СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Урок биологии 7 класс "Папоротники"

Категория: Биология

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок биологии для 7 класса "Папоротники" на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Урок биологии 7 класс "Папоротники"»



Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

Морт урта гомуми белем бирү мәктәбе








Биологиядән ачык дәрес

7 сыйныф


Укытучы : Галиева Ләйсән Хатиповна











Тема: Абагасыманнар бүлеге.

Максатлар: Белем бирү максатлары:

  1. Абагасыманнарның төзелеш үзенчәлекләре һәм яшәү эшчәнлекләрен өйрәнү;

  2. Абага үсемлегенең нинди тирәлектә үсүен һәм кайларда очравын аңлату;

  3. Абагасыманнарның үрчү, үсеш стадияләренең үзенчәлекләрен ачу;

  4. Аларның мүкләр, плауннар, наратбашлар белән чагыштырганда эволюция баскычында өстенлекләрен карау;

  5. Абагасыманнарның табигатьтә, кеше тормышындага роле һәм әһәмиятен күрсәтү.

Үстерүчән максатлар:

1. Өйрәнгән үсемлекләрне танып белү эшчәнлеген һәм билгеле бер бүлекләргә, патшалыкларга – систематикадагы урыннарын билгеләүне дәвам итү.

Тәрбия максатлары:

1. Абагасыманнар төзелешенең катлаулырак булуын билгеләп, укучыларда материалистик караш тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа тема аңлату

Дәрес төре: катнаш дәрес, лаборатор эш “Абаганың төзелеше”

Эш формалары: фронталь, индивидуаль, парлап.

Методлар: әңгәмә, сөйләү, лаборатор эш, китап белән эшләү, проблема, сорауларга җавап бирү.

Җиһазлау: компьютер, абагасыманнар турында слайдлар, CD – дисклар “ Биология. Репетитор”, “ Биология. Лабораторный практикум”, проектор, таблицалар, дөньяның политик картасы, тестлар, абагаларның гербарияләре, микроскоп, лупалар, микропрепарат “Сорус папоротника”, коллекция “Каменный уголь и продукты его переработки”.

Дәреснең эпиграфы: химик элементларның периодик системасын төзегән галим Дмитрий Иванович Менделев әйткән: “ Ташкүмерне ягу – ул акча ягу белән бер” дигән.

Дәрес барышы:

1. Кереш. Оештыру моменты: (1 минут)

Укытучы: Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар, килгән кунаклар, әти- әниләр!.

Ә хәзер укучылар барыгыз да минем кузләремә карагыз, класста бөтенегез дәме, хәлләрегез өйбәтме, дәрескә дә әзерме? Бүген безнең дәрескә кунаклар килде. Ә хәзер, әйдәгез, аларга, артка таба, борылабыз да елмаябыз. Ә хәзер партадашларыбызга, бер-беребезгә карап көләбез. Дәресне башлыйбыз. Без сезнең белән югары төзелешле усемлекләрне өйрәнүне дәвам итәбез.

2. Белемнәрне актуальләштерү. ( 10 минут)

Фронталь сораулар:

  1. Без нинди патшалыкны өйрәнәбез? ( Усемлекләр патшалыгын)

  2. Үсемлекләр патшалыгы ничә һәм нинди аспатшалыкларга бүленә? ( “Үсемлекләр патшалыгы 2 аспатшалыкка бүленә: түбән һәм югары төзелешле усемлекләргә)

  3. Түбән төзелешле үсемлекләргә кемнәр керә? Һәм ни өчен аларны шул бүлеккә кертәләр? ( Сүүсемнәр: яшел, кызыл, көрән. Аларның органнары юк: тән – таллом, катлама)

  4. Ә югары төзелешле үсемлекләр аспатшалыгына нинди бүлекләр керә? ( Мүксыманнар, плауннар, наратбашсыманнар, абагасыманнар, ачык орлыклы үсемлекләр, чәчәкле үсемлекләр)

  5. Без шуларның кайсыларын өйрәндек? ( Мүкләр ( сабак, ризоидлар, яфрак); плауннар, наратбаш ( яфрак, сабак, тамырча).)

