СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Сәләтле укучылар белән эш"

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Цель6 Создание  условий для развития и реализации способностей учащихся.

Просмотр содержимого документа
«"Сәләтле укучылар белән эш"»

Татарстан Республикасы

 Мамадыш  муниципаль  районы

муниципаль  бюджет гомуми белем учреждениесе

«Мамадыш  шәһәре  академик  К.Ә. Валиев  исемендәге 

2 нче номерлы лицее»







Сәләтле балалар белән эш планы














Төзеде:

Гыйззәтуллина Земфира Фәрит кызы-

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы




2019- 2020



Сәләтле балалар: эш төрләре,

сәләтле балаларны үстерүнең үзенчәлекләре.


Максат:

Сәләтле балалар белән эшне оештыруның яңа формаларын өйрәнү һәм кулланышка кертү, комплекслы системасын булдыру.

Бурычлар:

1. Сәләтле балалар белән эшнең авторлык педагогик технологияләрен тудыру.

2. Югары әхлакый сыйфатларга, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.


Укытуның төрле этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.

Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайлана.

Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы, барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль һәм аерым (индивидуаль) якын киленә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрелә.





Эш этаплары

Эшләнәчәк эш төре


Чыганак

1

Фән белән кызыксынучы укучыларны ачыклау.


2

Укучылар белән эш дәфтәрләре башлау.


3

Укучыларның шәхси мөмкинлекләрен ачыклау:

- үз фикерен ачык, төгәл әйтеп бирү сәләте;

- эчтәлекне сөйли белү;

- терминнар куллана белү;

- грамоталылык;

- иҗадилык.


4

Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә кызыклы материаллар белән эшләү

вакытлы матбугат материаллары, интернет- ресурслар

5

Газета-журналларда татар теле һәм әдәбияты фәне темаларына караган ребуслар, кроссвордлар чишү, кызыклы материаллар өстендә эш.

Газета-журнал номерлары

6

Язучылар турында өстәмә мәгълүматлар туплау, папкалар эшләү.


Газета –журнал материаллары, интернет -ресурслар

7

Аерым темалар буенча тестлар эшләү.


Татар теленнән тестлар. Казан, 2011 ел.

8

“ Мәгариф” журналында чыгып килүче биремнәрне чишү.

“ Мәгариф” журналы

9

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

10

Картиналар буенча миниатюр – сочинениеләр язу.

Картиналар, сюжетлы рәсемнәр

11

Татар теле бүлекләре буенча тест биремнәре үтәү.

Татар теленнән тестлар. Казан, 2011ел

12

Укучыларны мәктәп, район, республика олимпиадаларына әзерләү.



Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле

М.З. Зәкиев. Татар грамматикасы.

Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Казан, 2005 ел.

Татар теленнән тестлар. Казан, 2011 ел.

13

Район, республика буенча сочинение конкурсларына әзерләү һәм катнаштыру


Д.С. Заһидуллина. Татар әдәбиятын укыту методикасы.

З.Н.Хәбибуллина. Сочинениене ничек язарга.

Үрнәк сочинениеләр, укучылар иҗаты

14

Сәнгатьле уку бәйгеләрендә катнашу

Аудиоязмада А. Арсланов,

Ф. Галимуллинның үрнәк укуын тыңлату.


15

Сәләтле балаларның интеллектуаль үсешен тәэмин итәрдәй тестлар, махсус биремнәр эшләтү.

Һәр класс өчен йомгаклау тестлары.

Татар теленнән 222 тест. Х.Сәлим.

16

Республика “Сәлкешләр” клубы белән бәйләнештә тору.

Вакытлы матбугат, интернет-ресурслар.


4