СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җөмлә төрләрен өйрәнү.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Җөмлә төрләрен өйрәнү өчен кулланма. 

Просмотр содержимого документа
«Җөмлә төрләрен өйрәнү.»

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Без бүген мәктәпкә бармыйбыз. Сөйләшеп кара әле син аның белән! Син бүген кая барасың? Тиз бул!

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре.

Без бүген мәктәпкә бармыйбыз. Сөйләшеп кара әле син аның белән!

Син бүген кая барасың?

Тиз бул!

Яз җитә. Яз җитә? Яз җитә! Охшаш Өчесе дә җөмлә. Баш хәрефе белән башлана. Ия һәм хәбәр бер үк. Аермалары Төрле тыныш билгесе куелган. Ни өчен төрле тыныш билгесе куелган?
  • Яз җитә. Яз җитә? Яз җитә! Охшаш Өчесе дә җөмлә. Баш хәрефе белән башлана. Ия һәм хәбәр бер үк. Аермалары Төрле тыныш билгесе куелган. Ни өчен төрле тыныш билгесе куелган?
Хикәя җөмлә. Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә.Тавыш логик басым төшкән сүзгә кадәр күтәрелә, аннары төшә башлый. Логик басым төшә торган сүз әйтелә торган фикергә яңалык алып килә, җөмләдә хәбәр алдында килә. Гадәттә, хикәя җөмләдә ия җөмләнең башында, хәбәр ахырда урнаша.

Хикәя җөмлә.

  • Чынбарлыкта булган вакыйгалар, күренешләр, берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә хикәя җөмлә дип атала. Ул чагыштырмача тыныч, салмак тавыш белән әйтелә.Тавыш логик басым төшкән сүзгә кадәр күтәрелә, аннары төшә башлый. Логик басым төшә торган сүз әйтелә торган фикергә яңалык алып килә, җөмләдә хәбәр алдында килә. Гадәттә, хикәя җөмләдә ия җөмләнең башында, хәбәр ахырда урнаша.
Сорау җөмлә Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, сөйләүченең үзенә бирелә һәм сорау интонациясе белән әйтелә. Сорау җөмләнең хәбәренә -мы,-ме, -мени, -мыни кисәкчәләре ялгана яки сорау алмашлыклары кулланыла. Татар телендә сорау җөмләдә логик басым яңалык сорала торган сүзгә төшә. Ул хәбәр алдына куела .

Сорау җөмлә

  • Нинди дә булса сорауны белдергән җөмлә сорау җөмлә дип атала. Сорау я тыңлаучыга, сөйләүченең үзенә бирелә һәм сорау интонациясе белән әйтелә. Сорау җөмләнең хәбәренә -мы,-ме, -мени, -мыни кисәкчәләре ялгана яки сорау алмашлыклары кулланыла. Татар телендә сорау җөмләдә логик басым яңалык сорала торган сүзгә төшә. Ул хәбәр алдына куела .
Боерык җөмлә Боерык җөмлә боеруны, эш кушуны үтенүне, киңәш итүне белдерә. Ул боеру интонациясе белән, югарырак тонда әйтелә. Андый җөмләләрдә боерык фигыльләр һәм инфинитив еш кулланыла. Боерык җөмләнең хәбәре составында хәбәрлек сүзләр була. -а,-ә,-ый,-и +күр(мә) формасы да катгый итеп эш кушуны, боеруны белдерә. Боерык җөмләдә -асы, -әсе, -ыйсы, -исе + бул(ма) формасы да еш очрый.

Боерык җөмлә

  • Боерык җөмлә боеруны, эш кушуны үтенүне, киңәш итүне белдерә. Ул боеру интонациясе белән, югарырак тонда әйтелә. Андый җөмләләрдә боерык фигыльләр һәм инфинитив еш кулланыла. Боерык җөмләнең хәбәре составында хәбәрлек сүзләр була. -а,-ә,-ый,-и +күр(мә) формасы да катгый итеп эш кушуны, боеруны белдерә. Боерык җөмләдә -асы, -әсе, -ыйсы, -исе + бул(ма) формасы да еш очрый.
Тойгылы җөмлә Тойгылы җөмлә көчле тойгыны белдерә, югарырак тавыш белән әйтелә.Аларда төрле тойгылар чагыла: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Андый җөмләдә көчле хис-кичерешләр белдерелә, еш кына төрле эмоциональ ымлыклар, кисәкчәләр кулланыла. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.

Тойгылы җөмлә

  • Тойгылы җөмлә көчле тойгыны белдерә, югарырак тавыш белән әйтелә.Аларда төрле тойгылар чагыла: шатлану, соклану, курку, шикләнү, ис китү, үкенү, теләк, ниятләү, икеләнү һ.б. Андый җөмләдә көчле хис-кичерешләр белдерелә, еш кына төрле эмоциональ ымлыклар, кисәкчәләр кулланыла. Тойгылы җөмләдә көчле тойгы интонациясе, эмоциональ бизәк өсти торган сүзләр (нинди, кайсы, соң, бит кебек сүзләр һәм ымлыклар), кабатлаулар, инверсия зур роль уйный.
Бергәләп эшлик әле. Урамда яз Күктә кояш елмая Нинди матур көн Саф һавада шундый рәхәт Язгы табигать нинди матур Сыерчыклар шат авазларын яңгырата Бар дөньяда яз сулышы сизелә Бар табигать җанлана Ә син язны яратасыңмы Кошлар җырын тыңлыйсыңмы Кошлар җырын тыңлыйсыңмы Гөрләвекләр телен аңлыйсыңмы Дусларым, сез дә язгы табигатьне күзәтегез Кошларга оялар ясап куегыз

Бергәләп эшлик әле.

  • Урамда яз Күктә кояш елмая Нинди матур көн Саф һавада шундый рәхәт Язгы табигать нинди матур Сыерчыклар шат авазларын яңгырата Бар дөньяда яз сулышы сизелә Бар табигать җанлана Ә син язны яратасыңмы Кошлар җырын тыңлыйсыңмы Кошлар җырын тыңлыйсыңмы Гөрләвекләр телен аңлыйсыңмы Дусларым, сез дә язгы табигатьне күзәтегез Кошларга оялар ясап куегыз


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!