“Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районының Биектау беренче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Эшне башкарды:
I квалификацион категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Сәмигуллина Лилия Дамир кызы
Биектау, 2017
Тема: Сәгать
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
1. Вакыт турында әңгәмәне башлый, дәвам итә һәм тәмамлый алу.Сәгатьне өйрәнү.
2. Иртән, көндез, кич нәрсә эшләү турында әйтә белү.
3. Әңгәмәдәшкә ихтирамлы һәм игътибарлы булу. Аралаша белү сәләтенә ия булу
Яңа лексика. Сәгать, сәгать ничәдә? Сәгать биштә
Җиһазлар: дәреслек, интерактив такта, компьютер, аудиодиск, төсле карточкалар, төсле карандашлар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру
Укытучы укучылар белән исәнләшә, хәлләр сораша.
-Исәнмесез, балалар.
-Исәнмесез.
Хәлләр ничек?
-Бик шәп, рәхмәт.
-Дәресне “ Сәлам” җыры белән башлап җибәрәбез( балалар җырлыйлар)
-укучылар, без үткән дәрестә нәрсәләр өйрәндек? Нинди сүзләр өйрәндек? “Оркестор” уены. ( “Көз, яз, җәй, кыш, көз көне, яз көне, җәй көне, кыш көне, хәзер, кайчан?, ай, кыш/яз/җәй/көз айлары, төн, төнлә, иртә, иртән, көн, көндез, кич, кичен, төн, төнлә ” кебек сүз һәм гыйбәрәләр барысы да кабатланып чыгарга тиеш.) Укытучы рәсем күрсәтә, ә укучылар чылбыр буенча тиешле сүзне тиз-тиз әйтергә тиеш. Җавап бирергә авырсынган укучы чылбырдан төшеп кала һәм индивидуаль рәвештә җавап бирә, калган укучылар булыша ала.
2.Проблема кую:
- укучылар, бу нәрсә? (сәгать)
- ул безгә нәрсәгә кирәк?
- иртән без нишләргә тиеш?
-кичен без нишләргә тиеш?
- төнлә без нишләргә тиеш?
3.Яңа дәрес материалы өстендә эш
1. Вакытны әйтергә өйрәнү. “Сәгатть ничә?” уены.
2.Аудиоязма белән эш. “Тыңла һәм кабатла” Укучылар дәреслектән рәсемнәрне карыйлар һәм кабатлап баралар.
4. Физкультминутка .”Вакыт” җыры
5. Алган белемнәрне ныгыту.
“Рәсем белән эш”. Укытучы укучыларны 4-5 кешедән торган командаларга бүлә. Һәр командага зур кәгазьгә көндәлек режимнарын ясарга тәкъдим ителә. 23 Командадагы һәр укучы кәгазьнең төрле почмагында сәгать ничәдә нишләвен ясый (сызым рәвешендәге рәсем булса да ярый) билгеле бер вакыт эчендә (мәсәлән, 7-10 минутта). Вакыт үткәч, такта янына чыгып, команданың һәр әгъзасы нәрсә ясавын, әйтә. Мәсәлән:
Икедә мин өйгә кайтам.
Алтыда мин мультфильм карыйм.
Сигездә мин мәктәпкә барам.
Өчтә мин урамда уйныйм.
Унда мин йоклыйм. Һ.б
“Укытучылар һәм укучылар” уены. Укучылар ике командага бүленәләр. Бер команда – “Укучылар”, икенче команда “Укытучылар”. Балалар алдына “Укучылар” һәм “Укытучылар” дигән ике табличка куелып, алар үзләре дә теләгән команданы сайлый ала. “Укытучылар” “укучылар”дан үзләре теләгән укучыны сайлап, 1-3 сорау бирәләр һәм укучылардан җавап алалар. Мәсәлән: Син кайчан торасың? (Көтелгән җавап: Мин җидедә торам.)
Тугызда син нишлисең? (Көтелгән җавап: Тугызда мин мәктәптә укыйм.)
Кем көндез ашханәгә бара? (Көтелгән җавап: Укучылар көндез ашханәгә бара.)
Син кайчан ял итәсең? (Көтелгән җавап: Мин кичен ял итәм.)
Кичен син нишлисең? (Көтелгән җавап: Кичен мин уенчыклар белән белән уйныйм.)
Кем кичен китап укый? (Көтелгән җаваплар: Әнием кичен китап укый. Мин дә укыйм.) Һ.б. Командадагы һәр укучы сорау һәм җавап биреп өлгерергә тиеш. Моны укытучы контрольдә тота. Соңыннан укучылар рольләре белән алышыналар һәм уен дәвам итә.
Бәяләү. Укытучы, укучыларга сораулар биреп, бүгенге дәрестәге эшне бәяләргә куша. Сораулар татарча да, русча да яңгырый. Укучылар, әлбәттә, русча җавап бирә алалар. - Дәрестәге эшегезгә нинди бәя куярсыз?
- Кем нәрсә эшли алмады?
- Сез үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?
- Сыйныфташларыгызны нәрсә өчен мактый аласыз?
- Сезнеңчә, дәрестә кем башкалардан яхшырак эшләде?
V. Йомгаклау. Рефлексия
- Бер-берегезне мактагыз. Укучылар белән саубуллаша һәм уңышлар тели.
Мәктәп директоры:____________Гыйлманова. Е.С.