Укытучылар көне – 2017
Кабирова Гөлүсә Рафилевна,
Яшел Үзән муниципаль районы Ачасыр төп гомуми төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Музыка астында укучылар тарафыннан хәзерләнгән “Безнең укытучыларыбыз” презентациясе күрсәтелә.
Бәйрәм телевизион тапшыру рәвешендә бара.Залда телевизор экраны ясап куелган. Экран артында – алып баручы. Һәр тапшыру тәмамланган саен, алып баручылар да алмашына.
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар. Бүген безнен Татарстаныбызда өр-яңа телевизион канал үз эшен башлап җибәрә. Ул “ТМК”, яки “Татарстан мөгаллимнәре каналы” дип атала, һәм без сезнең белән беренчеләрдән булып бу каналга бәя бирәчәкбез. Игътибар белән карап утырыгыз!
Телевидение үз эшен башлап җибәрә. “ТМК”да - “Яңалыклар” тапшыруы.
Тапшыруның музыкасы яңгырый.
Алып баручы. Эфирда Татарстан хәбәрләре программасының төп чыгарылышы. Студиядә Насыйбуллина Сиринә. Бүген безнең программабызда:
1) Бүгенге көндә Татарстан Республикасының мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр.
2) Укытучылар көне уңаеннан. Яшел Үзән районы Ачасыр авылында укытучылырга багышланган кичә узачак.
3) Һава торышы кискен үзгәрде. Белгечләр ни уйлый?
“Татар-информ” хәбәр итүенчә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Энгель Фәттаховның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүенә кагылышлы Указны имзалады.
Киләсе ел республикабызда “Мәдәният елы” исеме астында узачак. Ресторан һәм отель хуҗалары катнашында узган түгәрәк өстәл барышында республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов әнә шулай дип белдергән. Урынбасарның сүзләренә караганда, ел ахырында башкалага 1,3 миллион турист килүе көтелә. Мәдәният елы кысаларында җәмәгать туклануын оештыру белән бәйле чаралар да үтәчәк.
Хәзерге минутларда Яшел Үзән районы Ачасыр авылы гомуми төп белем мәктәбендә укытучылар бәйрәменә зур әзерлек бара. Турыдан-туры репортажны карап үтик.
Музыка. Проектор экранында алдан төшерелгән видеорепортаж күрсәтелә (башында укучыларның һәм укытучыларның тәнәфескә чыгу моментлары күрсәтелә, аннан әңгәмәне ике укучы алып бара).
Корреспондент. Укытучылар бәйрәме Ачасыр мәктәбе өчен аеруча зур бәйрәмнәрдән санала. Укучылар укуда ничек тырыш булсалар, бәйрәмнәр оештыруда да бик актив катнашалар икән. Илүзә, әйтеп үтегез әле, укытучылар бәйрәменә нинди грандиоз планнарыгыз бар?
Укучы. Һәр сыйныф яраткан укытучыларыбызга кулдан плакатлар ясый, номерлар әзерли. Бәйрәм бик күңелле булыр дип көтелә, әмма аның ни рәвешле үтәчәге зур сер булып кала. Форсаттан файдаланып, мин бөтен мәктәп укучылары исеменнән кадерле укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән тәбрик итәм.
Корреспондент. Кызганыч, Ачасыр укучылары әлегә серне ачарга теләмәделәр. Безнең каналларда калыгыз, бәлки алдагы тапшыруларның берсендә барысы да ачыкланыр.
Алып баручы. “ТМК” хезмәткәрләренең котлауларын да сезгә җиткерәм. Әлегә яңалыклар шул. Алдагы минутларда һава торышын карагыз.
Һава торышы музыкасы уйный. Карта янына һава торышын әйтүче чыга.
Һава торышын әйтүче. Бүген Ачасыр төп мәктәбендә алмашынучан күңелле һава, елмаюлардан температура бик югары күтәрелә, көнбатыштан җылы чәчәк җилләре исәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яшьле яңгырлар көтелә.
Гидрометцентр укытучыларны бәйрәмнәре белән котлый һәм иң изге теләкләрен җиткерә.
Алып баручы. “Яңалыклар” тапшыруы сезнең белән хушлаша. Киләсе тапшыруыбыз “Дөнья тирәли сәяхәт” дип атала. Безнең каналларда калыгыз.