Укытучы: Яңа темага керер алдыннан башта сезнең белемнәрегезне тикшереп узабыз Тестлар эшлибез: бер дөрес җавапны сайлап алырга. Тестлар ике вариантта.

1 вариант:

1.Яшел мүкнең тәне:

А)сабак һәм тамырлардан

Б)сабак һәм яфраклардан

В)яфраклар һәм тамырлардан тора.

2. Плаунсыманнар һәм наратбашсыманнарда аталану:

А) сусыз тирәлектә

Б)сулы тирәлектә генә бара

3.Мүкләргә керә:

А)хлорелла

Б) сфагнум

В)күкерт үләне

Г) чукмарсыман плаун

4. Түбән төзелешле үсемлекләргә керә:

А)чәчәкле үсемлекләр

Б) маршанция

В) кышлаучы наратбаш

Г)ламинария

5.Споралар өлгертүче үсемлек:

А) гаметофит

Б) спорофит

В)антеридий

Г)архегоний

6. Нинди үсемлекнең ике төрле бәбәге бар?

А) суусемнәр

Б) мүкләр

В) наратбаш

Г) күке җитене

7. Ана гаметофитта җенес органы:

А) гаметофит

Б) спорофит

В)антеридий

Г)архегоний


2 вариант

1. Мүкләрнең аталануы:

А) сусыз тирәлектә

Б)сулы тирәлектә генә бара

2. Наратбашның тәнендә:

А)сабак һәм тамырлар

Б)сабак һәм яфраклар

В)яфраклар һәм тамырлар

Г)сабак, яфраклар, тамырлар бар.

3. Торф мүгенең икенче исеме:

А) күке җитене

Б)язгы наратбаш

В)ламинария

Г)сфагнум

4. Хлорофилл – ул:

А)үсемлекнең яшел пигменты

Б)бер эре хлоропласт

В)күп түгәрәк хлоропластлар

Г)вакуоль

5.Гаметалар өлгертүче үсемлек:

А) гаметофит

Б) спорофит

В)антеридий

Г)архегоний

6.Кайсы үсемлектә үле күзәнәкләр бар:

А)сфагнум

Б)күке җитене

В)мүкләр

Г)плауннар

7. Ата гаметофитта җенес органы:

А) гаметофит

Б) спорофит

В)антеридий

Г)архегоний

Укытучы: Ә хәзер ручкаларны куябыз. Эшләрне партадашыгыз белән алмаштырыгыз. Сезгә хәзер дөрес җавапларны өләшәм. Кулга карандаш алып иптәшегезнең эшен тикшерәсез. Һәр дөрес җавапка 1 балл куясы. 7 балл – “5”, 6-5 балл – “4”, 4-3 балл – “3”.

(Тестка анализ бирү)

  1. Яңа материалны аңлату: (15 минут)

Укытучы: Хәзер абагасыманнар төзелешен өйрәнүгә күчәбез. “Абагасыманнар бүлеге” .

Сорау: Абагалар турында сез нәрсә ишеткәнегез бар, алар кайларда очрыйлар? Абага турында кайсы әсәрдә укыганыгыз бар? (Г.Кутуй “Рөстәм маҗаралары”.) Абага июнь аенда , тын һәм караңгы төн уртасында дини бәйрәм –Иван Купала бәйрәме алдыннан чәчәк ата диелә.Элек заманнарда кешеләр бу гаҗәеп чәчәкне эзләгәннәр, ул могҗизалы көчкә ия – җиргә яшерелгән хәзинәләрне табарга ярдәм итә, дип уйлаганнар.

Проблемалы сорау: Абага чәчәген күрергә теләүчеләр теләкләренә ирешә алдылармы икән? Бу сорауга төгәл җавапны без дәреснең ахырында белербез.

Абагалар псилофитлар нәселеннән 300млн еллар элек килеп чыкканнар. Югары төзелешле үсемлекләрнең борынгырак төркемнәреннән берсе булып торалар. Палеозой эрасында ташкүмер чорында бу үсемлекләр, наратбашлар һәм плауннар белән беррәттән, зур урманнар хасил итеп, Җир йөзен биләп алган усемлекләр дөньясында өстенлек иткәннәр. (Рабочий тетрадьларның 18нче битен ачабыз да моны язып куябыз: псилофитлар ( 300млн ел элек) -абагалар, палеозой эрасы, ташкүмер чоры).

