| . Әйдәгез, “Дәвам итеп бетер” уенын уйнап ,узган дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлап алабыз. Безнең сөйләм .........(җөмләләрдән тора). Авазлар ........ (сузык һәм тартык) булалар. Сузык авазларны әйткәндә һава.....(тоткарланмый). Тартык авазлар........(яңгырау һәм саңгырау)булалар Э-е хәрефләре- [э] сузыгын сүз башында э хәрефе, сүз уртасында һәм сүз ахырында е хәрефе күрсәтә. ------------------------------------------------------ Ө-е хәрефләре –Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.Калган иҗекләрдә, [ө] авазы ишетелсә дә, е хәрефе языла ------------------------------------------------------- О-ы хәрефләре. О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла. Калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә, ы хәрефе языла. ------------------------------------------------------ Я хәрефе- Я хәрефе ике авазга билге булып йөри. Ул сүз башында һәм сузык авазлардан соң калын әйтелешле сүзләрдә [йа], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йә] дип укыла. --------------------------------------------------------- Ю хәрефе.- Ю хәрефе ике авазны белдерә. Ул сүз башында һәм сузык аваз хәрефлә- реннән соң калын әйтелешле сүзләрдә [йу], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йү] дип укыла. ---------------------------------------------------------- Е, е хәрефләре-Е, е хәрефләре ике авазга билге булып йөри.Алар сүз башында килгәндә һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын әйтелешле сүзләрдә [йы], нечкә әйтелешле сүзләрдә [йэ] дип укыла --------------------------------------------------------------- Й хәрефе-Й хәрефе сүз башында о, ө сузык аваз хәрефләре алдыннан языла: йорт, йөк. Й хәрефе сузык аваз хәрефләреннән соң да языла: сай, бай. Табышмак әйтә: Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын табарга тырышыгыз. Боз һәм кар эрде, Сулар йөгерде; Елап елгалар, Яшьләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара. Бу кайсы вакыт? — Я, әйтеп кара. Яз Яз безнең табигатебезгә нинди үзгәрешләр алып килә соң? Әйдәгез, хәзер бу сүзгә иҗек-аваз анализы ясыйк әле.. (Күмәк эш) Яз иҗек –аваз анализы [ йас ] я [ й] -парсыз яңгырау тартык [ а ]-калын сузык з [ с ]- парлы саңгырау тартык Бу калын укылышлы сүз. |