“Вокруг света” телетапшыруының музыкасы яңгырый .
1 ал.б. Исәнмесез, кадерле тамашачылар! “Дөнья тирәли сәяхәт” тапшыруын башлыйбыз. Бүген бәйрәм – Укытучылар көне. Без бүген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан, яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
Безнең өчен иң кадерле булган укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, ләкин мактаулы һәм җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер телибез. Барлык Ачасыр мәктәбе укучылары исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
2 ал.б. Укытучының сайлаган һөнәре
Авыр да, катлаулы да.
Илем һәм халкым алдында
Хөрмәтле, мактаулы да.
1 ал.б. Кеше тәрбияләвендә аның
Зурлыгы, олылыгы.
Әнә шуннан килә булыр
Педагог горурлыгы.
2 ал.б. Горурлыгы белән рәттән
Аның хыялы да бар.
Укытучыга ярдәм итәр өчен
Чыгарсыннар иде роботлар.
1 ал.б. Атнага бер кино карар иде,
Укыр иде повестьлар,
Ясар иде рәсем, ял да итәр иде,
Робот юк шул - шуңа вакыт тар.
2 ал.б. Укытучы метеор шикелле ул
Уттай янып үтә гомере.
Адым саен ул кабыза бара
Нәни дусларының күңелен.
1 ал.б. Картаер бер, ләкин ул кабызган
Янар тауларны сез күрерсез.
Аның гомере шул тауларда булыр-
Укытучы эше үлемсез.
Җыр. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”.
2 ал.б. Бүгенге тапшыруыбызның спонсоры – мәктәп туристлык агентлыгы.
1 ал.б. Тапшыруыбызны бик матур бер легендадан башлыйсыбыз килә.
2 ал.б. Бик күптәннән, ерак үткәндә кечкенә генә бер авылда ярлы укытучы яшәгән. Балалар аны бик яратканнар. Укытучы аларга бик яхшы белем биргән. Мәктәпне тәмамлаучы укучылар шәһәргә китә барганнар һәм бөек кешеләр булганнар.
1 ал.б. Бервакыт Алла Җиргә караган һәм шаккаткан. Каян чыккан моның кадәр белемлеләр? Ул бу кешеләрдән ничек итеп шундый белемгә ирешүләрен сораган. Бөек кешеләр үзләренең карт укытучыларын искә төшергәннәр. Белеме, сабырлыгы һәм хезмәте өчен Алла укытучының иң зур хыялын – дөнья буйлап сәяхәт итүне - тормышка ашырган: аңа тылсымлы глобус бүләк иткән. Бу глобуска тотынсаң, дөньяның төрле почмагына эләгергә мөмкин булган.
2 ал.б. Мәктәп туристлык агентлыгы бу эксклюзив глобусны сатып алды һәм бүген аның ярдәме белән дөнья тирәли сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә.
Залга глобус чыгаралар. Алып баручы аны берничә тапкыр әйләндерә һәм бармагы белән төртә. Бу хәрәкәтне берничә тапкыр кабатлый.
1 ал.б. Ватылды, ахрысы. Без Африкада пәйда булырга тиеш идек. Башкача килеп чыкты әле монда. Менә маршрут та пәйда булды (укый): “Керү ишеге, беренче этаж коридоры, директор бүлмәсе, баскыч, икенче этаж, укытучылар бүлмәсе”. Барысы да аңлашылды. Глобус булганы белән канәгатьләнергә һәм дөнья тирәли түгел, мәктәп тирәли сәяхәт тәкъдим итә икән.
2 ал.б. Дөрес, бу маршрут һәр укытучыга да таныш, әмма без аны төрлеләндерергә тырышырбыз. Киң яссы таулык. Беренче этаж коридоры. Ишекләр артыннан музыка ишетелә.
Җыр. “Укытучым, сезгә карап”.
1 ал.б. Глобус әйләнә. Арырак барсак, Үзәк материк – директор кабинеты.
2 ал.б. Ә директор өчен төп әйбер нәрсә?
1 ал.б. Кыюлык, осталык, сәләт, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәү һәм катлаулы ситуацияләрдән чыга белү.