Хәзерге вакытта абагаларның төрләр саны гаять күп. Алар, киң таралып, урта полосаның төньяк урманнарыннан алып тропикларга кадәр очрыйлар, төрле тирәлектә - чүлләрдән башлап сазлыкта да үсәләр. Бу үсемлекләрнең зурлыгы берничә миллиметрдан алып 25 м га кадәр (тропик агаччыл формалары) җитә.Тропик урманнарда абагалар аеруча күп төрле. Анда алар җирдә генә түгел, агач ботакларында һәм кәүсәләрендә дә үсәләр. Тропик Азиядә, Австралиядә, Үзәк һәм Көньяк Америкада пальма агачын хәтерләтүче агачсыман абагалар очрый. Безнең илдә агачсыман абаганы ботаника бакчаларының оранжереяләрендә күрергә мөмкин. Безнең урманнардагы абагалар – күпьеллык үләнчел үсемлекләр. Алар дымлы, күләгә урыннарда еш кына урман япмасы астында һәм дымлы ерымнарда үсәләр. (Китапның 64-65нче битләрен ачабыз. Андагы төрле абагаларны карыйбыз)

Кайбер абагалар Кызыл Китапка кертелгәннәр. Мәсәлән: гади елан абагасы: тропик урманнарды 4 метрга кадәр җитәргә мөмкин, бик озак үсәләр, бер елга кечкенә генә бер яфрак үсә, бездә 4 төре үсә, дымлы ачык урыннарда очрый. Татарстанда сирәгөеп бара торган үсемлекләр исемлегенә кертелгән.Ачкыч үлән: (легендада шушы абага турында сүз бара инде. Байлык “ачкычы”) кыска вертикаль тамырчалы тәбәнәк үлән, урманнарда, ачык урыннарда үсә. Татарстанда үсә торган төрләре: кисенте яфраклы ачкыч үлән, сыргалы ачкыч үлән. Тәвәкош абага: споралы яфраклары тәвә кошы канатларына ошаган. Татлы абага: торфлы сазлыкларда, сазлыклы болыннарда, куаклыкларда, күлүгүле ылыслы урманнарда үсә. Марсилея: (7 гасырда яшәгән Италия галиме ботаник Л.Марсилли хөрмәтенә шундый исем биргәннәр) Шуышмы тамырчалы тәбәнәк үлән, озын маплы яфраклары су астында яки йөзмә, барлыгы 60 лап төре билгеле(тропик, субтропик) , шуларның 3 төре бездә. Иделнең түбән агымында, Кавказда, Урта Азиядә үсә. Сулыкларда, әледән-әле су баса торган җирдә үсәләр. Күп төрләре аквариум үсемлекләре.

Абага төзелеше: Абаганың кыска, бөре эчендә урнашкан сабагы; катлаулы эре озын саплы яфрагы һәм тамырчасы бар. Тамырчадан өстәмә тамырлар үсә. Яфраклар тамырчадагы бөреләрдән үсеп чыгалар һәм җир өстендә ачылалар. Яфракларын вайялар дип атыйлар. Алар очтан үсә, зурая, фотосинтез һәм спора ясалу функцияләрен үтиләр.

Абаганың туклануы: Абага яфрагы күзәнәкләрендә хлорофилл бар; шуңа күрә алар, барлык яшел үсемлекләр кебек, неорганик матдәләрдән( су һәм углекислый газ) органик матдәләрне (глюкоза, кислород) үзләре ясыйлар. Бу матдәләр үсемлекнең туклануы өчен тотыла һәм запас булып, тамырчада туплана. Кайбер абагаларның тамырчалары агулы. Г

( Ә хәзер рабочий тетрадьтән № 31 эшлибез.)

