Мин -укытучы (эссе)
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип уза көннәрем.
Һәрберебезнең күңелендә еш кына кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сорау туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр эзлим. Без бу дөньяда ни калдырабыз дигән сорауны еш ишетәбез һәм уйланабыз. Шушы мең сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгелдер, мөгаен. Хыялыма ирешүдә, беренчедән, туган авылымда укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле татар теле укытучысы- сыйныф җитәкчем юнәлеш бирсә, икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз эшен яратып башкаруы этәргеч булгандыр, мөгаен.
Бүгенгедәй хәтеремдә, әниемнең кулларына тотынып мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә ап-ак алъяпкыч, толымнарымда ап-ак тасмалар, күңелемдә ап-ак хыяллар...
Әйе, хәзер дә күз алдымда: тәүге мөгалимәм - мәрхүмә Нәкыя апамның елмаюлы серле карашы. Мәктәп бусагасын атлап кереп, чыгып киткәнче ул миңа: ”Синең урының мәктәптә, балалар янында, син укытучы булыр өчен яратылган “,- ди иде. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Мәктәпне тәмамлавыма утыз тугыз ел вакыт үтеп тә киткән. Кайларда гына йөрсәм дә, мәктәптән баребер аерыла алмадым. Кеше тормышында мәктәпнең нинди мөһим урын тотканына тагын бер кат ышандым. Укытучы!
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында, - дип яза, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова.
Әйе, мин дә 25 ел мәктәптә эшләү дәверендә бу эшне ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңладым. Мөгалим - дөньяга яктылык, җылылык иңдерүче кояш бит ул! Укытучы күңелендә һәрчак яз гына. Башкача булуы да мөмкин түгел. Ул бит үзенең укучыларына самими хисләр бүләк итә.
Укытучы– дөньны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма горурланып яшим. Үзеңнең яраткан эшең булу - үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит мин - Укытучы!
Куйган максатларыма ирешү өчен, белем алырга кирәклегенә төшендем. 11 классны бетереп, туган авылдан чыгып китү һәрбер бала өчен авырдыр, дип уйлыйм. Минем авылым - Кызыл Күл әрәмәле болыннарга, калын урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә кош- кортларга, җәнлекләргә бай Биектау районында урнашкан. Биектау районы үзенең эшчән халкы, талантлы яшьләре белән дан тоткан. Мин дә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Түбән Кама педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, хезмәтемне Яр Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә башлап җибәрдем. Беренче педпрактика вакытында укытучы минем һөнәрем булуына төшендем. Минем мәктәп тормышым башланды. Олы тормыш юлына беренче адымнар. Мәктәпнең милли эшләр урынбасары Диләрә Вагыйз кызы мине ягымлы итеп каршы алды. Укытуның беренче елында ук сыйныф җитәкчесе дә булырга туры килде.
Язмыш... Кеше бер генә урында тапталып тора алмый, гомере буе эзләнә, хыяллана, шуңа күрә зур сынауларга дучар була. Язмыш мине дә 21 елдан соң кире туган якларыма алып кайтты. 2001 нче елдан Биектауның 3 нче мәктәбендә укытучы эшчәнлегемне дәвам итәм.
Безнең мәктәп табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Иртән табигать белән серләшә-серләшә мәктәпкә киләм, юлда сине нихәтле әти-әни сәламли! Аларның җылы карашлары күңелдә яшәү чаткылары уята. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кабинетларда эшләү - үзе бер бәхет. Эшләү өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда–күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым - укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Сыйныфларда балаларны өч төркемгә бүләм: бик көчлеләр, уртача сәләтлеләр, йомшаграклар. Мин беренче дәрескә кергәндә үк аларны үзем өчен билгеләп куям һәм дәресне шул юнәлештә оештырам. Укучыда булган сыйфатларны үстерү, камилләштерү – минем бурычым.
Дәресләр... Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү - укытучының тагын бер бурычы. Мин тәгъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым – укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру.
Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.
Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.
Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып, минем ихлас күңелдән яшь укытучыларга теләгемне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар барысы да тормышта үз урынын тапты. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары - ул минем хезмәт җимешләрем. Бик җаваплы, авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомерем бушка үтми, шуңа сөенеп туя алмыйм.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Ярата һәм яраттыра алсам,
Гүзәллеккә сокландыра алсам,
Олы җанлы булып кала алсам.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.