2 ал.б. Без сезгә бүген бирем хәзерләдек.
1 ал.б. Безнең Рәис Дамирович бик кыю. Ул авыр сынау алдында югалып калмас.
2 ал.б. Әлбәттә. Рәис Дамирович, сезне сәхнәгә чакырабыз.
Өстәлгә төрле номиналдагы тимер акчалар коя.
1ал.б. Иң җаваплы кеше буларак, Рәис Дамирович, сез хәзер акчаларны санаячаксыз, һәм шул ук вакытта безнең сорауларга тиз генә җавап бирәчәксез. (Залга) Әйтеп торулар ярый, без дәрестә түгел бит.
2 ал.б. Сезнең тулы исемегез.
1 ал.б. Туган көнегез, елыгыз.
2 ал.б. Сезнең ничә балагыз бар?
1 ал.б. Безнең мәктәп директорының исеме ничек?
2 ал.б. Сезнең хәләл җефетегезнең иренең тулы исеме ничек?
1 ал.б. Бүген ничәсе?
2 ал.б. Сез хәзер нишлисез?
1 ал.б. Ничә сум санадыгыз?
2 ал.б. Менә күрәсезме, директорыбыз биремне бик оста башкарды. Кул чабуларны жәлләмәгез.
1 ал.б. Ә хәзер сүз сезгә, Рәис Дамирович.
Директор чыгышы.
Җыр. “Укытучыма”.
2 ал.б. Ә хәзер, дуслар, хөрмәтле укытучылар, сәяхәтебезне мәктәбебезнең икенче этажы буйлап дәвам итәбез.
Укытучылар кебек киенгән 9 укучы чыга. Аларда төрле предмет исемнәре язылган кәгазьләр. Укучылар тәртип буенча үз фразаларын әйтәләр.
1ал.б. Тынлык. Дәресләр бара. Без икенче этаж коридоры буйлап атлыйбыз. Һәр ишек яныннан үткәндә безгә төрле класстан төрле фразалар гына ишетелә.
Математика укытучысы. Мәсьәләнең биремен языгыз. Ике дус гөмбәгә киттеләр. Урман...
ОБЖ укытучысы. 20 километрга җәелгән химик зарарлану зонасында урнашкан. Махсус костюмнар һәм противогазлар киеп...
Тарих укытучысы. Мамонтлар елганың текә яр буйларына чаптылар. Аларны анда таш балталар белән коралланучылар көтә иде. Болар...
Инглиз теле укытучысы. Мother, father, brother and...
Химия укытучысы. Үзенең атаклы таблицасы белән Дмитрий Иванович Менделеев, һәм шулай ук...
Музыка укытучысы. Петр Иванович Чайковский. Аның иң яраткан фразасы – чын музыкант булыр өчен, кулга...
Технология укытучысы. Тагын бер кабат әйтәм, сул кулга кайрак, уң кулга кул пычкысы тотабыз. Мин әйткәнчә эшләсәгез, сез беркайчан да...
Рус әдәбияты укытучысы. Не забудете этих проникновенных, так хорошо знакомых с детства каждому из нас слов...
Физик тәрбия укытучысы. Сесть, встать, сесть, встать...и... раз два, раз два, раз два шагом марш.
Музыка. (Укучылар сәхнә буйлап әйләнеп киләләр, язуларны төшерәләр һәм шигырь сөйлиләр)
1. Килә-китә кеше бу дөньяга.
Кала белем, кала яктылык.
Тоягыннан очкын чәчә-чәчә
Вакыт аты чаба атылып.
2. Үрелә кеше Айга, йолдызларга,
Бөтенесен килә беләсе,
Җиде катлы күкләр ишегенең
Биектә тора ләкин келәсе.
3. Ә ачасы килә.
Тик ачарга
Ярамый шул гади ачкычлар.
Тартыла җан һаман яктылыкка.
Ымсындыра серле балкышлар.
4. Офыкларның зәңгәрлеген эчеп,
Якты төсләр җыеп күңелгә,
Вакыт аргамагын иярли дә,
Үрләренә кеше үрелә.
5. Әй аңлыйсы килә бу дөньяны,
Әй ачасы килә серләрен.
