СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе. Мин - укытучы.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эссе. Мин - укытучы. Бүгенге көндә мин – иң бәхетле кеше. Минем  улларым, эшемне аңлаган һәм хөрмәт иткән тормыш иптәшем, җанымны-күңелемне биреп эшләгән эшем бар. Әгәр дә   элек миннән “Киләчәктә кем булырга телисең?” дигән сораулар бирсәләр, мин шул вакытта, һич икеләнүсез: “Укытучы!” - дип җавап бирер идем..

Просмотр содержимого документа
«Эссе. Мин - укытучы.»

Мин – укытучы

(эссе)

«Кешегә гомерләр бирелә, мең түгел, бары тик бер генә”, - дигән җыр юллары күңелемә килеп керде. Гомер дигәнең уза да уза. Артка борылып карарга вакыт та юк. Менә ничәнче тапкыр дәрескә ашыгам. Анда кош балалары кебек авызларын ачып, белемгә сусаган күзләр көтеп утыра мине. “Апа нинди яңалык алып килде икән? Нинди язучының иҗаты белән танышырбызмы икән?” – дип, ишекне ачып керүгә, миңа текәләләр. Кемдер үзенең уңышлары турында сөйләргә ашыга, кемгәдер авыр сүз әйткәннәр: шунысы йөрәген телгәли. Барысын түземлек белән тыңларга, акыллы гына берәр фикер әйтергә һәм тыныч калыпта дәресне башларга кирәк. Көн дә шул хәл. Ләкин мин бер генә секундка да бу хакта үкенгәнем юк, чөнки мин – Укытучы.

Кайчандыр шундый акыллы сүзләр укыганым булды, Ходайдан өч кенә һөнәр бирелә: хөкем итүче, табиб һәм укытучы. Мин беркайчан да укытучы булам димәдем. Минем иптәшләрем табиб белән укытучылы уйнаганда, мин – милиционер апа идем. Кече яшьтән үк гаделлекне сөйдем,тәртип яраттым, мәктәпне тәмамлагач та юридик көллияттә укыячакмын дип хыялландым. Ләкин Татар теле теле укытучысы Нигъмәтуллина Роза Хаҗип кызының бер генә сүзе истә калган: “Люция, син йөрәгең кушканны эшләргә тиеш. Юристлар белән дөнья тулган, ә син халыкка файда китерерлеген сайла. Бар, син, укытучылыкка.” Яраткан укытучымның сүзеннән чыкмыйм инде диепме, әллә җаным-күңелем белән татар әдәбиятына гашыйк булгангамы, язмыш кушуыдырмы - документларымны Татар Дәүләт Гуманитар институтына илттем дә тапшырдым. Үземчә үземне юатам: “Ярый, керә алмасам, юристлыкка барам”. Имтиханнарны  уңышлы гына тапшырып, татар теле кафедрасы талибәсе булдым да куйдым. Биш ел күңелле студент еллары, авыр имтиханнар артта калган. Хәзер менә биш ел инде мин туган телебезгә сөю тәрбиялим, татар теленең серләренә төшендерәм. Тормыш иптәшем белән сөйләшеп утырабыз да “Ярый әле мин - укытучы. Башка өлкәдә эшләсәм, нишләр идек икән?!” дигән сораулар да биргәлим, үзем күңелемнән генә шатланам...

Һәркөн кояш чыга, үзенең нурлары белән җир йөзен иркәләп уята. Яшәргә көч-дәрман бирә. Үземнең һөнәремне дә мин җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче шушы кояшка тиңләр идем. Кояш булган җирдә һәрвакыт яңалык, яз сулышы бөрки. Без дә бит, укытучылар, гомер буе укучыларыбызга изгелек орлыкларын сибүче, язгы чәчәкләр бүләк итүче.  Язмышын балаларга багышлаган кешенең үзенең күңелендә дә  һәрвакыт яз сулышы аңкый, йөрәге һәрвакыт яшь. “Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да”, - дип җырлап кына йөрибез, Аллага шөкер.

Мин эшемә очар коштай талпынып барам, ыгы-зыгылы мәктәп тормышында кайныйм, пешәм һәм үсәм. Балалар белән эшләү миңа үземә күрә бер канәгатьләнү бирә, тирә-яктагы проблемалар юкка чыга. Мин көн дә үз өстемдә эшләргә тырышам, чөнки заман белән бергә атлап барганда гына син укучы кешегә кызыклысың, шул очракта гына син бер-береңне аңлый аласың. Яңа укыту алымнарын, информацион –технологиялар куллану эш процессын күпкә җиңеләйтә. Ләкин яңалык дип, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне онытып, без һәрьяктан камил булган зыялы шәхесләр тәрбияли алмас идек. Боларны бергә үрелдереп барган очракта гына зур уңышларга ирешеп була. Каран мәктәбендә эшләү дәверемдә минем укучыларым район, республика, федераль күләмдә җиңүчеләр дип табылдылар. Нәтиҗәләрнең башы шушы гореф-гадәтләрне онытмаудадыр, милли үзаңга таянып эш итүдәдер дип уйлыйм мин.

Мин –Укытучы. Башка дус - ишләрем кебек югары эш хаклары алмасам да, затлы туннар киеп йөрмәсәм дә минем янымда дөньябызның яме, чәчәкләре – балалар. Моның белән мин чиксез горурланам. Өстәвенә, мин бит әле милләт сакчысы да! Хәзерге заманда туган телебезне, гореф –гадәтләребезне саклап калып, туган якка, халыкка мәхәббәт хисе уяту, югары әхлаклы шәхес тәрбияләү безнең кулларда гына түгелме соң?!

Сухомлинский: “Балаларга йөрәгемне бирәм”, -дип юкка әйтмәгәндер. Мин дә чын күңелдән: “Йөрәгемне балаларга бирәм!” -дип, бөтен җиһанга кычкырып әйтә алам.   Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп, ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен, үзен аямыйча, эш һәм ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше – ул мөгаллим!

Бүгенге көндә мин – иң бәхетле кеше. Минем  улларым, эшемне аңлаган һәм хөрмәт иткән тормыш иптәшем, җанымны-күңелемне биреп эшләгән эшем бар. Әгәр дә   элек миннән “Киләчәктә кем булырга телисең?” дигән сораулар бирсәләр, мин шул вакытта, һич икеләнүсез: “Укытучы!” - дип җавап бирер идем.