Просмотр содержимого документа
«Уен технологиясе»
Рәмзия Вагиз кызы Мазидуллина, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районы Тубылгы Тау төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы.
Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:
- әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
- өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;
4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
- Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр.
Алмагачка алма рәсемнәре ясалган. (А) авазы кергән сүзләр уйлагыз. Һәр сүз уйлаган саен бер алманы буягыз.
Мин әйткән сүзләрдә “җ” хәрефе булса, кул чабыгыз.
Җиләк, жираф, жилет, кәҗә, җиде, жакет, таҗ.
“ Кем тизрәк укый?” уены
(буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар) .
“ Кемнең кояшы яктырак?” уены.
Мәсәлән, кояшның һәрбер нурына ка- иҗегеннән башланган сүзләр языгыз. (кара, карт, кар һ.б.)
Газетаны жил очырып алып киткән дә, анда кайбер сүзләр таралган:
мөгбә (гөмбә), икерш (кишер), выкан (кавын).