Абаганың үрчүе. Яфракның аскы ягында споралар өлгерү урыны булган спорангийлар үсә. Уңайлы шартларда спора шыта, һәм аннан кечерәк пластинка – үсентек (диаметры берничә мм булган яшел пластинка) ярала. Бу – гаметофит.Ул , ризоидлар ярдәмендә туфракка берегеп, мөстәкыйль рәвештә үсә. Ул абагаларда еш кына ике җенесле, анда күкәй күзәнәк һәм сперматозоидлар өлгерү урыны булган ана (архегоний) һәм ата (антеридий) җенес органнары барлыкка килә. Аталану су тамчысында бара. Зиготадан яралгы үсә, ул тамырлангач, үсентек үлә.Яралгы башта туклыклы матдәләрне яшел үсентектән ала. Яралгы үсә, һәм, акрынлап, тамыр һәм беренче яфрагы белән бик кыска сабак барлыкка килә. Яралгы спорофитка әйләнә.

  1. Лаборатор эш ( 10 минут)

Лупа һәм микроскоплар белән эшләү, рәсемнәр төшерү

  1. Абага үсемлегенең төзелешен өйрәнү.

Сораулар: а)абаганың нинди органнарын күрәсез?

б)абага мүкләрдән, плауннардан, наратбашлардан нәрсә белән аерылып тора?

в)абаганың яфрагы һәм тамыры нинди төзелешкә ия? (катлаулы яфрак, тамыры –тамырча, чук)

г) туклануы ничек?

Нәтиҗә: Абагасыманнарның төзелеше мүкләрнекенә караганда катлаулырак, абагаларның яфрагы, сабагы һәм чын тамыры бар. Абагалар фотосинтез проөессында хасил булган органик матдәләр белән тукланалар. (дәфтәргә язып куябыз)

2.Абагаларның үрчүен өйрәнү. Гербарийда күрсәтелгән абага яфрагының аскы ягын лупа аша карап, андагы көрән төстәге төерчекләрне өйрәнү.

Сораулар: а) бу нинди төерчекләр икән? (Спорангийлар. Аларда споралар өлгерә)

б) споралар нәрсә өчен кирәк? ( споралар үрчү өчен кирәк)

Микроскоптан микропрепарат “Сорус папоротника” карау

Нәтиҗә: Абагасыманнар да, мүкләр кебек үк, споралар белән үрчиләр.


Абаганың әһәмияте. Укучы чыгышы ( таблицалар, коллекция “Каменный уголь и продукты его переработки”, рәсемнәр куллану). Абаганың кайбер төрләрен халык медицинасында дару үләннәре буларак кулланалар. Калканлы абаганың ( щитовник мужской) файдалы яклары турында антич эпоха вакытыннан бирле белгәннәр.Аның яфракларының кайнатмасын һәм төнәтмәләрен яраларны төзәтүдә кулланганнар. Шулай ук авыртуны басучы һәм төрле ялкынсынуларга каршы буларак кулланалар.

Абаганың яшь яфраклары ашарга яраклы. Билгеле специфик эшкәртүдән соң аны Көньк Азия милләт кухнясында (Япониядә салат) кулланалар. Халык медицинасында абага яфрагыннан махсус рецепт буенча суалчан куа торган дару әзерлиләр.



5. Ныгыту ( 8 минут)

Компьютерда дисктан фронталь телдән тестлар эшләү. CD –диск “Биология. Лабораторный практикум”.


5. Йомгаклау. ( 1 минут)

Укытучы:1. Абага үсемлегенең төзелешен өйрәнеп, нинди нәтиҗә ясыйбыз? Абага чәчәген күрергә теләүчеләр теләкләренә ирешә алдылармы икән? ( “Әкият турында” –бер кайда да аның чәчәген күрә алмаганнар, чөнки аның чәчәге юк. Абагасыманнар югары төзелешле споралар белән үрчи торган үсемлекләр.)

2. Галимнәр шундый фикер әйткәннәр: ташкүмерне яндырганда Кояш энергиясе чыга, дип. Дөресме бу? Сез ничек уйлыйсыз?

6. Өй эше.(1 минут)

Мини-сочинение язырга : “Палеозой эрасы ташкүмер чорына сәяхәт”












Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!