СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе: Мин- укытучы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Эссе: Мин- укытучы»

Мин- укытучы.

Туган нигеземнең бакчасында саф сулы, күңелләрне хушландырып,челтер-челтер чишмә ага. Чишмә- табигатьнең аерылгысыз бер өлеше . Ул минем сердәшчем – киңәшчем. Аның янында булганда күңелем сафлана һәм мин тулысынча чишмә дөньясына чумам. Тормыш турында еш уйланам. Кеше гомерен ел мизгелләре белән чагыштырырга яратам. Чишмә дә һәр мизгелдә үзенчә челтери.

Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәч чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы балачак сукмагында тәүге адымнар салына. Мин бүген ,Чишмә башында торучы, тормышка тәүге адымнарын ясаган укучыларыма ярдәм итүче . Мин- ана теле укытучысы. Киләчәктә халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне сакларлык , үстерерлек шәхесләр тәрбияләү өчен тырышып эшлим.

Чынлап да, еллар узган саен, никадәр җаваплы хезмәткә алынганымны ныграк тоя барам. Укытучы – минем яратып сайлаган һөнәрем , һөнәр генә түгел, сайлаган язмыш, яшәү рәвеше.Үзем илһам һәм ләззәт алган Чишмәмнән шәкертләремнең да рухлануын телим.

Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбызның башында остазларыбыз торганын һәркем таный. Аларга булган хөрмәт һәм җанны тутырган соклану, олылау хисләрен ничек ак кәгазьгә төшерергә? Нинди серле – сихерле сүзләр миңа ярдәм итәр?

Бүгенгедәй хәтердә , укытучы булу теләге белән мин, гади авыл кызы, тирә- якта дан тоткан, беренче укытучым Зәбирә Зөфәр кызы Шәрифуллина белем алган Бәләбәй педагогия училищесына укырга килдем . Мәктәптә яхшы укуым , минем имтиханнарсыз гына укуга кабул ителүемә сәбәпче булды. Туган мәктәбемдә төпле белем биргән укытучыларыма мәңге рәхмәтлемен .

Төркем җитәкчебез Азат Әсхәт улы Әхмәтгәлиев ,үзе төгәл фәннәр укытучысы, математик булса да ,бөтен җаны- тәне белән әдәбият һәм сәнгать дөньясына якын кеше иде . Шулай булмаса, ул безгә әле 1 курста ук Мөһәммәт Мәһдиевның “Без- кырык беренче ел балалары “ әсәрен укытып,укучылар конференциясе үткәрер идеме?! Бәлки, ул вакытта,без әсәрнең эчтәлегенә тиешенчә бәя дә бирә алмаганбыздыр, шулай да “Укытучы һөнәрен сайлап ялгышмаганбыз!” дигән фикерне күңелләребезгә сеңдерә белде җитәкчебез.

Укуны тәмамлап, республиканың төрле районнарына эшкә таралышкач та, Азат Әсхәт улы безнең белән элемтәне өзмәде. Ул,үзенчәлекле итеп, “Кызыл таң” гәзите битләрендә безгә, кичәге студентларына “ ачык хатлар” язып, үзенең үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен бирә иде.(Бу хатлар 1990 нчы елларда басылды.) Аның “Һәр дәресегезгә җентекле әзерләнегез,минем көтмәгәндә мәктәпләрегезгә барып чыгуым бар!” - дигән сүзләре әле дә колакта яңгырый кебек. Ул чын мәгънәсендә олы хәрефтән язылган “Укытучы” исеменә лаек кеше булды һәм шулай хәтердә саклана.

Укытучыда һәр вакыт алга бару, белемне камилләштерү теләге булырга тиеш. 1990 елда Башкорт дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты факультеты ачылу һәм студентлар кабул ителү турындагы белдерүне “Кызыл таң” гәзите битләрендә укыгач ,иңнәремә канат үскәндәй булды, институтның читтән торып уку бүлегенә укырга кердем.

Остаз – укытучылар безгә “ беренче карлыгачлар” дип эндәшүе үзенә күрә олылау кебек иде. Без беренчеләр ,юл яручылар. Туган Камышлытамак урта мәктәбендә шул ук факультетны сайлаган ике коллегама мин юл күрсәтүче.

Ул гына да түгел,мин бертуган сеңлемне дә шушы уку йортына алып килдем . Бүгенге көндә Татарстан республикасының Яр-Чаллы шәһәре 7 нче санлы мәктәбе директоры , татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Гүзәлия Заһит кызы –минем сеңлем . Без фикердәшләр, үзара тәҗрибә уртаклашып, сайлаган һөнәребезгә тугры кала киләбез.

Җәйнең эссе көннәрендә тирә- якны саф суың белән сугарып аккан,киңәшчем-сердәшчем, Чишмәм! Синең янга күңелемдә туган мең сорауга җавап эзләп килдем.

“Язмышны һәркем үзе яза”, диләр. Мин аны бары бәхетле мизгелләрдән генә тезәр идем дә...

