Балалар бакчасында музей почмаклары булдыру тәрбия өлкәсендә мөһим роль уйный. Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – һәр тәрбияченең бурычы. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый.
Просмотр содержимого документа
«Үткәннәргә сәяхәт»
Үткәннәргә сәяхәт.
Балалар бакчасында музей почмаклары булдыру тәрбия өлкәсендә мөһим роль уйный. Балаларны туган ягыбызның үткәне белән таныштыру, халкыбызга карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү – һәр тәрбияченең бурычы. Чөнки үткәнне белмичә, киләчәккә барып булмый. Үткәннәргә сәяхәт вакытында халкыбызның матурлыкка бай тормышы белән танышабыз. Әби-бабаларыбызның кул эшләренә сокланабыз, түземле, сабыр булуларына таң калабыз. Бары түземнәр генә төннәр буе ай яктысында чигү чигеп, бәйләп утыра ала. Шуның өйстенә алар оста куллы, сәнгатькә гашыйк та булганнар. Кулланыш өчен агачтан ясалган эш кораллары, талдан үрелгән бишекләр һәм башка әйберләр бүгенге көндә берәүне дә битараф калдыра алмый. Болар барысы да халкыбызның эшчәнлеге, уңганлыгы турында сөйли. Әлбәттә, моны безнең балаларыбыз белеп, матурлыкка сокланып һәм эшкә тартылып, үткәннәребезгә хөрмәт хисе белән тәрбияләнеп үсәргә тиешләр.
Безнең балалар бакчасында элекке заманнарда кулланышта күп тотылган экспонатлар саклана. XVIII нче гасыр башы экспонатлары аеруча да кадерле зур хәзинә. Су буеннан кызлар су ташыган иләмсез киң һәм уңайсыз көянтә балаларыбызны аптырашта калдыра. Бу көянтә турында сөйләгәндә балалар төрле сораулар яудыра. Милләтебезнең нуры булган чигүле сөлгеләр, ашъяулыклар, төрле япкычлар музей почмагында йолдыз кебек балкыйлар. Элегрәк һәр йортта булган талбишек кадерле булып саклана бездә. Бу бишектә күпме нәниләр бишек җыры тыңлап үскәндер, анысы билгесез.
Кыскасы, һәр күргәзмә безнең өчен зур мирас.
Туган як тарихын, гадәтләрен
Өйрәнергә тиеш һәрбер бала.
Хатирәләр белән кызыксынып,
Горурланып киләчәккә атла.
Үткәннәрне өйрәнү һәм туплау
Киләчәк өчен булыр мирас.
Җыелган борынгы хәзинәләр,
Беркайчан да кадерен югалтмас.