СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Бүлек: Яз
Дәрес стуктурасы: яңа белемнәрне үзләштерү
Сыйныф: 2
Фән – татар әдәбияты.
Дәрес темасы: Яз билгеләре.
Белем бирү максаты:
- яз билгеләре белән таныштыру;
- көндез кояш балкый, кар эри, тамчы тама, кошлар кайта, табигать уяна җөмләләрен сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
Үстерү максаты:
-Укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;
-парларда эшли белү күнекмәләре формалаштыру;
-коммуникациягә керә белү сәләтләрен үстерү.
Тәрбияви максат:
-язгы табигатькә соклану, аны ярату хисләре уяту.
Җиһазлау: дәреслек, 99 нчы бит, методик кулланма 29 бит,“Яз” темасына презентация,компьютер,магнитофон, сүзлек дәфтәре.
Материал: Р.З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова «Күңелле татар теле” 2 нче сыйныф.
ШУУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.
ТБУУГ: чагыштыру,гомумиләштерү.
Эш төрләре: индивидуаль,парталарда,күмәкләп.
Дәрес барышы
I этап.Оештыру. Психологик уңай халәт тудыру.
1 слайд.(Экранда елмайган кояш нурларын сибеп тора).
1. Исәнләшү.
- Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Карагыз эле, балалар, тәрәзәдән язгы яктылык, кояш ничек матур итеп елмая. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә шулай елмаеп исәнләшик.
1 слайд (Шигырь юллары.)
Хәерле көн, Миңа!
Хәерле көн, Сиңа!
Хәерле көн, Сезгә!
Хәерле көн, Безгә!
-Күрегез әле, класс бүлмәсе яктырып, җылынып та китте.
Гәүдәләрне туры итеп куеп, дөрес итеп утырыгыз, дәресебезне башлыйбыз.
2. Өй эшен тикшерү. (Үзбәя бирү.)
Ә хәзер, балалар, өй эшләрен тикшерәбез.
Без сезнең белән узган дәрестә нәрсәләр өйрәндек?
Әйдәгез, бергәләп җөмләләрне искә төшереп алыйк әле?
2 слайд.(Фонетик күнегү.)
3. Фонетик күнегү: татар теленә хас авазларны дөрес әйтергә өйрәнү.
Җә-җү,җә-җө-җү,
Һә-һө һә-һү,
Ә-әң ө-өң ү-үң
Әң-өң ү-үң
II этап. Дәрескә максат, бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивилаштыру.
Балалар, әйдәгез презентация карап алыйк. Аннары һәрбер укучы үзенең фикерен әйтер.(“Яз ”турында презентация карау.)
3слайд.(Яз турында рәсемнәр.) Мин беләм
Сингапур алымын куллану. Модель Фрейер (Бер кәгазь битенә укучылар чиратлап үз фикерләрен рус телендә яза.)
Әлеге рәсемнәр нинди ел фасылына туры килә? Бирелгән сорауларга җаваплар язып карыйк әле.
- Бу кайсы вакыт? (Яз)
- Көн нинди? (Җылы)
- Җил исәме? (Исә)
- Урамда кояш җылытамы? (Җылыта)
Балалар, сез бик яхшы беләсез икән. (Үзбәя бирү)
III этап. Белемнәрне актуальләштерү.
Балалар, без әле нәрсәләрне белмибез соң?
Әйе, дөрес, яз билгеләре турында. Димәк, без бүген менә шушы тема турында сөйләшербез дә инде.
4 слайд (Уен: “Бу нинди ел вакыты?”)
(Укытучы җөмләләрне укый, укучылар аларның кайсы ел вакытына караганын әйтергә тиеш.)
Кар ява. Яңгыр ява. Кояш балкый. Тамчы тама. Буран. Елгада боз ага. Кошлар җылы якка китә. Елгада су туңа. Кошлар җылы яктан кайта. Табигать уяна.
Яхшы. Сез, яз турында татарча җыр беләсезме?
Әйдәгез, бергәләп 1 нче сыйныфта өйрәнгән “Яз җитә” җырын тыңлап, искә төшереп үтик. “Яз җитә” Фатих Кәрим сүзләре. (Магнитофон язмасы)
Балалар искә төштеме, әйдәгез бергәләп җырлап карыйк.(Бергәләп җырлыйлар.)
IV этап. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. Мин белергә телим.
5 слайд. (Яңа сүзләр)
Экранга игътибар белән карыйбыз.