Мин -укытучы (эссе)
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар, дип уза көннәрем.
Һәрберебезнең күңелендә еш кына кеше ни өчен яши дигән, төгәл җавап бирә алмаслык мәңгелек сорау туа. Бу сорауны үземә дә еш бирәм дә акланырлык сәбәпләр эзлим. Без бу дөньяда ни калдырабыз дигән сорауны еш ишетәбез һәм уйланабыз. Шушы мең сорауларга җавапны мин үземнең яраткан эшемдә таптым. Укытучы һөнәрен сайлавым очраклы гына түгелдер, мөгаен. Хыялыма ирешүдә, беренчедән, туган авылымда укыткан ачык йөзле, киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле татар теле укытучысы- сыйныф җитәкчем юнәлеш бирсә, икенчедән, татар теле һәм әдәбияты укытучысының үз эшен яратып башкаруы этәргеч булгандыр, мөгаен.
Бүгенгедәй хәтеремдә, әниемнең кулларына тотынып мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә ап-ак алъяпкыч, толымнарымда ап-ак тасмалар, күңелемдә ап-ак хыяллар...
Әйе, хәзер дә күз алдымда: тәүге мөгалимәм- мәрхүмә Нәкыя апамның елмаюлы серле карашы. Мәктәп бусагасын атлап кереп, чыгып киткәнче ул миңа:”Синең урының мәктәптә, балалар янында, син укытучы булыр өчен яратылган “,- ди иде. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Мәктәпне тәмамлавыма утыз тугыз ел вакыт үтеп тә киткән. Кайларда гына йөрсәм дә, мәктәптән баребер аерыла алмадым. Кеше тормышында мәктәпнең нинди мөһим урын тотканына тагын бер кат ышандым. Укытучы!
Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында, - дип яза, яраткан шагыйрәбез Клара Булатова.
Әйе, мин дә 25 ел мәктәптә эшләү дәверендә бу эшне ни дәрәҗәдә җаваплы икәнлеген аңладым. Мөгалим - дөньяга яктылык, җылылык иңдерүче кояш бит ул! Укытучы күңелендә һәрчак яз гына. Башкача булуы да мөмкин түгел. Ул бит үзенең укучыларына самими хисләр бүләк итә.
Укытучы– дөньны танып белергә омтылучы балаларның керсез пакъ күңелләренә гыйлем орлыкларын чәчүче һәм аларның матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, әниләр белән бер үк дәрәҗәгә куярлык – изге зат. Минемчә, бала күңеленә иң якын кеше ул – Укытучы. Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш ул? – дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Укытучы кешегә иң башта – табигать биргән сәләт, сабырлык, тирән белем, күркәм холык, һәрвакыт үз-үзеңне башкаларга үрнәк итеп тота белү сыйфаты хас булырга тиеш. Шушы зур исемне аклау өчен бөтен көчемне куям. Үземнең укытучы һөнәрен сайлаганыма горурланып яшим. Үзеңнең яраткан эшең булу-үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит мин - Укытучы!
Куйган максатларыма ирешү өчен, белем алырга кирәклегенә төшендем. 11 классны бетереп, туган авылдан чыгып китү һәрбер бала өчен авырдыр, дип уйлыйм. Минем авылым - Кызыл Күл әрәмәле болыннарга, калын урманнарга, челтерәп аккан чишмәләргә кош- кортларга, җәнлекләргә бай Биектау районында урнашкан. Биектау районы үзенең эшчән халкы, талантлы яшьләре белән дан тоткан. Мин дә урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Түбән Кама педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлап, хезмәтемне Яр Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә башлап җибәрдем. Беренче педпрактика вакытында укытучы минем һөнәрем булуына төшендем. Минем мәктәп тормышым башланды. Олы тормыш юлына беренче адымнар. Мәктәпнең милли эшләр урынбасары Диләрә Вагыйз кызы мине ягымлы итеп каршы алды Укытуның беренче елында ук сыйныф җитәкчесе дә булырга туры килде.
Язмыш... Кеше бер генә урында тапталып тора алмый, гомере буе эзләнә, хыяллана, шуңа күрә зур сынауларга дучар була. Язмыш мине дә 21 елдан соң кире туган якларыма алып кайтты. 2001 нче елдан Биектауның 3 нче мәктәбендә укытучы эшчәнлегемне дәвам итәм.