...Матур хыяллар белән училищены тәмамлап, туган авылыма эшкә кайткач, очраттым мин Мәгәфүремне. Ул,авылдашым, миңа үзенең саф хисләрен аңлатты, йөрәген ачты. Ләкин аның читкә,ерак Себер тарафларына эшкә бергә китәргә дигән тәкъдиме мине уйланырга мәҗбүр итте. Туган авылымнан беркайда да китәсем килми иде шул. Нәкъ шул елны мәктәбебезгә “Хәрби хезмәткә өйрәтү” фәненнән укытучы кирәк булды. Без укытучы гаиләсе булып,Камышлытамак урта мәктәбендә хезмәт юлын башладык. Менә шулай, терәк-таянычым,күңелем чишмәсен баетучы тормыш иптәшемнең укытучы һөнәрен сайлавына сәбәпче булдым! Ә аның өздереп баянда уйнавы укучыларның күңелендә сәнгать дөньясының серләрен ачты,сәхнәгә чыгарга көч- куәт бирде.

Без, өч балага гомер бүләк итеп, югары белем алып, бер- беребезне тулыландырып, мәктәп, район күләмендә үткәрелгән һәр чарада актив катнашып, укучыларга белем һәм тәрбия бирү юлында 20 ел кулга –кул тотынып, тормыш сукмагыннан зур хыяллар белән алга атлаганда, Мәгәфүремнең атылган йолдыз булып,кинәт сүнүе мине тетрәндерде, дөньям караңгыланып калгандай булды. Күңлемдә челтерәп агып торган моңлы чишмә җыры кинәт тынды. Ул,гүя,мәңге эремәс боз белән капланды...

Изге укытучы һөнәре,бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуым, миңа кайгымны җиңәргә, авырлыкларга баш имәскә,сынмаска- сыгылмаска ярдәм итте.

Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендәге Фаниярнең “канатлы”монологын мин укучыларыма дога итеп ятлатам. Роберт Миңнуллинның әнисе Гөлҗәүһәр апаның язмышы миңа гына түгел ,күп аналарга “Ана” исеменең дәрәҗәсен аңларга ярдәм итәдер. Эльмира Шарифуллина шәхесе, иң сөекле кешесен югалтканнан соң да, саф күңелле, көчле рухлы булып кала белгән шагыйрә- укытучы буларак хөрмәткә лаек. Аның иҗаты белән якыннан танышу мине рухи яктан баетты, күңелемә тынычлык өстәде, яшәүгә көч бирде.

Тормыш дәвам итә. Мин бүгенге көндә һәр туган таңга шатланып,үзем салган сукмактан атлавымны дәвам итәм. Аның инде олы юлга чыгуын да сизәм. Остазларымның киңәшләрен истә тотып, һәр дәрескә җентекле әзерләнеп,тәрбияви әһәмияткә ия булган җөмләләргә, фикерләргә игътибарны юнәлтеп, эшемне эзмә- эзлекле алып барам. Яшь буынны үз халкының рухи казанышлары, милли- гореф гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү һәм төрле милләт вәкилләре балаларының үзара килешеп,дустанә яшәвенә , мәктәп һәм гаиләне берләштереп, ярдәмләшеп эшләвенә барлык көчемне салам. Укучыларым мәктәптә укыган чакларын якты итеп кенә искә алсыннар өчен кулымннан килгәнне барысын да эшләргә тырышам.

Мин, үземне бәхетле укытучы дип уйлыйм,чөнки минем илһам Чишмәсенең суыннан авыз итеп, зур тормышка аяк баскан , укытучы һөнәрен сайлаган укучыларым, Рәсәйнең төрле почмакларында хезмәт итәләр, үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Киләчәгебез дә өметле.

Иң зур горурлыгым – гаиләм, балаларым.

Зур кызыбыз Сөмбел,һөнәре буенча укытучы – оештыручы, бүгенге көндә Казан шәһәренең яшьләр белән идәрә итүче Башкарма комитетта”Студентлар һәм яшьләр белән эшләү” буенча бүлек җитәкчесе. .

Уртанчы кызыбыз Гөлгенә – Яр- Чаллы дәүләт педагогия университетының 1 курс талибәсе, булачак укытучы. Әле 7 нче сыйныфта укучы улыбыз Айназ да укытучы һөнәренә чиксез ихтирам белән карый һәм киләчәктә аның дәвамчы булуы үзен сиздерә.

Укучыларымның, балаларымның уңышлары – ул минем күпьеллык хезмәтем җимешләре.

Туган нигеземнең чишмәсе елдан-ел яшәргән кебек тоела миңа. Сердәшчем-чишмәм миңа сабырлык үрнәге. Саф суы белән яшәүгә көч –дәрт бирә һәм чишмә җырыдай күңелемдә шигъри юллар туа:

Мөгалимә булу иде хыял,

Теләгемә инде ирештем.

Туган телен, илен сөйгәннәргә

Үз телемдә белем өләшәм.

Горурланам шушы һөнәр белән,

Чишмә бит ул туган халкыма.

Бар көчемне сәләтемне кушып,

Хезмәт итәм туган илемә!














Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!