Бергәләп бирелгән сүзләрне укыйбыз. (Хор белән укыйлар.)
Кояш балкый- солнце светит, кар эри - снег тает, тамчы тама-капля капает, кошлар кайта – птицы прилетает, табигать уяна - природа просыпается.
Сүзлек дәфтәрен ачабыз, яңа сүзләрне тәрҗемәсе белән күчереп язып куябыз.
6 слайд. (Рәсемнәр һәм сораулар.)
Ә, хәзер рәсемнәргә карап, сорауларга җавап биреп карыйк әле.
-Яз көне нинди үзгәрешләр була? (Кояш балкый,кар эри, тамчы тама.)
-Урамда нинди кошларны күрергә була? (Кара карга,.)
-Табигать нишли? (Уяна.)
Бик яхшы. Балалар, бик күп эшләдек, арыгансыздыр, ял итеп алыйк.(“Җил исә”.)
Физминутка.
Җил исә, исә,исә
Агачларны селкетә.
Җил тына, тына, тына
Агачлар үсә, үсә.
Дөрес, яз көне барлык табигать җанлана. Агачлар да үсә.
V этап. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү. Мин белдем.
Хәзер мин сезгә текст тәкъдим итәм. Рәсемнәр урынына сүзләр куеп җөмләләрне укырга кирәк. (Төркемләп эшләү.)
7 слайд. (Текст)
Яз җитә. Көндез балкый. Җылы яктан кайта. Без кошларга ясыйбыз. шатланалар.
Әйдәгез, күнегүләр эшләп алыйк. (Парлап эшләү.) (Үзбәя бирү.)
8слайд.(Ситуатив күнегүләр.)
Спроси у друга:
-любит ли он весну;
-с кем он играет на улице;
-тепло ли на улице;
-выйдет ли он на улицу.
VI этап. Яңа белемнәрне ныгыту.
- Хәзер бергәләп яз фасылы турында шигырьләр укып китәрбез.
Яз турында шигырьләр уку. (Битләргә язылган шигырьләрне укучыларга тарату.)
Бу кайсы вакыт?
Габдулла Тукай
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт?
— Йә, әйтеп кара.
Яз
Бари Рәхмәт
Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә,
Гөрләшеп, сайрашып,
Җырчы кошлар килә.
Тышта яз
Әхмәт Ерикәй
Тышта яз әле
Яңа башлана:
Тамчылар тып-тып
Түбәдән тама.
Уңган сыерчык
Хәй Вахит
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта,
Очып килә шул ояга
Сыерчык яз булгач та.
Шунда тора, шунда йоклый,
Шунда бала үстерә,
Матур итеп сузып сайрый
Басып оя өстенә.
Яз килә
Нур Гайсин
Гөрләвек ага,
Кояш елмая,
Торналар үтте
Тезелеп бая.
Гөрләвекләрдә
Уйный үрдәк, каз.
Илне яшәртеп,
Шаулап килә яз.
Яз
Әминә Бикчәнтәева
Яз килде, кояш көлде,
Дөньяга нур бөркелде.
Уянды бар агачлар,
Куанды алмагачлар.
Бер карасаң — күксел төсе,
Бер карасаң — ак сыман.
Үткән чакта, өзеп ал, дип,
Безгә елмая сыман.
Балалар, шигырьләр ошадымы?
Әйе, безнең язучыларыбыз бик матур шигырьләр язганнар.
Мин сезгә карточкалар өләшәм, бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек икән?
(Нокталар урынына тиешле сүзләр куеп укырга). (Индивидуаль эшләү.)
VII этап. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.
Балалар яз турында бер куплет шигырь ятлап килерсез. Шигырьләрне китапханәдән алырга була.
VIII. Рефлекция (дәрескә йомгак ясау).
- Дәрес сезгә ошадымы ?
- Бүгенге дәрескә без нинди максатлар куйган идек? Максатларга ирештекме? (Җаваплар).
Әйе, укучылар, мин сезнең белән килешәм. Һәр ел фасылы үзенчә матур.
Чыннан да без бүген яз фасылы, яз билгеләре турында күп мәгълүматлар алдык. Дәрес безне язгы табигатькә соклана белергә һәм аны яратырга өйрәтте.
Бүген сез барыгыз да бик актив булдыгыз. Рәхмәт балалар. Сау булыгыз.
© 2017, Гайсина Рузиля Сагдатзяновна 1301