Безнең мәктәп табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Иртән табигать белән серләшә-серләшә мәктәпкә киләм, юлда сине нихәтле әти-әни сәламли! Аларның җылы карашлары күңелдә яшәү чаткылары уята. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек кабинетларда эшләү - үзе бер бәхет. Эшләү өчен бөтен уңай шартлар да тудырылган.
Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда–күзләр, күзләр. Ә бу күзләрдә мең төрле сорау, мең төрле проблема. Бу сорауларга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Мин аларның күзләренә карап, шул сорауларга көн саен әкрен гена җавап эзлим, алар белән бергә уйлыйм, көләм, шатланам. Минем бурычым - укучыда эчке матурлыкка омтылыш тудыру, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карый белергә өйрәтү. Әдәбият дәресендә бала әсәрдәге вакыйгалар һәм янәшә сурәтләнгән язмышлар белән таныша: күтәрелгән тема буенча фикер алыша, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә. Мин укучыларның һәрберсенә әйтергә мөмкинлек бирәм, чөнки һәр бала – үз фикерен әйтергә хокуклы шәхес. Ничек бар шулай кабул итәм мин аларны. Аларның һәрберсе сәләтле. Сыйныфларда балаларны өч төркемгә бүләм: бик көчлеләр, уртача сәләтлеләр, йомшаграклар. Мин беренче дәрескә кергәндә үк аларны үзем өчен билгеләп куям һәм дәресне шул юнәлештә оештырам. Укучыда булган сыйфатларны үстерү, камилләштерү – минем бурычым.
Дәресләр... Алар укучы белән укытучының бергәләп иҗат итүенә нигезләнергә тиеш. Мин дәрестә – киңәшче, өйрәтүче, ярдәмче, юнәлеш бирүче, әйдәп баручы. Мин алар белән бәхәсләшәм, иҗат итәм, фикер алышам, мөстәкыйль карарлар кабул итәм. Балаларның кызыксыну күзләрен күреп сөенәм. Әзерлексез килгән укучыларны да үз фикерен әйтергә өйрәтәм, чөнки белемгә омтылу чаткыларын кабыза белү - укытучының тагын бер бурычы. Мин тәгъдим иткән биремнәр укучының проблемасына әйләнергә, аның яшәеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Минем максатым – укучыда иҗади мөмкинлекләрне ачу, үзенең сәләтле булуына ышандыру. Шуның өчен, укучыларны татар теле һәм әдәбият фәненә мәхәббәт тәрбияләү өчен төрле метод –алымнардан, заманча технологияләрдән файдаланам.
Көн артыннан көн үтә. Һәр көн мине укучыларым сыйныф каршында басып каршы алалар. Аларның һәрбер көнгә үз фикерләре, үз карашлары бар. Алар нәрсә ишеткәннәрен, нәрсә уйлаганнарын әйтергә ашкыналар. Алар белән мин сөйләшәм, серләрен тыңлыйм, үз киңәшләремне бирәм. Балалар, алар – серле бер дөнья. Аларның дөньясына керү өчен, үзеңә дә балачакка кайтырга туры килә.
Теләсә кем укытучы була алмый. Укытучы булу өчен белем генә җитми. Үзенә хас талант кирәк.
Күңелем түрендә яткан кайбер фикерләремне шушы юлларга салып, минем ихлас күңелдән яшь укытучыларга теләгемне әйтәсем килә: мәктәптә эшләү белән горурланырга кирәк, укытучы һөнәре катлаулы хезмәт булса да, зур хөрмәткә лаеклы хезмәт. Бары тик балаларны һәм үз эшеңне яратканда гына Укытучы дигән исемгә лаек булырга мөмкин.
Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү); коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Бәлки шушы эш алымнарын куллану рус төркемендәге укучыма-Гущина Екатеринага фән буенча район олимпиадасында призер булырга ярдәм иткәндер. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар барысы да тормышта үз урынын тапты. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары- ул минем хезмәт җимешләрем. Бик җаваплы, авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомерем бушка үтми, шуңа сөенеп туя алмыйм. Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.
Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез. Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Ярата һәм яраттыра алсам,
Гүзәллеккә сокландыра алсам,
Олы җанлы булып кала алсам.
Мин бәхетле булыр идем, әгәр
Белгәнемне шулай бирә алсам,
Шәкертләрем өчен һәрвакытта
Матур үрнәк булып кала алсам.