».


Бүген без сезнең белән нәрсә белергә тиеш соң? Без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Дәреснең планы.

1.Нинди мөнәсәбәтләр шәхесара дип атала

2. Хисләр – шәхесара мөнәсәбәтләр нигезе

3. Шәхесара мөнәсәбәтләрнең төрләре




  • Башта «мөнәсәбәт» сүзе язылган берничә ассоциацияне атагыз яки бу сүз белән җөмлә төзегез.







Нәтиҗә: нигездә, бу сүзләр кешенең әйләнә-тирәдәгеләр белән билгеле бер элемтәгә керүен күрсәтә.

- Бу элемтә, ягъни кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр нидән башлана соң?

Бу сорауга җавап бирү өчен дәреснең эпиграфыннан файдаланыйк.

Дуслык та һәм көчле нәфрәт тә аралашудан башлана т. А. Ривароль


Эпиграфта нәрсә әйтелә?


Нәтиҗә: шәхесара мөнәсәбәтләр аралашудан башлана.



Укытучы белән бергә дәрес темасын формалаштыру










  • (Минем сыйныфташларым белән мөнәсәбәтем яхшы. Минем әти-әнием белән мөнәсәбәтем бик әйбәт. Миңа дусларым белән мөнәсәбәтләр ошый. Музыка дәресенә мөнәсәбәтем начар. Безнең илнең Америка белән мөнәсәбәтләре начарланды.)









Укучылар җавабы: аралашу



4 этап. «Яңа белем» бирү (яңа теманы өйрәнү)

Нинди мөнәсәбәтләрне шәхесара мөнәсәбәтләр дип атарга була?


Кешенең тирә-юнендәге кешеләр белән үзенчәлекле бәйләнешен шәхесара мөнәсәбәт дип атыйлар.



Хәзер дәреслекнең 50 битен ачабыз, беренче абзацны укыйбыз һәм таблицаны тутырабыз. (Группада эш)


Знаю

Хочу узнать

Узнал

человек наделён чувствами и разумом

 

Кешенең хисләре һәм акылы булуы

подробнее о видах межличностных отношений

шәхесара мөнәсәбәтләрнең төрләре

межличностные отношения – это связь человека с окружающими людьми

Шәхесара мөнәсәбәтләр- кешенең тирә-юнендәге кешеләр белән үзенчәлекле бәйләнеше


Шулай итеп, үзара мөнәсәбәтләр -ул кешеләр арасында үзара бәйләнеш процессында барлыкка килгән уртак эшчәнлек һәм аралашу.



Күз алдыгызга китерегез, сезнең сыйныфка яңа укучы килә, коллективка кереп китәр өчен аңа сезнең турында күбрәк белергә кирәк. Әгәр дә сезнең яктан уңай тәэсир булмаса, ул мона ирешә алырмы?

Схемага әйләнеп кайтыйк, Чираттагы үзенчәлек дип без нәрсәне атый алырбыз?

Үзара взаимность

Үзара сүзе белән мисаллар китерегез эле


Нәтиҗә: Әлеге сүзләр кешеләр арасында билгеле бер мөнәсәбәтләр турында сөйли.


Кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәсә, нәрсә кичерәләр?


Шулай итеп, Чираттагы үзенчәлек дип хисләрне атый алабыз. Хис ул-шәхесара мөнәсәбәтнең нигезе.

Түбәндә санап кителгән хисләрне ике төркемгә бүл: уңай һәм тискәре.

Восхищение ( таң калу) Гнев (ачу) Удовольствие (канәгатьлек) Тоска (кайгы) Обида (үпкә) Уважение (хөрмәтләү) Героизм (батырлык) Трудолюбие (хезмәт сөючәнлек) Нежность (ягымлылык) Гордость (горурлык) Мудрость (акыллылык) Зависть (көнчелек) Ненависть (нәфрәт) Любовь (мәхәббәт) Радость (шатлык) Восхищение (соклану) Ласка (наз) Доверие (ышаныч)


Нәтиҗә: Хис ул-шәхесара мөнәсәбәтнең нигезе.


Шәхесара мөнәсәбәтләр төрле була. Хәзер без сезнең белән аларның төрләрен ачыклыйк.


Мәсәлән 1.Сез әле генә бер кеше белән таныштыгыз. Ул сезнең күңелегезгә бик ошады, сез алдагы очрашуларда да аның исәнләшәсез.

( танышу)


2. Сез исәнләшеп кенә калмыйсыз, ә очрашкач бик теләп сөйләшәсез, фикер алышасыз . Хәзер сез...? (дустанә)


3.Сыйныфта сез бер-берегезгә кем? (иптәш) Иптәшлек шәхесара мөнәсәбәтләрнең тагы да ныгуын күрсәтә. Алар эшлекле бәйләнешләргә нигезләнә. Мондый мөнәсәбәтләрдәге кешеләрне уртак максат, уртак эшчәнлек чаралары берләштерә.



4.Тормышта иң бөек кыйммәт, шәхесара мөнәсәбәтләрнең иң югары дәрәҗәсе (дуслык)


СХЕМА Шулай итеп, чиратта нинди үзенчәлек була?









дәреслекнең 50 битен ачалар, беренче абзацны укыйлар һәм таблицаны тутыралар














Үзара хезмәттәшлек




( үзара ярдәмләшү, үзара аңлашу, үзара хезмәттәшлек, үзара җаваплылык, үзара фикерләшү.










Укучыларның җавабы: Хисләр








Укучылар укый һәм җавап бирә




























Укучыларныә җавабы: ДУСЛЫК


Белемнәрне ныгыту

Ә хәзер дәреснең темасын һәм схеманы искә төшереп СИНКВЕЙН төзибез.

Синквейн эчтәлеге

  • 1 нче юл- төп сүз, исем сүз булырга тиеш

  • 2 нче юл- сыйфат

  • 3 нче юл-фигыль

  • 4нче юл- аерым мәгънәгә ия булган фраза

  • 5 нче юл – нәтиҗә, исем сүз төркеме






1.6 нчы сыйныф укучылары!

2.Бердәм, тату, дус

3.Хезмәт куя, ял итә, тырышып укый

4.Бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар

5.Тату коллектив



Рефлексия

Хәзер «Йомгак» уенын уйнарбыз. Шушы йомгакны түгәрәк буйлап җибәрәбез һәм кешеләр арасында конфликтлар килеп чыкмасын өчен, кешеләрдә нинди матур сыйфатлар булырга тиеш шуны әйтәбез һәм күршеңә бирәбез.

Нәрсә килеп чыкты соң?

Без барыбыз да бәйле. Кешеләрне эшчәнлек, теләк, ниндидер максатлар берләштерә. Җәмгыятьтә кешеләр бер-берсен аңласын өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Үзеңә теләмәгәнне, Кешегә теләмә.

Шулай итеп, шәхесара мөнәсәбәтләр дөньясындагы уңышың синең үзеңнән, үзара аңлаша һәм үзара бәйләнеш урнаштыра белүеңнән тора.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!