Җир күкләрен таң һәм киңлекләрен
Кемнәр белә икән телләрен?
6. Кемнәр ачар күңел күзебезне?
Гүзәллеккә булыр кем юлчы?
Сорау бирдем - шул чак күз алдыма
Килеп басты минем укытучы.
7. Ул ниндидер горур һәм иллаһи
Йөзләрендә серле яктылык.
Иярәсең аның артыннан син
Кулларында аның ачкычлыр күп.
8. Серле яктылыкка тартылып,
Серле мәгарәләр ачкычы.
Шул ачкычлар белән ачыладыр
Бик күп кешеләрнең язмышы.
9. Биеклеккә басма сала-сала,
Вакыт көчен тормый исәпләп,
Алып бара бит ул кешелекне
Йолдыз юлларыннан җитәкләп
10. Югарыда анда дөнья башка:
Иңнәреңә нурлар ишелә,
Яктылыкка күңел сусаганда
Күкләр, юллар кирәк кешегә.
Җыр.”Укытучыма”.
2 ал.б. Укытучы хезмәте элек - электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы - шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк. Димәк, безнең каршыда утыручы абый- апаларыбыз менә шул яхшы сыйфатларны үзләренә туплаган.
1 ал.б. Хөрмәтле укытучыларыбыз, сезнең алда ручка һәм кәгазьләр ята. Бу кәгазьләргә бары бер генә сүз язарга кирәк. Ул сүз “нишләргә” дигән сорауга җавап бирергә тиеш.
Укытучылар язгач, битләрне җыеп ала.
1 ал.б. Бу кәгазьләрдә сез “Укучының хөрмәтен казаныр өчен нишләргә?” дигән сорауга җавап яздыгыз. Әйдәгез укып карыйк. Укучының хөрмәтен казаныр өчен нишләргә? (Укый.)
2 ал.б. Кадерле укытучылар, бик кызганыч, без ерак илләр һәм континентларны күрә алмадык. Шулай булса да, мәктәп туристлык агентлыгы предмет укытучыларына эксклюзив турлар тәкъдим итә.
Һәр турны игълан иткән саен, укытучыларга матур итеп ясалган буклетлар таратыла.
2 ал.б. Филолог укытучыларны кая җибәрергә?
1 ал.б. Әлбәттә, Россиянең әдәби урыннарына: Казан, Петербург, Мәскәү, Тамбов...
Рәхәтләнеп сәяхәт итегез!
2 ал.б. Җәйге ялны мәктәп администрациясе кайда үткәрер?
1 ал.б. Аларга күптән инде беркем дә борчымас өчен һәм ялдан бүлмәс өчен, кеше яшәми торган утрауга путевкалар әзерләнгән.
2 ал.б. Математика укытучыларына нәрсә тәкъдим итәбез?
1 ал.б. Ә математикларга – Пифагорның туган иленә сәяхәт.
2 ал.б. Биология укытучысы өчен профессор Паганель эзләреннән оештырылган экспедиция тәкъдим итәбез. Сездән яңа экзотик гербарий көтәбез.
1 ал.б. Инглиз теле укытучысын Көнбатыш Европа буенча тур көтә.
2 ал.б. Химия укытучысы өчен махсус тур – Менделеев усадьбасына сәяхәт.
1 ал.б. Башлангыч сыйныф укытучыларын кая җибәрәбез инде?
2 ал.б. Алар группасын бәхетле утрау – Чунга - Чангага җибәрергә тәкъдим итәм.
1 ал.б. Физкультура укытучысы, махсус сезнең өчен Сочида узучы Олимпиадага тур әзерләнгән.
2 ал.б. Компьютер артында утыручы апага нәрсә тәкъдим итик икән?
1 ал.б. Аның өчен иң яхшы тур – виртуаль дөньяга сәяхәт.
2 ал.б. Хөрмәтле укытучылар, “Дөнья тирәли сәяхәт” тапшыруы нәкъ менә шушы урында - мәктәпнең спортзал бухтасында - ахырына якынлашты. Сезгә тагын бер тапкыр сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез! Укытучылар көне ел буе дәвам итсен, мәктәбебез укытучылар һәм укучыларның дуслык гаване булсын.
Җыр. “Яратыгыз”.