Просмотр содержимого документа
«Эссе "Мин - укытучы"»
Мин – укытучы
Яңа уку елы башланды. Мәктәпләргә һәм бик күп уку йортларына ямь иңде. Класслар – балалар, аудиторияләр – студентлар белән тулды. Дәреслекләр, фәннәр, лекцияләр... Яңа ачышлар, яңа мәгълүматлар. Барысы да гыйлемне арттыра, яңа ачышларга нигез сала.
Әйе, һич шөбһәсез,туры мәгънәсендә, бүгенге алган белем баланы яңа үрләргә юлыктырачак. Нинди генә эшкә тотынса да – белем кирәк. Ә белемнең нигезе – укуда, тырышлыкта.
Бүгенге тормышыбыз катлаулы. Кыенлык, җитешсезлек, гаделсезлекләр дә юк түгел. Аларны җиңәр өчен белем иясе булу кирәк. Әгәр дә тормыш кимчелекләренә баш иеп, укуга игътибар сүлпәнәйсә, балалардан кемнәр чыгар?
Ә безнең халкыбыз нинди кыенлык килсә дә, гыйлемгә өндәгән. Белемле кешене генә ихтирамга лаек дип исәпләгән. 18 нче йөз шагыйре Г.Утыз-Имәнинең шигырь юллары моңа дәлил.
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлегә.
Нинди кыйммәтле сүзләр!
Үз илеңнең, халкыңның таянычы булу бер белем аша гына тормышка ашуы мөмкин. Чыннан да, бүгенге көндә, электроника, кибернетика, космология кебек фәннәр тормышыбызның үзәгенә әйләнгән чорда, белемең булмаса, ни кылмак кирәк?!
Егерме елдан артык гомерем балалар тәрбияләүгә багышланган, күп укучыларым минем юлымнан киткән. Шулай да еш кына үземнең мәктәп елларымны, укытучыларымны сагынып искә алам. Белемгә омтылыш барлыкка килүдә, мөгаен, беренче укытучым сәбәпчедер. Ул минем әле дә хәтеремдә. Аның ягымлы тавышы әле колак төбендә ишетелә кебек. Ул кайчакларда кырыс та, җитди дә була иде. Укытучымны мин кеше күңеленә ачкыч ярата белүче, аны үстерергә бар күңелен салучы тылсымчы дип атар идем. Өлкән яшьтәге остазларымны уңышларым белән куандыра алам икән – мин бәхетле.
Мин – укытучы. Мин дә хәзер бөек исемле шәхес. Үз алдыма сынатмаска, һәр өлкәдә яхшы булырга тиешмен дип, үземә максат куйдым. Алда куйган максатыма ирешермен дип ышанам. Чөнки мин дә үземнән соң халкыбызга, киләчәгебезгә чын укытучы бүләк итәргә тиешмен. Минем өстемдә зур бурыч – кешеләрне укыту!
Үземнең фекеремне йомгаклап, Бөек Гетеның сүзләрен искә төшерәсем килә: “Булачак укытучы дөньяга килгәндә аның баш очында өч фәрештә пәйда була. Беренчесе әйтә:
—Синең күңелең һәрвакыт яшь булыр, чөнки сине һәрвакыт балалар уратып алыр…
Икенчесе:
—Күңелең һаман матур булыр, чөнки син балаларны яхшылыкка өйрәтәчәксең,—ди.
—Син бәхетле булачаксың, чөнки хезмәтеңнең җимешләрен татыячаксың, укучыларың синнән югарырак биеклеккә күтәреләчәк, ә шуннан да артык бәхет юк,—ди өченче фәрештә.”
Мин – укытучы. Укытучы булуым белән мин бәхетле.